Версия для печати
Понедельник, 27 Ноябрь 2017 10:08

Айдар ХӘЛИМ: “УПКЫН КЫРЫНДА ШӘМ ИТЕП КАБЫЗДЫМ ЙӨРӘГЕМНЕ...”

 

 

Бүген, ягъни 27 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында  күренекле язучы Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе була.

Сезнең игътибарга шагыйрь Рәмис АЙМӘТНЕҢ (ул чактагы “Шәһри Казан” газетасы журналисты) әдип белән үткәргән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Моннан нәкъ 15 ел элек Айдар Хәлим нинди уй-хисләр белән яшәде икән?! Кабат укыйк та, уйланыйк...

***

– Мин Башкортстанның Миякә районы Кәркәлетамак авылында укытучы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен, – дип башлады үзенең сүзен әле күптән түгел генә 60 яшен тутырган, Айдар Хәлим. – Мин туганнан соң өченче көндә әтием Нәҗметдин фронтка китә. Бөек Ватан сугышы тәмамланырга дүрт ай кала ул Словакиянең Татра таулары итәгенә урнашкан Модри-Камень (Зәңгәр тау) авылы янындагы 503 нче биеклекне алганда һәлак була. 1988 елның августында гаиләм белән унбиш көн Чехословакиядә булып, Зволен шәһәрендә җирләнгән әтиемнең каберен зиярәт кылдым.

Әтисез үсеп, мин инәйне дә бик иртә җирләдем. Аңа нибары илле ике яшь иде. Бөек йөрәкле кеше иде ул. Аның белән ирләр дә бик чамалап сөйләшә иде. Гомере буе колхозда эшләде ул. Революциянең җимергеч дулкыннары нәтиҗәсендә авыл мәдрәсәсендә укудан да мәхрүм ителгән. Әмма тумыштан бик тә зиһенле, аксакалларга хас тирән акыллы, җыр-моң иясе, тапкыр сүз остасы, ифрат та дини тәрбияле булып, сәяси инквизациянең аеруча куркыныч елларында да, качып-посып булса да, биш вакыт намазын ташламаган. Авылның иң ихтирамлы кешесе булып, хәтта берничә тапкыр авыл Советына депутат итеп тә сайлана. Хезмәт иткән кеше белә, армиядән ялга кайту һәркем бәхетенә тәтеми. Полк мәктәбендә бигрәк тә. Аптырагач, мин авылдагы бертуган абыема: «Берәр төрле сәбәп табып, телеграмма сугыгыз әле, бәлки кайтарырлар», – дип хат язган идем. Атна ун көннән телеграмма – «Мать умерла, срочно приезжай». Артында кара мөһер. Мин моңа ышанмадым. Кайттым. Әмма инәйне өч сәгать элек җирләгән булганнар. Бик сәер хәл: инәй турында шигырь яза алмыйм. Шигырь язып мин аны рәнҗетермен кебек. Тагын да сәеррәге шул: мин аның йөзен күз алдына китерә алмыйм. Мөселман хатыны бер генә фотосурәтен дә калдырмаган. Аңа багышланган бердәнбер шигырь – «Тальян моңы».

Айдар әфәнде, гомер үткән саен үзегезнең балачагыгызны еш искә аласызмы?

– И, балачак балачак инде ул!.. Минем балачагым сугыштан соңгы авылның «ач, ярлы, әмма буе гарьле» стихиясендә үтте. Большевиклар диктатурасы тарафыннан өзелгән йола, Гитлер диктатурасы тарафыннан өзелгән моң шартларында, мин бер яктан әнием, авыл әби-бабалары авызында сакланган дини мифология, борынгы җырлар, риваятьләр, икенче яктан большевиклар сеңдергән “кызыл патриотизм” идиологиясе арасында тәрбияләндем.

1946 елның маенда, фронтовик-укытучы улы буларак, мине Олы Кәркәле авыл Советы каршында оештырылган ач сабыйлар һәм картлар приютына урнаштырдылар.

Һәрбер шагыйрь кебек үк, сезнең күңелегездә дә шигърият балачакта ук бөреләнгәндер?

– Мин шигырьләрне беренче хәрефләрне таный башлагач та кораштыра башладым. Аларны шигырь дип атау мөмкин түгел иде, әлбәттә. Мин үземнең миемдә ниндидер «ят нәрсә» яралуын беркемгә дә әйтми һәм шигырь язганым өчен үземне гаепле санап, бар дөньядан көннәр буе оялып йөри идем. Олы Кәркәле җидееллык мәктәбендә көн саен ун чакрым йөреп укыдым.

Минем әдәби яктан сәләтемә беренче мәртәбә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең туганнан туган сеңлесе Таһура Рәмиева игътибар итте. Ул минем язган иншаларымны барлык сыйныфка үрнәк итеп куя, кычкырып укый торган иде.

