Чәршәмбе, 15 Ноябрь 2017 10:25

«Хезмәт даны» газетасы журналисты Алсу Идрисованың Рифә Рахман белән юбилей алды әңгәмәсе

Rate this item
(0 votes)

«Уңыш премияләрдә, хөкүмәт бүләкләрендә чагылмый»

Рифә апа, сентябрь аенда 55 яшьлек күркәм бәйрәмегезне билгеләп үттегез. Сез аны нинди хисләр белән каршыладыгыз?
– Җиңел хисләр белән бәйрәм итәр вакыт түгел. Милләткә һәрьяклы һөҗүм бара. Тел язмышы кыл өстендә генә. Мин аны көрәштә – халык алдында чыгышлар ясап, протест вакыйгаларында катнашып, култамгалар җыю хәрәкәтенә кушылып уздырдым. Республика җитәкчелеге дә кыен хәлдә. Алар ничек кенә, ни дип кенә әйтсә дә, безнең яклауга мохтаҗ. Әгәр татар кешесе үз язмышына битараф икән, җитәкчелек берни эшли алмый. Без бүген, бердәм булып, шуны аңлап һәм бернидән курыкмыйча, канунда язылган хакларыбызны таләп итәргә тиеш. Ул-кызларны милли телдә тәрбияләп, милли телдә укытып кына, иманлы балалар итеп үстерергә мөмкин. Шуңа соң дәрәҗәдә ышанам. Соңгы ярты елда һәр көнем татарны моңа кадәр яшәткән авыл ничек уйлый, гади халык ничек уйлый, без язучыларның йөрәк аша уздырып әйткән сүзләрен ишетәме икән, дигән гамь эчендә узды.
Сез язмышыгыздан канәгатьме?
– Сорау бераз уңышсызрак яңгырый. Канәгать һәм канәгать түгел... Язмышка карата мондый сорау бармый дип саныйм. Монда бит дәрестә билге алу турында гына сөйләшмибез. Икелегә һәм башка билгегә мөнәсәбәт күрсәтү булса, төп-төгәл җавап бирер идем. Язмыш – Алладан. Инсан Хода биргәнгә шөкер кылырга, әмма тормышны тагын да ямьлерәк итү өчен тырышырга тиеш. Йөреп торырлык, эш эшләрлек сәламәтлегең булу – үзе генә дә зур бәхет. Ә инде эшләрең вакыт-вакыт нәтиҗә дә китерсә, шул мизгелләрдә ниндидер канәгатьлелек хисләре туып-туып аладыр. Мин бит әле, Аллага шөкер, яшим. Ә сез тормыш йомгакланган, бәясен алырга тиеш кебек сөйләшәсез. 
Сорау үзегездән канәгатьме, башкарган эшләрегез күләменнән, ирешкән уңышларга... кебегрәк бирелсә икән ул. Әле анда да, җавабы барыбер мондагычарак булыр иде. Кеше үз алдына бурыч өстенә бурыч йөкләргә тиеш. Милли әдәбиятка хезмәт итүченең бәхете, сезнеңчәләп, канәгатьлек хисе дип атыйк, милләт халәтенә, аның дөнья кысасындагы дәрәҗәсенә, мөмкинлекләренә бәйле.
Шәхси язмыш бар, милләт язмышы бар. Менә милләтең азатлыгына бәйле дә бәхет тойгылары кичерсәң икән ул! Язучылар белән очрашу вакытында бер малай танылган әдиптән, сез бәхетлеме, дип сораган. Тегесе, бәхетле, дигән дә нигә икәнлеген шәхси тормышы мисалларында аңлатып киткән. Шуннан соң малай бик акыллы сүз әйткән. Язучы кеше милләте ирексез булганда, ничек бәхетле була ала инде, дигән. Менә без үзебездән соң килер буыннарны, яшь алмашны шушындый мәгънәле фикер йөртүчеләр итеп тәрбияләсәк, халкыбызның киләчәк язмышын аларга ышанып тапшыра алсак икән! Чын канәгатьлекне әнә шул чакта гына кичереп булачак. 
Аллага шөкер итү исә биргәненә рәхмәт әйтү дигән сүз. Мин аңа үткәнем, бүгенгем өчен, әни исәнлегенә, балалар һәм оныклар, туганнар барлыгына мең мәртәбәләр шөкер кылам. Инде булганыннан аермасын! Алла биргәнгә, язганга риза булсаң да, ничек итеп, үзеңә бәйле рәвештә, мин канәгать, мин канәгать, дип, сафсата сатарга мөмкин?! Ул чакта бит үсеш тукталачак, рух сүнәчәк. Дөм канәгатьсезлектә яшәсәң дә, шулай ук. Мин, әллә өлкән кеше булгангамы, мондый төшенчә турында уйланмыйм. Төгәл, кәгазҗгә төшә торган билгеләргә эшләр яшьтән чыктым. Мин үз алдыма тәгаен эш-хәлләргә бәйле генә сораулар куеп яшим.
Әдәбиятыбызның киләчәге бармы? 
