Дүшәмбе, 28 Август 2017 17:44

БИШКӘКТӘ – ЗЫЯЛЫЛАР ФОРУМЫНДА

Rate this item
(0 votes)

Күренекле әдип Чыңгыз Айтматовның бакыйлыкка күчүенә дә тугыз ел узып бара. Әмма дөнья халыкларының ХХ гасырда яшәп иҗат иткән бөек әдип әсәрләренә тартылуы, аның шәхесе белән кызыксынуы артканнан-арта тора. Бу гадәттән тыш феноменның образлы һәм фәнни фикер мирасының асылына төшенү, аның хәзерге һәм киләчәк буыннарга тәэсирен ачыклау  филологлар һәм фәлсәфәчеләр өчен генә түгел, башка бик күп белгечләрнең дә өйрәнү объекты булып әверелде.  Төрле кыйтгаларда аңа багышланган конференцияләр, симпозиумнар, семинарлар үткәрелү гадәти күренеш булып бара.

Шушы елның 17-19 августында аның туган иле Кыргызстанда чираттагысы үткәрелде, ул “Айтматов укулары” дип аталды һәм мәдәниятләр диалогы аспектында узды. Илнең башкаласы Бишкәк шәһәренә Россия Федерациясеннән, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Ливан, Мисыр, Марокко, Аман, Иордания һәм башка илләрдән галимнәр, язучылар, бүтән зыялылар җыелды. Әлеге форумны  “Россия – Ислам дөньясы” дип аталучы стратегик күзаллау төркеме оештырды. Билгеле булганча,бу халыкара оешманың җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов.  Мондый форумда Татарстан делегациясенең катнашуы бик табигый иде. Аның составында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Л. Р. Фазлеева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д. Х. Салихов, Татарстанның халык шагыйре Р. М. Миңнуллин, Казан федераль университеты профессоры Ф. Г. Галимуллин, Кукмара крайны өйрәнү музее директоры Л. А. Дәүләтшина, Кукмара район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Д. Х. Ганиева, шул ук районның Мәчкәрә урта мәктәбе укытучысы А. М. Мөхәммәтҗанова бар иде. Күрәбез, Ч. Айтматов ватанына баручыларның күпчелеге Кукмара белән бәйле шәхесләр. Бу аңлашыла да, чөнки әдипнең әнисе Нәгыймә ханымның нәсел-нәсәбе шушы төбәкнең Мәчкәрә авылына барып тоташа. Аларның әлеге фәнни мәҗлестә ясаган докладлары да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Кыргызстан телевидениесе дә аларга ил күләмендә  чыгыш ясау мөмкинлеген тудырды.

Делегация Ч. Айтматов каберенә чәчәкләр салды, әдипнең туганнары белән аралашты, Бишкәк каласының хөкүмәт биналары урнашкан мәхәлләсе, музейлар, башка тарихи урыннар белән танышты.

Форумда катнашучыларның чыгышлары кызыклы һәм төрле булды. Ливаннан килгән югары мәктәп укытучысы Имаметдин Раиф, Ч. Айтматов әсәрләрен белү-белмәү дәрәҗәләрен өйрәнү максаты белән, 1300 кешедән сорау алу үткәрелүен әйтте. Аның нәиҗәләре белән таныштырды. Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең 41 проценты яхшы белүләрен әйткән.   Яшь буын вәкиләренең 18 проценты гына уңай җавап биргән. Нинди телдә укыйсыз, дигән сорауга 78 проценты гарәп телендә, 5 проценты француз телендә, 17 проценты рус телендә укуларын әйткән. Бу соңгылары  нигездә Советлар Союзында белем алып кайткан табипләр, инженерлар, башка белгечләр икән. Шунысы кызык, Мороккадан килгән чыгыш ясаучы (кызганыч, исеме хәтердә калмаган) бер оратор  Мәскәүдә генеколог белгечлегенә укыган икән. Чапан, фәс кигән бу кеше беренче карашка дин әһелен хәтерләтә. Ул да чыгышын рус телендә ясады. Алай гына да түгел, ул бу телне бәхәс алып барырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтте.

Каһирә университетының политология буенча профессоры Нурхан Альшеих шулай ук русча сөйләде. Ливаннан фәлсәфә докторы Сөһәел Фарахның “Цивилизацияләр диалогында шәхеснең тоткан урыны: үрнәк буларак Айтматов” дигән чыгышы безнең өчен аеруча кызыклы булды. Ул Чыңгыз аганың татарлар белән бәйләнеше, аның иҗатының татарлар өчен әһәмияте турындагы фикерләре белән дә  уртаклашты.  Марокко язучысы Сейдар Рәиснең доклады либерализм тарафдарлары цивилизацияне җимерүне максат итәләр дигән тезисын    раслауга корылган иде.  Ул моның шулай икәнлеген  үзләре яшәгән җирлек буенча гыйбрәтле мисаллар ярдәмендә дәлилләргә омтылды.

Аманнан Мөхәммәд исемле оратор бу форумның әһәмиятен болай билгеләде: “Без еш кына мәдәниятләрнең үзара бәрелешенең шаһиты булабыз, биредә исә аларның бер-берсенә якынаюы күзәтелә”. Димәк, Ч. Айтматовның фикер мирасы бу һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү, халыкларны борчыган хәл-әхвәлләрне кеше файдасына хәл итү мөмкинлекләрен бирә, ягъни аның иҗатының үзенннән соңгы чорлар өчен дә әһәмияте арта баруын гына раслый.

Татарстан ягыннан  Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүз алды. Ул “Татарстан - Кыргызстан әдәбияты багланышлары” дигән темага чыгыш ясады.

2018 елда Ч. Т. Айтматовның тууына 90 ел тула. Шул уңай белән Мәскәүдә яки Казанда әлеге фәнни форумның нәүбәттәгесе булачак. Шушы стратегик күзәтүләр төркеменең эшен оештыручы В. В. Попов игътибарны аңа әзерлекне хәзердән үк башларга кирәклегенә  юнәлтте.

 

 

 

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

25. 08. 2017

Read 434 times Last modified on Дүшәмбе, 28 Август 2017 18:01
Союз писателей РТ