1956-1959 елларда район үзәгендә Кыргыз-Миякә мәктәбендә укыдым, һәлак булган фронтовик балалары өчен оештырылган интернатта яшәдем. Мин инде монда дөньяга бүтәнрәк күз белән карый башладым. Үземнең беренче шигырьләрем дә район газетасында шунда укыганда дөнья күрә башлады. Бер шигыремнең тарихы әле дә хәтеремдә саклана. Минем белән бергә интернатта яшәгән күрше Ишле авылы малайлары ялга кайтып килгән саен кибетләренең начар эшләвенә зарланалар иде. Тәмам туйдырды, һаман да бер сүз. Тиз генә шигырь язып ыргыттым. «Начар эшләр Ишледә!» Бетте-китте. Әлеге шигырь интернат даирәсендә укылды да онытылды. Әмма ул һич кенә дә онытылмаган, икән. Озак та үтмәде ул Миякә район газетасында басылып та чыкты. Баксаң, Ишле авылы малайлары шигырьне күчереп алып, район газетасына илтеп биргәннәр икән. Бер атнадан соң Ишледәге классташым һәм фамилиядәшем Ильяс авылыннан елап кайтып керде. Аның әтисенең исеме Бадыйгъ икән. Ягъни «Б.Хәлимов». Мин дә «Б.Хәлимов». (Айдар Хәлимнең ул чактагы исемем Борис була. – Р.Аймәт). «Әтигә авылда тормыш бетте, – дип зарлана Ильяс. – Син генә язгансың да, син генә язгансың дип әтигә бәйләнәләр. Кибет мөдиренең ире – колхоз председателе әтине туктаусыз кәнсәләргә чакырта...»

Күпмедер вакыттан соң бу истәлекле шау-шу басылды. Әмма озак та үтмәде яңасы башланды. Район газетасында минем хатым буенча «Куркыныч авыру» дигән фельетон басылып чыкты, һәм ул район күгендә бомба булып шартлады. Кемнәрдер хәтта эшеннән очты. Мине – яшь хәбәрчене – парткомга чакырттылар. Мәктәпне тәмамлап туган авылыма бөтенләйгә дип кайткан идем. Ләкин туган авылымны Октябрьский шәһәренә алыштырырга һәм «бәхет эзләп» чыгып китәргә мәҗбүр булдым.

Һәм, әлбәттә, бәхет юлыгыз Казан аша да үтми калмады.

–1964 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә имтиханнарны уңышлы биреп, укырга кергәч, Казанның әдәби мохитенә чумдым. Яшермим, мин яшьтән бик туры фикерле, кайнар, бунтарь адәм идем. Шушы «турытукайлылык» аркасында нинди генә җәфаларга тарымадым икән мин?! Чынбарлыкта исә ул минем иң бөек байлыгым, ягъни шагыйрьлегем иде.

...1965нең көзе. «Совет әдәбияты» журналының аерым саннарын тикшерүгә багышланган җыелыш. Залда Исәнбәтләр, Ибраһим Газилар, Хәсән Туфаннар, Идрис Туктарлар... Президиумда өлкә комитеты секретаре Вәлиев, мәдәният бүлеге мөдире Мусин, Язучылар берлеге рәисе Мирсәй Әмир... Яшьләр журналын оештыру турында сүз кузгалгач, мин үземә хас кайнарлык белән трибунага күтәрелеп, «елына йөз миллион тонна нефть чыгарган Татарстанның яшьләр журналы булмавы»н хурлык дип тамгалыйм. Миннән соң трибунага Роберт Батулла күтәрелә. Ул чакта мин әле – «яшь автор Борис Хәлимов». Тәнәфескә чыккач, кемдер астан гына кулымнан тота һәм тартып китереп:

– Син, якташ, саграк бул, саграк... Бу – Уфа түгел, Казан, – дип мәгънәле рәвештә күз кыса. – Козгыннар бихисап монда.

Әмирхан абый Еники. Мин тирләп төшәм. Ниндидер шик астына алынуым мөмкинлеге шулай беренче тапкыр акы­лыма килә. 1967 елның февралендә шикелле, Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы съезды булып үтте. Галиәсгар Камал исемендәге татар академиясе театрының (хәзерге К.Тинчурин театры) балконына менеп, без – бертөркем студентлар, «Татар яшьләренә махсус журнал таләп итәбез!» дип язылган листовкалар ыргытабыз. Бу съезд да зур шау-шу куптара һәм ирек сөюче татар яшь шагыйрьләренә КГБ шиген төшерә. Мин үземне, Разил Вәлине, Мөдәррис Әгъләмне һәм Зөлфәтне шул вакыйгадан соң шик астына алындык дип уйлыйм.

1968 елның көзендә Казанда берничә газета-журналга эшкә чакырып торсалар да, гаиләм нием белән Түбән Камага китеп барам.

...1968 ел. Август. Түбән Камага килеп эшкә урнашу белән мин бар көчемне ике нәрсәгә – татарның исе-косы да сизелмәгән яки шәһәрдә татар рухын уяту һәм кыска вакыт эчендә төзүчеләргә багышланган, ул заман теле белән әйтсәк, эшчеләр классына багышланган зур шигъри полотно тудыруга бирдем. Килеп урнашкан көннең икенчесендә үк мин кайчандыр оешып таркалган әдәби түгәрәкне, хәзер һәркайсы рухи төшенкелек кичергән яшь авторларны туплый, “Кама таңнары” исемендәге, тыштан әдәби, эчтән сәяси-иҗтимагый әдәби берләшмә оештыра башладым. Чын каләмкярләр белән бергә, безгә җибәрелгән шпикларын да санасаң, әдәби берләшмә утырышларына иллегә кадәр кеше йөри иде. Комсомолның шәһәр комитеты каршысында шактый нечкә хәйлә белән оештырылган татарның бу беренче «неформаль» җәмгыятеннән, хәзер уйлап торсаң, чынлап та, көнләшерлек булган шул. Казаннан язучылар, галимнәр чакырабыз. Һәр классикка багышлап кичәләр үткәрәбез. Гөрли Түбән Кама!