– Бар! Ул бүгенге көндәге әдәбияттан кайтыш та булырга мөмкин, тиң дә, башкача да... Әмма бар! Сүз сәнгате күтәрелеш һәм төшешләр аша югары үрмәли. Бу табигый. Бүгенге әдәбиятның йөзек кашлары – нигездә, миндә укып, язучылык серләренә төшенгән яшьләр. Рөстәм Галиуллин – бер дигән прозаик, Лилия Гыйбадуллина – бик үзенчәлекле шагыйрә. Тагын бар алар. Үзебезнең Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗат потенциалы чиксез зур. Киләчәктә әле ул тагын да үсәчәк! Мин шуны көтәм, аңа бәйле өметләр юкка чыкмаса иде дип телим.
Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге хәле нинди?
– Бу хакта башкачарак сүзләр белән бер язган идем инде. Әле ул үлеп үк бетмәгән. Мәрткә киткән кеше кебегрәк. Аның да пульсы чак-чак тоемланырга мөмкин, хәтта тоемланмаска да! Яшәми дә, үлмәгән дә! Шунысы хак: әкрен генә сыза, яшәмичә генә барыбер картая. Уянса да, унҗиде яшьлек кыз кебек яшәп китмәячәк, вакыт барыбер үз эшен эшләячәк, кискен рәвештә картайтачак! Мәрткә киткән хәлдә картаймаска иде инде. Ничек тә җаен табып уятырга кирәк аны. Иленә, халкына, әдәбиятына хезмәт итсен! Яңа буын иҗатчыларны гына түгел, тәнкыйтьчеләрне дә тәрбияләсен! Ул авыру хәлдә булмаса, бүгенге көндә язучылар берлегендә 300дән артык каләм иясе булыр идемени?! Күбрәк тә әле! Аларга бит менә безнең кебек әдәбият йөген үзләре тартканнар хезмәт итә. Язганнарын эшкәртеп, төзәтеп, канвага кертеп.
Журналистиканың хәле әдәбиятныкыннан да яманрак заманда яшибез! Шома гына укырлык мәкалә, дөрес сөйләмгә корылган текстны табу кыен! Эчтәлек хакында әйтеп тә торасы юк. Бүгенге публицистика телне белмәүчеләргә хезмәт итә һәм телебез сафлыгына соң дәрәҗәдә зур зыян сала. Бары тик талантлы язучылар иҗат иткән мәкаләләр генә укырлык. Менә шушы хәл дә әдипләр алдында торган бурычларны арттыра. 
Төрле жанрларда эшлисез. Аларның кайсында күбрәк нинди темаларга өстенлек бирәсез, нинди проблемаларны күтәрәсез? 
– Соңгы елларда мин күбрәк проза китаплары чыгарам, чөнки шигърият кенә тормышны бөтен тулылыгы белән чагылдыру мөмкинлеге бирә алмый. Мәхәббәт темасына язылган, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен, сихер-михерләрне, җыен вак-төякне тасвирлаган әсәрләр дә кирәк, аның укучысы күп, әмма алар талантлы прозаик иҗатында төп урынны алып тормый дип саныйм. Хатын-кызлар иҗатында иҗтимагый-сәяси темаларга язылган әсәрләр азлыгы, алар иҗат иткән прозаның эчтәлек ноктасыннан тарлыгы, сайлыгы мине бик борчый. Ә бит иң матур сөйләм нәкъ менә хатын-кызлар каләменнән чыга. Шул каләмгә иҗатимагый взифаларны зуррак йөклисе килә. Аларның укучысы күп, димәк, яшь буынны аналарча тәрбияләү дә алар өстенә төшә.
Үз иҗатымда узган чорларны чагылдыру киң урын алып тора, ә бу милләт, ил, дөнья тарихын яхшы белүне, кешенең теге яки бу чорлардагы көндәлек тормышын бөтен ваклыклыклары белән күзаллауны таләп итә. Миндә тарихи узганны, шул узганда гади кешенең, татар кешесенең язмышын, теге яки бу вакыйгалардагы, күренешләрдәге ролен чагылдырырлык материал җитәрлек.
Кайберәүләр шигырь генә укый, кайберәүләр проза гына, диләр. Андый фикердә хаклык бар. шул ук вакытта чын әдәбият сөючеләргә әсәрләрнең төрле жанрдагысы якындыр. Укучың күп булсын дисәң, проза да, шигырь дә язарга кирәк. Шагыйрь прозасы инде ул – югары проза, бөтенләй башка проза! Бигрәк тә зур шагыйрьләрнеке.
Сезне мәхәббәт шагыйрәсе дип бәялиләр.
