Дүшәмбе, 28 Август 2017 11:24

КИТАПХАНӘЧЕЛӘР СЕМИНАРЫ

Rate this item
(0 votes)

22 август көнне Актаныш районы Күҗәкә авыл мәдәният йортында район китапханәчеләренең семинары узды. Семинарда район үзәкләштерелгән китапханә мөдире Ландыш Җәүдәт кызы җитәкчелегендә килгән алтмышка якын китапханәче, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова,«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмә әгъзасы Роберт Сәлахиев, төбәк тарихын өйрәнеп, авыл тарихларын китап итеп бастырып чыгарган Рәскать Хәертдинов, ветеран укытучы Тәрҗимә Миншәеховакатнаштылар.

Семинар кысаларында якташыбыз Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган "Якташыбыз - горурлыгыбыз" дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде. А.Грибоедов исемендәге әдәби премия лауреаты, "Тәрҗемә Олимпы" һәм "Кояшлы иҗаты" өчен Халыкара бүләкләр иясе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә  Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова үзе дә әлеге чарада катнашты. Кичә барышында шагыйрәнең туган якка багышланган шигырләре, авылдашларыбыз язмышын чагылдырган поэмаларыннан өзекләр тәкъдим ителде. Шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Семинарда катнашучылар электрон презентацияләр, буктрейлерлар,  видео язмалар аша да шагыйрә иҗатының тирән эчтәлекле, туган якка мәхәббәт белән сугарылган булына тагы бер кат инандылар. Әлфия Ситдыйкова үз чыгышында туган ягы, аның кешеләре белән горурлануын яшермәде. Китапханәче Л.Акмалова семинарны уздыруда зур өлеш керткән җирлек башлыгы Р.Ф.Галимҗановага, "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Ф.Г.Фәтхиевка, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде.

 

Күҗәкә авыл китапханәчесе Ләйсән Акмалова.

Read 576 times Last modified on Дүшәмбе, 28 Август 2017 11:31
Союз писателей РТ