Һәр иҗатчының үз Болдиносы була, диләр. Сезнең иҗат гомерегездә шундый чорлар булдымы?

– Әйе, һәр иҗатчының үз Болдиносы була, мин үземнең Баймак чорын, әгәр шулай чагыштыру урынлы икән, Пушкинның «Болдино чоры» белән чагыштырыр идем. Әлбәттә, без әзергә бәзерне генә киеп, Арина Родионовналар кулыннан әзергә бәзерне генә ашап яткан, утарлар, йөзләрчә крепостной кол биләгән алпавыт-шагыйрь түгел, ә сугышта һәлак булган фронтовик ятиме, гади бер авыл крестьянкасы улы идек. Әмма миндә төп нәрсә – табигатьне танып-белү, халыкның йөрәгенә үтү теләге көчле иде.

Баймак җирендә мин үз гомеремдә иң шатлыклы, иң бәхетле, иң илһамлы көннәремне кичердем. Алар бүтән кабатланмады һәм шуңа күрә дә алар мине, аккумулятор шикелле, иҗади шаукым белән туендырып торды. Шунысы аеруча бер әһәмияткә иядер, үз гомеремдә беренче тапкыр миндә «әдәбиятны яңадан тудыру» фикере нәкъ шушы Баймакта уянды. Мин татар-башкорт әдәбиятларында тирән тамыр җәйгән колчылык һәм колбиләүчелек тенденцияләренең дошманына әверелдем. Мин, шул көннән башлап, татар-башкорт халкындагы кол психологияле кешеләрне күралмый башладым. Шунда ук Баймакта мин башкорт интеллигенциясенең «тилебәрән орлыгы ашаган» аерым бер төркеменең татар һәм башкорт халыклары арасында туганлыкны чатнату белән янаган кыланышларын күреп таңнар калдым. Шунда мин мондый куркыныч тенденциягә каршы көрәшергә, ике халыкның туганлыгын саклау өчен бөтен көчемне бирергә кирәк дигән карарга килдем. Нәтиҗәдә, мин шушы изге көрәшемнең корбаны да булдым, әмма моның өчен һич үкенмим.

Шигърият, чәчмә әсәрләр, публицистика, драматургия юнәлешләрендә шул көннәрдә туган планнарны мин гомерем буе язсам да, мин генә түгел, миндә туган мул планнарны тулы бер Язучылар берлеге, тулы бер институт гомере буе язган булса да, язып бетерә алмас иде. Гүяки минем баш миемнән һавага әзер әсәрләр атылып тора, ә мин аларны «теркәп кенә» өлгерә идем. Шул ук вакытта минем башымда гомерем буе мин нинди жанрдан нинди жанрга күчәчәгем тамгаланып калган иде. Минем шигърияттән публицистикага, публицистикадан драматургиягә һәм соңлап прозага күчәчәгем бары тик минем үзем өчен генә билгеле һәм табигый халәт иде.

Айдар әфәнде, шулай да сез нинди жанрда үзегезне иркенрәк хис итәсез?

– Минем өчен жанр проблемасы юк. Барлык жанрларның да анасы – шигърият. Чын шагыйрь икән, ул барлык жанрларда да эшли ала дигән сүз.

Минем сәхнә әсәрләрем күп түгел. Нибары ике пьесам һәм «Биктырыш» поэмасының курчак театры өчен язылган инсценировкасы бар. Беренче «Ишек ач, Чишмә кайтты!» исемле пьесам «Җанчишмә» исеме астында Башкорт академия драма театрында куелды. «Бакыр туй» исемле икенче пьесам язылып бетеп озак та үтмәде «Дружба народов» журналында «Язык мой – друг мой» исемле зур шау-шу куптарган мәкаләм басылып чыкты. Әлеге мәкаләдә күтәрелгән татар-башкорт проблемасы өчен пьесаның сәхнәгә чыгу юлы тәмам ябылды. Мең төрле киртәләр үтә торгач кына сәхнәгә менде. «Бакыр туй»да Башкортстан, Рәсәй сәхнәсендә генә түгел, дөнья сәхнәсендә дә өйрәнелмәгән тема – феминизм, «хатын-кызларның ир-атлар белән тигезлеге» дигән битлек астына яшеренеп, бер җенесне икенче җенескә буйсындырып тезләндерү, яңадан матриархатка кайтып, җенесләр арасындагы гармония тигезлеген бозу исәбенә «типтереп яшәү» темасы күтәрелә. Мәскәү сүзен «екмас» өчен генә куелган спектакльне Башкортстан җитәкчелеге ашыга-ашыга әхлаксызлыкта гаепләп нибары ун тапкыр куелганнан соң сәхнәдән алып ташлады.

Драматургиядә үз системамны тудыру хыялы белән күпме генә ашкын­сам да, мин пьеса язудан туктадым. Ни генә булмасын, мин прозада үземне иркен хис итәм. Мин әле, Ходай кушса, татарга шундый проза үрнәкләре бирермен дип уйлыйм! Әле менә «Хунвэйбин» дигән роман язам. Мин анда милләтнең сәяси, рухани, шәхси гарипләнү аша, ягъни, аксөяк булып яшәп, милләтнең 5 гасыр эчендә затын югалту проблемасын күтәрәм. Мин хәзер урамнардан үткәндә затлы кешеләрне таба алмыйм.