– Бу карашны билгеле бер күләмдә кабул итәргә була. Миңа теләсә кайсы темага язу җиңел, шул ук вакытта, укучы ихтыяҗын искә алып, мәхәббәт темасына шигъри әсәрләрне күбрәк язам. Әдәбият тарихын күздән кичерегез, бигрәк тә аның узганында төп урынны шуны чагылдырган әсәрләр алып тора. Шигъриятнең укучысы – хатын-кыз. Аның үз язмышын күрсәтеп биргән әсәрләр укыйсы, тугарылып елыйсы, китапны ябып куйгач, тәрәзәгә карап моңаясы, аш-су пешергәндә синең шигырь юлларыңны кбатлап йөрисе килә. Мин аларның мең төрле вариантлардагы кавышуларын. аерылышуларын, яратышуларын, мөнәсәбәтләрен күз алдымда йөртәм һәм шигырьгә күчерәм. Бер үк вакытта укучыны, мәхәббәт шигырьләремә ияртеп, башка проблемалары да бихисап булган зур дөньяга алып керәм. Ярату-сөю турында язганда, чит мәсьәләләргә дә тукталам, аларын кеше аңына сиздерми генә уздырам. Мин яратырга, үзеңне яраткан кешеләрнең кадерен белергә өйрәтергә телим.
Сез еш гашыйк буласызмы?
– Мәхәббәт турында ешлык тамгалары, процентлар ярдәмендә сөйләшәләрмени?! Ешлыктамыни хикмәт?! Сыйфатта! Сөю хисләренең көчендә, гүзәллегендә, романтиклыгында! Тормыш проблемалары арткан саен, романтикага урын тарая бара...
Мәхәббәт турында шигырь тусын өчен, гашыйк булу кирәкмени? Кешеләр әллә кайчан вафат туганнарына, әти-әниләренә дә ярату хисләре аңлаталар бит. Шигырь язарга кирәк дип, алар урынына башкаларын эзләп тапмыйлар. Каләм иясе бары тик үзе белән булганны, шул минутта кичергәнне яза дип уйлау иҗатны бөтенләй күзалламауны күрсәтә. Бу – әдәбият турындагы зур сүзне мич артындагы әңгәмә, юрган асты тематикасы дәрәҗәсенә тартып төшерү белән бер.
Гаиләгез таныштырып узсагыз иде. Кызыгыз Таңгөл иҗат итәме?
– Таңгөл иҗат итәм дип саный. Ул – финансист. Мин саннарны исәпләгәндә, күз алдымда биегәннәрен, таралганнарын, җыелганнарын, әйләнгәннәрен күрүдән тәм табам ди. Җитдирәк сөйләшкәндә, һәрбер эштә иҗатка урын бар, әни, үз юлымнан китмәдең дип кайгырма, ди. Алай да вакыт-вакыт тормышында зур сәнгатькә түгел, хәтта һәвәскәр иҗатка да вакыт таба алмаудан моңланыбрак киткән кебек тоела. Үзенең алай дигәне булмаса да. Мин моны тик торганда берәр музыка коралы сатып алуыннан, башка эшләреннән күрәм. Теге яки бу инструментны күтәреп өйгә кергәндә, берәр заман җай чыкмасмы, дип алдым әле, ди. Аннан, җае барыбер чыкмый икән, дип уфтана.
Киявем Наил дә дә, Таңгөл дә зур чит ил компанияләрендә үз профессияләре буенча эшли. Оныгым Айханга – яшь тә дүрт ай, оныкам Назлымга – 4 яшь. Назлым бер яшьтән бирле рәсемнәрне бик ясый, шигырьләр, җырлар чыгара. Ул минем беләнрәк үсте, мин язганда нишләсен инде, шуны ук эшли иде. Айханны аз күрәм, ниләр булдырганлыгын белмим. Бер яшькә кадәр гел малайларча иде: кулында балта белән чүкеч. Әнисе һаман да, гел эш кораллары белән маташа, сүтә-җыя, ди. Малайларның камил сөйләм соңрак калыплаша бит. Җитмәсә, аларның һәрберсе янәшә өч телдә аралаша.
Рифә апа, еллар агышы сезне бер дә картайтмый, киресенчә, яшәрә генә барасыз. 
– Матур уйлап табылган комплимент. Рәхмәт! Үзе хакында, мин унҗидедә генә әле, дип сөйләүчеләр еш очрый. Аларны тыңлаганда, көзгегә бер дә карамый микән әллә, дип аптырыйм. Дәшмим, елмаям. Үзем, чыннан да, көзгегә карамыйм диярлек. Бәйрәм уңаеннан булса гына. Әллә шуңа андагы сурәтне танымый торам. Елдан-ел яшәрсәң, сабыйлыгыңа кайтып төшәр идең ләбаса! Әмма көзгеләрдән миңа һич кенә дә беркатлы сабый бакмый.
Юбилейга нинди уңышлар белән килдегез? 
– Уңышны укучы һәм галимнәр билгеләргә тиеш. Ул премияләрдә, хөкүмәт бүләкләрендә чагылмый. Мин юбилейга, гап-гади бер кеше кебек, көндәлек хезмәтләремне башкара-башкара атладым. Нәтиҗәле эшләрең барын күрәләр икән – мең рәхмәт, күрмиләр икән – тыныч кабул итәргә кирәк. Бер дигән язып та, исем алмыйча киткән каләм ияләре бихисап. Уртача язып та, әдәбият тарихына кергәннәр дә шактый. Танылу һәм бәяләнү әдипнең үзенә бәйле булмаган бик күп шарт-сәбәпләрдән тора.

Read 905 times
Союз писателей РТ