Print this page
Дүшәмбе, 28 Август 2017 10:51

Яктылык сулышы

Rate this item
(1 Vote)

Әлфия Ситдыйкованың «Яктылык сулышы»  дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи әсәрләре: шигырьләр, поэмалар һәм тәкълитләре тупланган. Әлфия Ситдыйковапның хиссият диңгезендә йөзүче, Бәхет, Матурлык, Сөю һәм Наз эзләүче лирик-романтик герое ил һәм чор сулышын тоеп, үз туган халкы өчен яшьнәп яши. Китап Татарстан китап нәшриятында 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Китапның мөхәррире Халисә Фәйзрахманова, рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Ринат Хәсәншин. 

Read 350 times