Публицистиканы мин поэзиянең югары формасы дип саныйм. Чөнки анда талант кына түгел, ә йөрәк батырлыгы да кирәк. Шуңа күрә бездә публицистлар юк дәрәҗәсендә. Бездә генә түгел, руста да юк ул публицистлар. Герцен, Илья Эренбур һәм Михаил Кольцов бар. Алар да – яһүдләр. Александр Солженицинны публицист диләр. Мин аны, гомумән, язучыга санамыйм. Аны укуы мөмкин түгел. Гафу ит, аны укыганчы биш көн төрмәдә утыруың хәерлерәк. Публицист ул дөньяның, иҗтимагый тормышның ләмен, пычрагын, нәҗесен ялаучы кеше. Шуңа күрә ул куркыныч кеше дә.

Айдар әфәнде, балалар шигърияте дигәч, сез иң элек нинди таләпләр куясыз? Нинди булырга тиеш ул чын балалар шигърияте? «Гомеремнең ун көне» китабыгызда да сез, нишләптер, безнең танылган балалар шигърияте «даһи»ларын бик үк өнәп бетермисез.

– Балалар өчен язган шигырьләрем күп түгел минем. Балалар әдәбиятына булган эстетик-этик, гүзәллек тойгысы һәм әдәп тәрбияләү таләпләре соңгы дистә елларда рәсми һәм көндәлек педагогик әдәбиятта ныгып алган тенденцияләргә туры килеп бетми, еш кына аларга бөтенләй каршы килә. Билгеле булганча, XX гасырның 30-60 нчы елларындагы татар совет балалар шигърияте шул чорның вульгар социологиясенең йогынтысы астында «шук малайлар» такмазасына әйләнде, сабыйның әкияти фикерләве аша аның зиһенен, күңел даирәсен матур, бөек идеалларга тәрбияләү бурычы бик очсызланды. Шагыйрьләрдә сабыйны ничек кенә булса да «көлдерү» бурычы беренче планга чыкты, китап киштәләрен берсеннән-берсе буш шакмак такмаклардан торган китапчыклар биләде, нәтиҗәдә, кичә генә бишектән төшкән сабый һәм сабыйларның ак кәгазь кебек якты зиһеннәрен мәңгелеккә чүпләүгә һәм ваклауга юл ачылды.

Минем фикеремчә, бала тәрбиясе халык һәм милләтнең реаль тормышын чагылдырырга тиеш. Җир – Ана, Күк – Ата һәм Рух бердәмлеге. Алар халык әдәбияты, сәнгате, мәгърифәте һәм мәдәниятендә гамәлдә булган барлык сәнгать төрләрен һәм жанрларын сыйдыра. Иң югары идеаллар, иң тирән фикерләр, тәрбияви кануннар да бала зиһененә халыкчан шаянлык, халыкчан юмор аша сеңдерелергә тиеш. Шулай булганда сабый аларны җиңел кабул итә һәм үзләштерә.

Баланы туган телдә тәрбияләү – биологик һәм рухи яктан саф таза тәнле шәхес тәрбияләүнең беренче шарты. Баланы туган телдә тәрбияләүне ниндидер ясалма сәбәпләр белән яраштыру Җир һәм Күк симметриясенә каршы килә һәм бу һәр очракта да шәхес мәнфәгатьләренә хыянәткә тиңләшә.

Баланың биологик тазалыгын, психик саулыгын саклыйсың килсә, туган телеңдә, үз «Әлифба»ңда укыт, ул туган тел, әкәм-төкәм кабыгы кебек, адәм затын төрле стресслардан аралый.

Әнә шулай итеп, минем сабыйлар шигъриятенә карата таләпләрем югары булды. Бу яктан Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин балалар шигъриятенә зур зыян салдылар. Шәүкәт Галиев дигәннән, алтмыш тугызынчы елда Түбән Кама төзелешендә, бульдозер кабинасында туган «Биктырыш» поэмасын чыгармау өчен ул барлык чараларны күрде. Хәтта әсәрне «Ялкын» журналыннан алып ыргытырга маташты. Рәхмәт инде журналның ул чактагы редакторы Роза Хафизовага, ул аны бастырып чыгарды. Әмма татар малае Биктырыш татар телендә китап булып чыга алмады. Бөтен СССР Биктырышны белә, ә менә татар белми. Әсәр 1975 елда Уфада башкорт телендә һәм шул ук Уфада һәм Мәскәүдә икешәр йөз мең тираж белән русча басылып чыкты. Биктырыш күпмилләтле сабыйларыбызның сөекле героена әйләнде.

Әлбәттә, бу иптәшләрнең барысы да системаның риясыз корбаннары. Биергә мәйдан тар булгач, татарга бер-берсен ашарга киң перспектива ачыла. Беренчеләр урынына дүртенчеләр китап чыгара, беренчеләр урынына унынчылар бии, беренчеләр урынына ундүртенчеләр җырлый, орден, фатир, дача, башка уңайлыклар ала.

Балаларны тәрбияләүдә сез бүген иң кичектергесез чараларны нәрсәдә күрәсез?

