Шимбә, 11 Ноябрь 2017 17:56

Татарстан Язучылар берлегендә татар прозасы мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" үтте

Rate this item
(0 votes)

 

 “Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек әдәбият титаннары киткәч сагаебрак калган татар прозасы бүген ничек яши?” дигән сорау куелды бүген прозаиклар алдына Казанда, Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган проза буенча "түгәрәк өстәл"дә. “Элек язучылар өчен темаларны партия съездлары, карарлары билгели торган иде. Бүген әдәбиятның торышы, үсеш тенденциясе нинди? Бүгенге вазгыятьтә традицияләр ничек саклана? Форма һәм эчтәлек ягыннан нинди үзгәрешләр бар? Нинди темалар өстенлек итә? Аның укучысы бармы? Киләчәге нинди?” – дип сүз башлады утырышның модераторы Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.
Утырыш Казан китап фестивале кысаларында үтте һәм анда язучылар, әдәбият галимнәре белән бергә китапханәчеләр дә катнашты.
Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, әдәбият белгече Дания Заһидуллинаның бүгенге прозага күзәтү ясаган чыгышын язучылар тын да алмый тыңлады. Әдәбият галиме сүзен: “Хәзер укырлык авторлар юк”, - дигән фикер белән килешмәвен белдерүдән башлады. Дания Заһидуллина бүгенге татар әдәбиятының ХХ йөз башы әдәбияты белән диалогта яңаруын ассызыклады һәм моның кимчелекле дә, өстенлекле дә яклары булуын әйтте. “Татар әдәбияты һәрчак реализмга омтылды, чөнки ул әдәбият милләтне алга җибәрү процессын әйдәп бара торган әдәбият буларак үсте. Әгәр әдәбият милләтне әйдәп бару процессын әйдәп барырга тели икән, ул чынбарлыктан башка була алмый", - диде Дания Заһидуллина. Ул Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен мисал итеп китереп, “милләт аңын, милләт рухын, милли фәлсәфәне әйдәп барган әдәбиятыбызны миллилек юнәлешендә үстерү омтылышын” күрсәтеп узды.
Дания Заһидуллина язучыларның игътибарын аеруча постколониаль әдәбият юнәлешенә юнәлтте. “Дөньяның мәшһүр уку йортларында ул шул исем белән укытыла, бу исем колонияләрдән азат булган милләтләрнең үз милли проблематикасын куйган әсәрләргә бәйле. Без бу терминны казах, кыргыз, азәрбайҗан, украин әдәбиятында да барлыгын һәм өйрәнелүен күрәбез. Татар әдәбияты да шушы милли проблематиканы, милләт язмышы турында сөйләшүне постколониаль яссылыкка куя алды, - диде Дания Заһидуллина. - Нәрсә дигән сүз ул постколониаль яссылык? Ул милләтнең 1917 елдан соңгы халәтен милли кыйммәтләрне, милли фәлсәфәне юк итү вакыты буларак, бәяләүче әдәбиятка әйләнде. Без аның билгеләрен сиксәненче-туксанынчы елларда Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевта күрәбез. Беренче билгәләрен хәтта Шәриф Камалның “Канатсыз акчарлаклар”ында да, Гаяз Исхакый да күрдек. Ләкин болар билгеләр генә, алар әдәбият формалашу турында сөйләмиләр. Татарда постколониаль әдәбиятның беренче әсәре дип Флүс Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет” романын атар идем, Вахит Имамовның “Могикан” әсәре килеп кушылды. Фәүзия Бәйрәмова иҗатында ул тулы бер күренешкә әйләнде. “Караболак”, “Соңгы намаз” әсәрләре шушы юнәлештә иҗат ителгән. Монда геройлар шушы җирне чистарту өчен көрәшкә өндәүче милли герой дәрәҗәсендә тәкъдим ителә...”
