Шимбә, 21 Октябрь 2017 19:02

Драматург, язучы Рәдиф Сәгъдигә 60 яшьлек юбилеенда «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар

Rate this item
(0 votes)

 

Орденны аңа Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин юллаган.

Г.Кариев театры сәхнәсендә драматург Рәдиф Сәгъдине 60 яшьлек юбилей тантанасы узды. Әдипне тәбрикләргә аның иҗатташ дуслары - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Габдулла Кариев театры артисткасы Рәмзия Закирҗанова, режиссеры Ренат Әюпов, язучы Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да килгән иде.

Данил Салихов, юбилярны котлап, аңа “кыска картлык” теләде һәм драматург белән бәйле хатирәләрен яңартып үтте: "Рәдифнең үткән юлы безнең юл белән үрелеп бергә барды. Һәрберебезнең уңышларына сөенеп, килеп чыкмаган эшләргә көенеп яшәдек без. Бер-беребезгә терәк булып, бергә театр сәнгатенә килдек. Җитәкләшеп бергәләп әдәбиятка да килеп кердек. Рәдиф Сәгъдиебез нинди генә өлкәгә алынса да, һәрвакыт эшен халыкка җиткерерлек итеп матур башкарды. Мәркәзебезнең шушындый матур биналарында Рәдифебезнең 60 яшьлек юбилее үтәр диеп уйладык микән? Адәм баласының тантаналы бәйрәме матур залларда милләт халкы белән бергә үтә икән, яшәүнең, чынлап та, нәтиҗәсе бар дигән сүз".

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дип, Әсхәт Хисмәт Рәдиф Сәгъдигә Камал театры исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм “Сизәм гомерем үткәнен” җырын бүләк итте.

“Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон исә, “Рәдиф Сәгъди белән разведкага барып була һәм кайтып та була”, – дип, драматургның яхшы сыйфатларын санап үтте. Аннан соң юбилярга драматик, әдәби, публицистик әсәрләр язганда мөселман дөньясын рухи яктыртуда һәм укучыларны тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдиннән килгән «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар.

Татарстан Респубикасының танылган артисты Рәмзия Закирҗанова, юбилярны тәбрикләп: "Рәдифне курсташ буларак та котлыйсым килә. Без аның белән 16 яшьтә театр училищесына укырга кергәннән бирле таныш. Шунда укыганда ук ул инде яза башлаган иде. Хәтта училищеда укыганда ук шигырь язды. Шулвакытта ук синең драматург, язучы каләмең күренеп тора иде", - диде.

Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюпов театр коллективы исеменнән юбилярга сертификат тапшырды. "Ни өчен әлеге драматургның юбилее бездә уза?” - дигән сораулар тугандыр. Минемчә, Рәдиф ул безнең театр драматургы. Чөнки Рәдифнең безнең театрда 5 тән артык пьесасы сәхнәләштерелде. Яшьләр, менә карагыз, акыллы, гади драматург сезнең каршыгызда тора. Күреп калыгыз! Аның “Гашыйклар утравы” спектаклен бөтен Рәсәй дә күрде дип әйтергә була. Чөнки ул халыкны, яшьләрне патриотик тәрбияләү программасы кысаларында куелды. Россиянең шактый клуб, театрларында куелып, Рәдифне кем икәнен белделәр. Безнең театрның нинди театр икәнен белеп, зур шатлык китерде.

Рәдиф Сәгъдинең юбилей тантанасы “Гашыйклар утравы” спектакле белән тәмамланды.

Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев — күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты. Ф. Хөсни, Д. Сираҗиев (2012) премияләре лауреаты. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

"Аль-Фахр" ордены - Россия Федерациясе Мөфтиләр шурасының иң югары бүләге, ул 2003 елда булдырылды. "Аль-Фахр" орденын йөрткән татар кешеләре - Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте рәисе Илшат Фәрдиев, "Татнефть"нең элекке генераль директоры Шәфәгать Тахаутдинов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. 

“Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова

 

Read 154 times
Союз писателей РТ