– Җирнең реаль матдәләре торган саен әзәя, анда да инде химикатлар күп. Шулай булмасын өчен кешене тәрбияләүдә политология фәне, бигрәк тә мәктәпләрдә балаларны тәрбияләүче әдәбият дәреслекләре бүген капиталь рәвештә үзгәртелергә тиеш. Гомәр ага Бәшировның Нәфисәсе кирәк, әлбәттә. Ләкин бит Нәфисә белән генә көрәшчеләр тәрбияләп булмый. Нәфисә – ул йөк аты. Тәртә арасына куып кертелгән зат. Әлбәттә, милләттә хезмәтне тәрбияләү – бик зур бурычларның берсе. Ләкин, шул ук вакытта, борыныңны тирестән югарырак тотарга кирәк.

Игътибар итсәк, соңгы елларда татар әдәбиятында көрәшче рух туа биреп куйды. Балаларга укытыла торган хрестоматияләргә әсәрләрне бик нечкә рәвештә, микроскоп аша карап сайлап алырга кирәк. Хәтта уртакул шагыйрь иҗатында да милләтне үстерә торган бер сыйфат булырга мөмкин. Дәреслек төзүчеләр бу мәсьәләләргә бик тә яңача карарга тиешләр. Әлегә дәреслекләр татар милләтенең мәнфәгатьләренә җавап бирми генә түгел, хәтта милләт мәнфәгатьләренә хыянәт тә итә. Дөрес аңлагыз, балаларыбызда көрәшчел рух тәрбияләргә дигәч тә, кемгәдер кул күтәрергә өйрәтергә дигән сүз түгел әле бу.

Сез ничек итеп «Борис»тан «Айдар»га әйләндегез?

– 1996 елда «Казан утлары» журналының сентябрь санында минем бер шәлкем шигырьләрем Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим сүз башы белән дөнья күрде. Мине шунда әдәбият өчен яңа исем алу мәсьәләсе бик нык борчыган иде. Һәм озак та үтми шушы ук «Казан утлары»нда «Айдар Хәлим» тәхәллүсе астында яңа циклым басылып чыкты. Татар өчен гадәти булмаган «Борис» исемен «Айдар»га алыштыруга этәргеч ролен күренекле телче Хәлиф Курбатов һәм «Казан утлары»ның ул чактагы шигърият бүлеге мөдире шагыйрь Нури Арслан уйнады. «Борис» та шул ук саф төрки сүз бит ул. «Барыс»тан алынган. Без бөтен сүзләребезне урыска бүләк итеп бетергәнбез дә бүген аңардан кабат теләнергә мәҗбүрбез. Менә шуннан башлана инде ул безнең кәнтәйлек. Шуңа күрә дә татарның дәүләте юк, шуңа күрә дә ул ышанычсыз, вак, шуңа күрә дә ул мин ачкан ККМга кереп баткан. Кайчандыр үзен басып алган дошман белән хезмәттәшлек иткән халыкның нинди киләчәге булсын ди. Үзенең шәхси мәнфәгатьләрен милли мәнфәгатьләрдән өстен кую аркасында татар милләте беркайчан да аякка басмаячак!

Җир шарында барлык халыклар да трагик юл үткән, әмма Аллаһы Тәгаләнең сайлап алган михнәтле халыклары арасында татар фаҗигасе, татар трагизмы дигән төшенчә үзенә бер аерым урын тота...

– Шунысы сәер: язмышы трагик, фаҗигале булса да, татарның сәнгате трагик, фаҗигый түгел. Нәрсәдән килеп чыга бу каршылык? Олуг Мөхәммәд хан, Сөембикә ханбикә, Кол Шәриф образлары король Лирга, Батырша, Акай батырларыбыз Кромбельгә торырлык түгелме? Тормышыбызда – трагедия, телебездә – мелодрама. Күзебездә – трагизм, сүзебездә – мелодрама. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң йөз ел буе барган баш күтәрү һәм фетнәләр тарихы кайда ул? Сәнгатебездә бармы? Төп көчне татар тәшкил иткән «башкорт восстаниеләре турында материаллар буа буарлык, ә менә «татар восстаниеләре» тарихка бигеле түгел. Димәк, халык үзе яшәсә дә, ни өчендер, тарихка үз исемен яшергән. Шуңа күрә дөнья безне белми. Көрәштә үзен аямый, алышның уртасында тора ул, тик, нишләптер, алыш өчен «фотога төшкәндә» үзен яшерә. Яңадан чукыдырылырмын дип курыкканмы? Кайгысын шулай йотканмы? Сез безнең сәхнә әсәрләрен карагыз: кыз урлау, аулак өй, аерылышу-кушылу. Драматургик әсәрләребезне искә алыгыз: трагедия юк. Драма юк. Татар драматургы трагедиядән, драмадан барыбер мелодрама эшли. Һаман да шул көебез пентатоник булуыннан килә мәллә бу? Сез безнең җырларны алыгыз – социаль трагизм безнең җырларда да юк диярлек. Анда сагыну, сагыну, сагыну... Татар моңы – йөк аты күзендәге энҗе яшь ул. Мәшһүр «Кара урман»ны мин Казан вакыйгаларыннан соң чыгарылган җыр дип уйлыйм. Иле кадәр илен югалтуны татар менә бит никадәр «тыйнак» итеп җиткез:

Заманалар авыр, еллар ябык,

Дус-иш кирәк дөньялар көтәргә...

