ХӨРМӘТЛЕ ЯЗУЧЫЛАР!
10 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең конференцияләр залында «Хәзерге татар прозасы турында уйланулар» темасына «Түгәрәк өстәл» була.
Төп чыгышлар:
1. Хәзерге татар прозасы:гомуми барыш һәм яңа күренешләр
Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, академик, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты;
2. 2017 елда «Казан утлары» һәм «Идел» журналларында дөнья күргән әдибәләр прозасына күзәтү
Гөлфия Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты;
3. Прозаның киштәдәге урыны
Камил Кәримов, язучы.
Сезне әлеге чарага көтеп калабыз!