Чәршәмбе, 06 Сентябрь 2017 11:03

Татарстан – Башкортстан! Шигырьгә – шигырь! Татарстан Язучылар берлеге яшь шагыйрьләрне очраштыра!

Rate this item
(0 votes)

Бүген, 6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төшә – биредә  Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узачак.

Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башлана. Актаныш үзәгендә кунаклар өчен бу төбәкнең тарихын саклаган «Туган як» музеена, «Актаныш басмалары»ял паркына экскурсия оештырыла.

 

Шигъри җыен АКТАНЫШ РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫнда уза.

Башлана – 14 сәгатьтә.

   Башкортстан шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Равил Бикбаев, Рафаэль Сафиннар Татарстан шагыйрьләре белән гомер-гомергә аралашып, шул аралашулардан илһам,  иҗатка дәрт алып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Актанышта узачак шигырь бәйрәме – аксакаллардан калган бу матур традицияне дәвам итү, тугандаш ике халыкның яшь иҗатчыларын берләштерү, дуслаштыру максатында оештырыла.

Казаннан Актанышка  яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов, Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Алсу Сәлаховалардан торган төркем бара. Уфадан ун яшь шагыйрь киләчәк.   

Шигъри җыенның махсус кунаклары – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург  Данил Салихов,  Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсәләләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәшит Зәйнуллин.

 

Read 163 times Last modified on Чәршәмбе, 06 Сентябрь 2017 12:07
Союз писателей РТ