Милләтне милләт итеп үзенең трагедиаль хәлен аңлау берләштерә. Милли хәрәкәтләр тарихы шуны раслый. Ә татар – үз трагедиясен үзе аңламаган һәм аңларга теләмәгән милләт. Фикерләүдә ул рәсми идеология кысымыннан чыга алмады үз трагедиясен үзе өйрәнмәде, аны өйрәнгән улларын һәм кызларын үтертте. Трагедиаль чорларны телгә алган гади генә кешесен дә татар яратмады, аны чит күрде. Тарихи трагедиясе эчендә череп, ул үзеннән-үзе трагикомедия каһарманына әйләнде. Менә ни өчен аның зур социаль тетрәнүләрне сурәтләгән драматургиясе юк, менә ни өчен аның сәхнәсендә әтәк-сәтәк пьесалар хакимлек итә... Безнең сәхнә үзенең трагикомик тамашачысына бу куркыныч жанрның «траги»ын сызып, «комедия»сен генә чыгара.

Шулай итеп, сатлык сәнгать милләтне социаль көрәштән алып китеп, меркантиль ышыкларга юнәлтә.

Безнең трагедиаль драматургларыбыз юк түгел. Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин. Ләкин алар билгеле шартларда трагедияләрен «музыкаль драма»га яшерергә тырыштылар. Әдәби тәнкыйтьтә хөкем сергән «конфликтсызлык» теориясе бу исерткеч зур талантларны ялгыш юлдан алып китте. Ләкин 1937 ел фаҗигасе барыбер аларның башын ашады. Безнең драматургиядә тагын ике трагик бар. Гаяз Исхакый һәм Мостай Кәрим.

Кайда безнең трагедиаль көрәшчел операбыз? Кайда шундый балетларыбыз? Татар биюе мәзәк хәлгә төшерелде түгелме? Чалгы урынына таяк тоткан, башына кәләпүш кигән, мыек урынына корым сызган егет, алъяпкычлы кыз һәм «Корт чакты» көенә тузан туздыру.

Нигә ул үзенең Батыршаларын башка халыкларга бүләк иткән? Казан татарларының Мәскәү патшасы һөҗүменә каршы көрәше – аның Бөек Ватан сугышы ул. Әмма нигә ул үзен басып алган мәмләкәт өчен кан коеп, чит мәмләкәтнең Бөек Ватан сугышларын хәтерли, ә үзенең Бөек Ватан сугышларын хәтерләми, хәтерләсә, телгә дә алырга курка? Дәүләте булмаган, басым һәм кысым астында бер-берсен сату аша милләтен саклап кала алганга күрә шулай ул. Әмма мондый югалтулар аша милләтне саклау аңа күңел болгата торган тыйнаклык, түзем, суфилык, сәясәттән уттан курыккан кебек курку сыйфатлары өстәгән.

Әгәр без татар милләтен милләт итеп бүген тәрбияли башласак, мөстәкыйль дәүләт булып, аны 1913 елдагы кимәленә кайтару өчен 250 ел вакыт кирәк. Чөнки җимерү төзүгә караганда өч мәртәбә җиңелрәк ул.

Татарны бүгенге хәлендә тәрбияләп булмый! Мөмкин түгел бу! Без бөтенләй ялгыш юлда торабыз. Ул иртән торып «Бисмилла»сын әйтер урынга көнен «Здравствуйте»дан башлый, ягъни иртәдән кичкә кадәр үз-үзен сату белән мәшгуль.

Татар милләте 1552 елда үзенең мөстәкыйль дәүләтчелеген югалтты. Шуңа күрә аның әдәбияты да коллык әдәбияты. Шуңа күрә ул куркаклык белән эретелгән вак әдәбият. Әле тагын шагыйрьләрен мактаган булабыз. Шул ук Зөлфәтләрне, Мөдәррис Әгъләмнәрне мактарга түгел, ә әрләргә кирәк. Сүз дә юк, алар талантлы егетләр. Ләкин алар шагыйрь буларак тулысынча ачылып җитә алмадылар. Мактап әрәм иттеләр аларны. Мин хәзер аларның шигырьләрен укый алмыйм. Чөнки шигырь төзи белүдән генә туган шигырьләр минем саруымны кайната. Ни генә димәсеннәр, мин алардан аерылып торам, һәм шуның белән горурланам да. Әгәр Казанда калган булсам, минем инде сөякләрем череп беткән булыр иде. 1967 елда «Күзем күрмәсен бу Казанны» дип, Уфага качтым...

Айдар әфәнде, бүгенге әңгәмәбездә татар-башкорт мәсьәләсенә кагылмый һич кенә дә үтеп булмас, мөгаен.

