Дүшәмбе, 27 Ноябрь 2017 18:04

Айдар Хәлимгә «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды

Rate this item
(0 votes)

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Нәҗметдин улы Хәлимовка (Айдар Хәлим) «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Язучылар берлеге әгъзасы Айдар Хәлим әлеге дәрәҗәле  бүләккә  татар әдәбияте үсешенә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Бүген Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче язучыга  Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән исемле сәгать һәм котлау адресы бирелде.

Айрат Сибагатуллин юбилярны  истәлекле дата белән тәбрикләде, саулык-саләмәтлек, озын иҗат гомере теләде. Очрашуда шулай ук татар әдәбияте үсеше, татар иҗатчыларының әсәрләрен дөньяга таныту хакында сүз булды.

Read 142 times
Союз писателей РТ