Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка 80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Керү ирекле, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!