– Татар-башкорт мәсьәләсе бүген шуның кадәр дә куркыныч. Моңа кадәр булганга караганда да берничә мәртәбә куркынычрак. Без бүген башкорт мәсьәләсен, башкорт белән туганлык, игезәклек дигән проблеманы яңадан карап бәя бирергә тиешбез. Башкорт белән безнең бернинди дә игезәклегебез юк. Кызганыч, бүген башкортның ун кортлы башкорты татарга каршы бөтен милләтне кортлатты. Башкортта бүген татардан да зур дошман юк. Казан татары шуны күз алдына китерә аламы?! Бер милләт баласын икенче милләт баласы дип көчләп яздыру, икенче милләттә көчләп укыту, моның өчен төрле ясалма «подачкалар» ясау – бу Берләшкән Милләтләр Оешмасы кануннары нигезендә геноцид дип атала. Татарларны башкортлаштыру өчен анда хәтта милләтара мөнәсәбәтләр буенча яңа министрлык та ачтылар. Башкорт милләте шуның кадәр дә талантлы, җырлы-моңлы милләт. Ләкин аны агуладылар.

Күрәсең, бүген татар-башкорт мәсьәләсе, татар-урыс проблемасына караганда да кискенрәк...

– Юк, юк! Монда империя белән микроимперия, ягъни татарга урыс эте бер мәртәбә өрсә, башкорт эте биш мәртәбә өрә. Мәскәү үткәрә бу экспериментны. Милләтләрнең суверенитетын сәяси юк иттерүнең тәҗрибәсе сугыш юлы белән Чечняда үткәрелсә, милли суверенитетның икътисадын юк иттерүнең бер формасы Татарстанда үткәрелде.

Татар-башкорт мәсьәләсе дигәннән, бүген Татарстан хөкүмәтендә, әдәбият-сәнгать дөньясында Башкортстанда туып-үскән бик күп шәхесләр бар. Нишләптер, алар Башкортстанда татар мәсьәләсен хәл итүдә иң кискен көннәрдә дә битараф булдылар?

– Чөнки алар халыкны югалтканнар. Алар милләт балалары түгел. Хәтта заманында татарны яклап язган хатка да аларның берничәсе кул куймады. Чөнки кайтып йөрергә кирәк, дәрәҗәле исемнәр алырга кирәк.

Шундый шартларда, сезнеңчә, бүген шагыйрьнең миссиясе нинди булырга тиеш?

– Шагыйрьнең миссиясеме? Шагыйрь ул – милләт баласы. Милләтсез шагыйрь була алмый. Шагыйрьнең миссиясе милләтне йоклаудан саклау. Иҗтимагый йоклаудан. Әгәр шагыйрьнең язуы теория итеп кабул ителсә, аның гамәли-практик ягы да шушы ук тигезлектә була.

Шагыйрь милләт баласы. Милләтсез шагыйрь булмый, дидегез. Болай караганда, яһүд шагыйрьләренең милләте юк...

– Милләтләре юк димә. Дөрес түгел. Яһүд шагыйренең милләтсезлеге –милләт. Бу нәрсә? Бу – шайтанизм! Бу – сатания! Халыкара терроризмның нигезендә яһүд кулы уйнавы сер түгел. Моңардан да коточкыч терроризм булдымы икән? XV гасырда бәлки Испаниядә булгандыр. Россия масштабыннан караганда, халыкара терроризм дигән табыш Сталинның вәхши сәясәтенә тиң. Артыктадыр әле. Бу җир шарының үз күчәре тирәсендә әйләнә барып, кире әйләнешкә күчүенә тиң табыш. 1990 елда алар СССРны таркаттылар. Шуннан эшсез калган клан яңа проект эшләргә кереште. Чөнки алар ун елга бер мәртәбә проект эшлиләр. Инде алдан ук 2000 елларда ислам факторы булачак, ислам көчәячәк дигән имеш-мимешләр тарата башлаганнар  иде. Чечняда сугыш тынгач пенсия акчасы түләргә дә мөмкинлеге булмаган Россия кинәт Дагыстанда сугыш башлап җибәрде. Менә сиңа ислам факторы! Чечняда сугыш башланыр алдыннан, гомердә булмаган хәл, Ельцин Израильдә булып кайтты. Хәтта Алексий II дә Вифлеемга Израильгә юл тотты. Израиль белән Россия бигрәк тә якыная башладылар. Израильнең икътисад министры атна саен телевидениегә менеп кунаклый башлады. Гомердә булмаган хәл, 50 ел буе Израиль белән конфронтациядә торган Россия, сугыш алып бару өчен акча җитмәгәч, кинәт дуслашып китте. Чечнясы кечкенә модель булса, Әфганстаны хәзер зур модель аның.

Менә шушы шайтанизм күзлегеннән караганда, яһүд шагыйре ул – милләтчелекнең иң югары дәрәҗәдәге формасы. Алар бит милләтчелекне синең белән минем кебек туган тел дип аңламый. Төкерә ул синең туган телеңә. Аңа акча кирәк, байлык...

Сез башкорт әдәбиятының бүгенге торышын ничек бәялисез? Аның киләчәге бармы?

– Башкорт әдәбиятының  киләчәге булмас та – чөнки башкорт милләте хәзер бөек державачыл шовинизмы чирендә тәрбияләнә. Шушы шартларда башкорт милләте татарны этәрү исәбенә үзенең яңа идеологиясен, яңа әдәбиятын төзи алмаячак. Ул җимереләчәк. Гафури театрына, мәсәлән, Россиядә булмаган яңа бина төзеп бирделәр. Ләкин театры юк бит. Шундый ук хәлдә Башкортстанның милли китапханәсе. Анда хәтта милли язучыларның картотекасы да юк. Һәрхәлдә, Әнгам Атнабаев белән үземне табалмадым. Башка милләтләрне кимсетеп, үзеңне күтәрергә тырышу ул – коточкыч куркыныч чир. Аллага шөкер, ул чир татарда юк. Ләкин татарда милли горурлык хисе җитми. Казан татарына бигрәк тә. Казан татары бүген деферентка әйләнде. Ул тирә-ягында кемнәр икәнлеген дә, аларның нәрсә эшләгәннәрен дә аңламый. Казан татары банкетчикка әйләнде. Аларга әдәбият түгел, ә банкет кирәк, һәм менә шушы чир милләткә йога башлады.