Язучылар Дания Заһидуллинага татар прозасына җентекле анализы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, бу чыгыштан үзләре өчен яңалык ачуларын билгеләп үттеләр, галимәнең сүзләрен фикер алышу вакытында еш кулландылар. 
Әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина хатын-кыз язучыларның әдәби журналлардагы иҗаты турында чыгыш ясаганда кайбер ир-атлар залдан чыгып киттеләр.
"Түгәрәк өстәл"дә язучы Камил Кәримов “Казан утлары” әдәби журналы мисалында бүгенге татар прозасына күзәтү ясады, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Рамил Ханнановлар, язучы Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Марат Кәбиров, Халисә Ширмәнннәр үз фикерләрен җиткерделәр.
Бүгенге татар әдәбиятының иң зур кимчелекләренең берсе – үсмерләр әдәбияты булмау. Танылган язучы Марат Кәбиров шушы теманы күтәреп чыкты.
“Балалар әдәбияты күпмедер дәрәҗәдә бар. Бала үсеп килә-килә дә, акны карадан аера башлагач кына, әдәбият юкка чыга. Тоташтырып тора торган әйбер кирәк, - диде ул борчылып. – Үсмер йә, укыса, зурларныкын укый башлый, йә бөтенләй укымый башлый. Моны бәлки конкурслар аша хәл итеп буладыр... Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк”.
Язучылар бу проблеманың совет әдәбияты чорында ук булуын таныдылар. Әмма бу мәсьәләдә ниндидер конкрет тәкъдимнәр яңгырамады.
Язучы һәм “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов каләмдәшләрен халык өчен “рухи маяк” була алмауда гаепләде. “Безнең бөтен әдәбият укытучыбыз Зифа Кадыйрованы укый. Нишләп алар Дания Заһидуллина санап үткән әдәбиятны укымадылар? Нигә алар милләт өчен көрәшә торган Фәүзия Бәйрәмованы укымадылар?” – дип ялкынлы чыгыш ясады ул.
“Декларация кабул ителгәннән соң, Конституция кабул ителгәннән бирле күңел ачтык, җырладык-биедек. Гаеп үзебездә дә. Көрәш рухын тәрбияләмәдек. Язучы турында Маяковский «народа водитель и одновременно народный слуга” дигән. Ә бит сүзне таба беләбез, үзебезне “Рухи маяк”, дибез. Утырып уйлагыз әле – безгә нинди әдәбият кирәк?”, - диде Вахит Имамов.
Язучы Камил Кәримов язучыларның архаик сүзләр белән мавыгуын татар укучысының татар әдәбиятыннан гайрәтен чигәргән бер сәбәп итеп саный. “Без суверенитет шаукымы белән шулкадәр мавыктык, архаик сүзләр керттек, - диде ул . - Мин - татар мәктәбендә укыган бала да дәрелфөнүн, мәхкәмә, тәхәллүс кебек сүзләрне белмим. Без артык мавыгып, агуладык татар телен, укучының гайрәтен чигердек”.
Камил Кәримов үзенең рәхәтләнеп Әхсән Баянны укып чыгуын искә алды: “Рәхәтләнеп аңлаешлы телдә язган. Безнең, нишләптер, артык татарлашасыбыз килде”, - ди ул.
“Казан утлары” әдәби журналының тиражын утыз ике язучы тәэмин итә. Журналның проза бүлеге мөдире Камил Кәримов шулай дип белдерде. Ул исемләп санамаса да, утырышта катнашмаган дүртесен әйтеп узды. Болар - Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Галиуллин иде. “Сезнең белән әле иҗат итеп була, - диде ул оптимизм белән каләмдәшләренә мөрәҗәгать итеп. - Киләчәктә шушында утырган язучыларны сагынган буын киләчәк. Безнең буын иң “слабое звено” түгел. Ахырзаманга алып бара торган буын түгел әле без”.
