Чәршәмбе, 20 Сентябрь 2017 15:59

Язучылар берлегендә очрашу

Rate this item
(0 votes)

 

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов һәм Казакъстандагы татар-башкорт Ассоциациясе Президенты Ринат Әбделхан улы Әбделхаликов белән очрашты. Очрашу Татарстан Язучылар берлегендә узды. 
Казакъстанда яшәүче ике язучы – Тәүфыйк Әкрәм улы Кәримов (Астана) һәм Равил Якуп улы Гөзәеров (Алма-Ата) – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Төрки кардәшләребез яшәгән әлеге республикада татар телендә каләм тибрәтүчеләр тагы да бар. Очрашуда Татарстан һәм Казакъстан язучылары арасында иҗади элемтәләрне ныгыту, Берлеккә Казакъстанда яшәүче милләттәш язучыларыбызны тәкъдим итү мөмкинлекләре, татар китапларын пропагандалау турында сүз барды.

(Фотода - Р.Ф. Вәлиуллов белән)

 

Read 233 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 21 Сентябрь 2017 14:03
Союз писателей РТ