Сезнеңчә, Чечня вакыйгалары ничек булып бетәр?

–Чечняда сугыш озак барачак. Чөнки ул аны оештыручыларга зур табыш китерә. Мин былтыр анда булып, 20 көн Ингушетия лагерьларында яшәдем. Халыкны куалар. Янәсе, «мирный» халыкны үтертәселәре килми. Ләкин аларны качаклар сыйфатында түгел, вакытлыча гына чыгарып торалар. 5 елгамы, 10, 15 елгамы? Анысы билгесез. Качаклар сыйфатында күчерсәләр, аларга бит Халыкара положение буенча акча түләргә тиешләр. Юк. Алар вакытлыча гына күчеп торучылар. Күз алдына китерегез, һәрбер палаткада 30-40 кеше яши. Төрле йогышлы чирләр, ачлык... Гомер буе ирләр этикетының алтын баганасын тәшкил иткән чечен ирләре эшсезлектән интегеп эчүчелеккә биреләләр. Милләтне Казагыстанга куып түгел, ә оясында черетә. Шәпме? Шәп. Ә монда безнең изге Йосыфларыбыздан көлеп, опера театрында кәмит уйнатып, оятсызларча миллионнар сум гонорар алып типтерәләр...

Латинга күчү мәсьәләсендә дә фикерегезне беләсе килгән иде.

–Латинга күчү мәсьәләсенә килгәндә, мин моңа баштарак әллә ни игътибар бирми идем. Ләкин уйладым-уйладым да узган ел язучыларның әдәби ел йомгакларында үземнең фикеремне җиткерергә булдым. Мин латинга каршы түгел. Ләкин эшләгән хәлдә аны ун ел элек тормышка ашырырга кирәк иде. Безгә ул чакта метро төзү турында түгел, ә ныклап торып латинга күчү мәсьәләсен кайгыртырга кирәк иде. Метрога дигән акчаны милләтне саклау юлына тоткан булыр идем мин. Классик әдәбиятыбызны латин графикасында нәшер итәргә кирәк иде. Гомумән, дәүләтең булмый торып, нинди яңа алфавит турында сүз алып барырга мөмкин ди. Милләтнең дәүләте юк! Аңлыйсызмы?! Дәүләтнең атрибутлары бар, ә дәүләте юк.

Ни өчен метрога һөҗүм ясыйм, чөнки безгә әле җир өсте тигезлегеннән йөрү культурасына ия булырга кирәк. Аннан соң метро төзү эшләре белән барыбер Гольшминнар шөгыльләнәчәк. Акча барыбер татар кулына кермәячәк.

Әгәр рөхсәт итсәләр, сез бүген дуэльгә кемне чакырыр идегез?

–Үземне чакырыр идем. Моның мәгънәсе шунда: система безне ваклый, табигатьтән бирелгән сәләтләребезне тормышка ашыра алмыйбыз. Мин, мәсәлән, урта авырлыктагы көрәшче булырга тиеш идем. Мин җырчы булырга тиеш идем. Сугыштан соң тол хатыннар мине, сабыйны, җырлата һәм үзләре елый иде. Әмма мин унөч яшемдә авыр капчыклар күтәреп, чәчү чәчкәндә, буровойда җитмешәр килолы элеваторларны кулда уйнатканда, күрәсең, тавышымны өздем. Мин сәхнә артисты булырга тиеш идем. Әмма акчасызлык мине Казан бандитлары үзәге – Суконкада, балалар бакчасында, баш астына балтасалып, төне буе каравылда чыгарга мәҗбүр итте. Мин сирәк фоторәссам булырга тиеш идем, әмма теләк сукыр тиенсез кесәгә, миндәге «фурмы» тормыштагы «курмы»га, ягъни эчтәлеккә туры килмәде. Мин сирәк шагыйрь булырга тиеш идем, әмма табигать биргән сәләтнең бер процентын да милләткә бирә алмадым. Мин сирәк прозаик, чәчмә әсәрләр остасы булырга тиеш идем, әмма гомерем гәзит-журнал битләрендә үз телләрем белән җәмгыять пычрагын ялап үтте. Мин көчле драматург булырга тиеш идем – сәхнәне яптылар. Мин сәясәтче, дипломат, полководец, кирәк икән, президент булырга тиеш идем. Әмма... Юк, язмышымнан һич зарланмыйм, болай гына әйтәм. Буласы булган – буявы сеңгән. Шәхес заманыннан, Вакыт һәм аралыктан аерылып чыга аламы? Әмма сөаль кала: сәләте өчен шәхес гаеплеме? Аны сәләтле булган өчен эзәрлекләргә кирәкме? Ул җинаятьчеме? Яңа фикер әйткәне өчен кеше җинаятьче була аламы?

 

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ.

“Шәһри Казан” – 2002. – 11 гыйнвар

Прочитано 1355 раз