Пәнҗешәмбе, 21 Сентябрь 2017 14:13

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев “Әлиф” хореографик спектакле турында үз фикерен белдерде.

Rate this item
(0 votes)

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев  “Әлиф” хореографик спектакле турында үз фикерен белдерде.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).

“Әлиф” спектакле халыкны үз рухи дөньясына якынайта. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белдерде.

Кичә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә  “Калеб” яңа буын җыены “Әлиф” хореографик спектакленең премьерасы  белән яңа сезонын ачты.

 

“Әлиф” спектален сәхнәгә режиссер Туфан Имаметдинов куйды, хореографы Марсель Нуриев, композиторы Эльмир Низамов. Спектакльдә Нурбәк Батуллин  хореография теле аша гарәп хәрефләрен гәүдәләндерде, аңа музыкант егетләр һәм вокалист кызлар ярдәм итте.

 

“Яшьләрнең мондый проектка алынуларына куандым, – ди Разил Вәлиев. – Яшьләр кыю адым ясаган. “Әлиф” спектакле яшьләр иҗатын халыкка якынайта. Татар теленең бүгенге халәте хакында уйланганда, бу әсәр бик актуаль. Спектакль безнең гарәп язуы турында гына түгел, гомумән, татарның рухи тарихы хакында уйландыра. Биючене тамаша кылганда, борынгы рун язуыннан башлап уйланып утырдым. Татарның үткән рухият тарихы күз алдымннан йөгереп узды. Спектакльдә бию, тән хәрәкәте аша күрсәтелгән хәрефләр, хәзер инде безнең ымнарыбызда гына сакланып калган”.

 Исегезгә төшереп узабыз, әлеге үзенчәлекле проект “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды һәм “Калеб” яңа буын җыены ярдәмендә тәкъдим ителде. 

 

 

 

Read 1699 times
Союз писателей РТ