Камил Кәримов әдәбиятны хатын-кызларныкы дип бүлүгә каршы булуын әйтте: “Кызлар язганмы аны, малайлармы, сөннәтлеләрме-сөннәтсезләрме – бүлмик. Хәзер әдәбият башка яктан икегә бүленеп бара – базар әдәбияты һәм саллы реалистик әдәбият - сагындыра һәм тарихта кала торган әдәбият”, - ди ул. Язучы “Казан утлары”на көн саен телевидениедәге сериаллар шикелле әсәрләр килүе турында ачынып сөйләде. “Көн саен өчәр повесть укыйбыз – уйнаштан бала туа, банкет бара, кеше үтерәләр... Элек укучыбыз булган кешеләр хәзер үзләре яза. Язучы арткан саен укучы кими”, - ди ул уенын-чынын бергә кушып.
Чыгышының ахырында юморист язучы революциянең 100 еллыгы булуын искә алып, бер күзәтүе белән уртаклашты. “Мин әле Ленинның 55 томын саклый идем. Бакчаны сатарга җыенабыз, томнарны сөртеп өйгә алып кайтыйм дисәм, 25нче томны тычкан кимергән. Нәкъ уртада торганын. “Нигә болай?” дип ачып карасам, анда Ленинның “О праве наций на самоопределение” дигән мәкаләсе икән”, - диде ул.
Язучы һәм әдәбиятчы укытучы Халисә Ширмән язучылар арасында остазлык хәрәкәтен башлап җибәрергә тәкъдим итте. Ул каләмдәшләрен шәкертләрен булдырырга чакырды.
“Татар прозасының бүгенгесе турында сөйләгәндә дә аның иртәгәсен уйларга кирәк. Язучы “Бу әсәрем” дип мактанудан элек, “Бу укучым” дип горурлансын иде. Моны эшләмибез икән - киләсе көнебез юк, дигән сүз. Әлегә без үзебез язган әсәрләр белән генә мактанабыз. Бүген дә алты-җиде яшь язучы исеме генә яңгырады. Бу бик аз”, - диде ул.
Язучылар бүгенге милли тормыш, тел мәсьәләсендәге бүгенге вазгыять темасыннан да читтә кала алмадылар.
Татар әдәбияты өчен дәреслекләр төзегән галим, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов утырышта татар әдәбияты дәреслекләре төзү белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты.
“Язучылар: “Ни өчен минем әсәремне дәреслеккә кертмисез?” дип йөриләр. Без алар өчен аерым “Бичаралар исемлеге” төзедек. Кертеп булмый аларны! – ди ул. - Дәреслек төзегән вакытта коточкыч каршылыкка килеп төртеләбез. Без рус телле балаларга бу әсәрне ни өчен, нинди максат белән, нинди юнәлештә тәкъдим итергә тиеш - проза турында сөйләшкәндә шуңа да игътибар итсәк иде. Без беренче чиратта яшь буынны тәрбияләү максатын куярга тиеш”, - диде ул.
“Мәктәпләрдә рус телле балалар өчен без татар телен әдәбият аша түгел, морфология һәм фонетика аша кертергә тырышуыбыз - ялгышлыгыбыз булды”, - диде ул сөйләшү вакытында.
“Рус телле мәктәпләргә без әдәбиятны беренчел итеп куймадык. Без балаларга сингармонизм законы өйрәттек, йоткылык тартыгы, тел-ирен тартыгы, тел-теш тартыгы өйрәттек, синтетик иярченле кушма җөмлә һәм бәйләүче чаралар өйрәттек, - ди галим. - Ә безнең беренчел булып әдәбият чыгарга тиеш иде. Без бүген шуның нәтиҗәсен күрәбез инде. Без рус телле мәктәпкә әдәбиятны кайтарырга тиеш”.
Татар әдәбиятының төрле жанрлары турында сөйләшүләр алга таба да дәвам итәчәк, дип вәгъдә итә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт.

 

("Татар- информ", Рузилә Мөхәммәтова)

 

 

Read 154 times
Союз писателей РТ