Дүшәмбе, 16 Октябрь 2017 15:43

«Мине яратмаска мөмкин – талант өчен, мине яратырга мөмкин – талант өчен». Чаллыда Айдар Хәлим кичәсе узды

Rate this item
(1 Vote)

 

        12 октябрьдә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда язучы Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. 

«Туган яктан башланган юл» дип исемләнгән әдәби композиция белән башланып киткән бәйрәм-тантананы  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин  һәм  шагыйрә Зөләйха Минһаҗева алып барды.

Беренчеләрдән булып сүз алган Казан кунагы, күренекле әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани үз чыгышын: «Шөкер, Ходай безне  Айдар Хәлимле иткән, әлеге  феноменаль шәхеснең  юбилее да – гадәти юбилей түгел, җитди, җаваплы сызыкка – милләт каршындагы   сынау сызыгына җиткән олпат шәхеснең юбилее», – дип башлап китте. Һәм саллы гына докладында күпкырлы  каләм иясе Айдар Хәлимгә шагыйрь буларак бәя бирде. Яшәү рәвеше, бөтен барлыгы белән шагыйрь диде аны галим. «Үзем турында үзем» хезмәтендә: «Мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрьлек булды. Мин шигърияттә бихисап көч түктем», – дип яза Айдар Хәлим үзе дә. Шагыйрьлекнең серен   Башкортостанның Миякә районы  Кәркәле авылының гүзәл табигатеннән,    тумыштан килгән нечкә тоемлаулы  тынгысыз  йөрәгеннән, халкының  авыр язмышына битараф булмаган калебеннән,  туры сүзлелегеннән күрә Равил Рахмани.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов исә юбилярга  Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  һәм  Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау хатлары җиткерде. Үзенең    саллы иҗаты белән киләчәк буыннарны тәрбияләүдә, бердәмлекне ныгытуда зур өлеш керткән әдип буларак та, танылган җәмәгать  эшлеклесе буларак та рәхмәт сүзләре ишетте  олпат аксакал.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та Айдар Хәлим иҗатының укучы күңеленә  барып җитүе сәбәпләрен үз иманына,  тоткан кыйбласына тугрылыкта, дип  билгеләде. Берлек рәисенең  «янып, гөрләп, үзеңә  һәйкәл куеп яшә!» дигән сүзләре көчле алкышларга күмелде.

Билгеле булганча, 1968 нче  елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, Айдар Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер һәм  шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең  беренче  иҗади-сәяси оешмасын – «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә. Әдипне олылап, бүгенге кичәгә Түбән Камадан килгән иҗат әһелләре Айдар агага шәһәр хакиме  Айдар Метшинның Рәхмәт хатын һәм үзләренең ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

Айдар Хәлимне зурлап, Мәскәүдә яшәүче  аркадашы –  шагыйрь, журналист, милли сәясәтче Әхмәт Саттар да килгән иде. «Тере классик» дип бәяләде ул юбилярны.  Айдар Хәлимнең 90нчы елларда   милли хәрәкәтне  башлап йөрүен, иҗатындагы җитди үткенлеген, әсәрләрендәге фәлсәфи фикерләрнең тирәнлеген ассызыклап үтте.  Айдар аганың «кешелек исламга кайтачак» дигән фикеренә игътибар юнәлтте.

Айдар Хәлим хаҗи да.  Аның белән бергә хаҗ сәфәре кылган  шәригать  белгече Мәлик хәзрәт  Ибраһим  Айдар аганы дин кардәше буларак  олылады. «Милләт үсеше өчен  һәркемнең кулыннан килгәнчә тырышуы, йокымсыраган  халыкны уятуы кирәк», – диде ул. – Тормышны, дөньяны үзгәртеп булмаган очракта да, үзгәртергә тырышу кирәк. Айдар ага бу хакыйкатьне аңлап яши».

Кичәнең кунаклары булып Уфадан килгән   профессор Марат Рамазанов, башка якташлары, туганнары, фикердәш  дусты Василий Евтушенко, Чаллы язучылары исеменнән чыгыш ясаган шагыйрь  Айрат Суфианов та Айдар аганың мәртәбәле  иҗатын бәяләүдә бер  уйда, бер сүздә  булдылар. Олуг әдип, көчле рухлы шәхес!

Кичәнең иң көтеп алынган мизгелләре – аксакал язучының үз чыгышы булгандыр. Шигырьләр укыды Айдар ага. Җитдиләрен дә, шаяннарын да.

«Мине яратмаска мөмкин – талант өчен,

Мине яратырга  мөмкин – талант өчен», – дип язган әдипнең гомер тантанасына, дөрестән дә, аның иҗатын  яратучылар җыелган иде. Моңлы да, дәртле дә җырлар белән үрелеп барган  бәйрәмгә соңгы аккордларны да  Айдар Хәлимнең «Без исән!» җырын аягүрә басып җырлаган тамашачы куйды. 

 

Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
Без исән!

Лилия Фәттахова.

 

 

Read 99 times Last modified on Сишәмбе, 17 Октябрь 2017 09:19
Союз писателей РТ