Сишәмбе, 05 Декабрь 2017 09:48

ТУКАЙ КЛУБЫНДА АЛМАЗ ХӘМЗИННЕҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ БУЛДЫ

Rate this item
(0 votes)

 

 Язучылар берлегенең Тукай клубында  композитор, юмор-сатира остасы, җырчы, язучы Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Бәйрәм чарасында төп фигура – Алмаз Хәмзин үзе булды. Кичәне каләмдәше Камил Кәримов алып барса да, күпчелеген үзе сөйләде, үзе җырлады, гармунда уйнады.

Юмор-сатира остасының бу инде беренче генә юбилей кичәсе түгел. Камил Кәримов Алмаз Хәмзинның хезмәт кенәгәсендә эш урыннары күп булуын, әле бу кичә тагын-тагын кабатланасын билгеләп үтте. Ул киләчәктә Филармониядә дә көтелә.

Рабит Батулла юбилярны котларга чыккач, "Алмаз Хәмзинның исеме дөрес түгел, ул чынлыкта "Алмаз-Холдинг", – диде. – Юкса, гади генә Алмаз шушының кадәр халык җыя алыр идемени? Татар эстрадасында Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк. Салаватны исәпкә алмаганда", – диде.

Юбилярны каләмдәшләре исеменнән Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт котлады һәм үзе иҗат иткән музыкаль сәламен дә җиткерде.

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллинга сүз бирелгәч, ул: "Кулымда чәчәгем дә, бүләгем дә юк. Шуңа сәхнәгә менәргә оялам", – дип, залдан гына сөйләргә булды. Әмма әйтәсе сүзен бер җөмләгә сыйдырды: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз". "Алмазны без моңа кадәр, артист, композитор, юмор-сатира остасы дип кенә белә идек. Соңгы арада проза өлкәсенә дә килеп керде. Инде мин хәзер минем ипиемә үрелмәсә – тәнкыйть өлкәсенә бәреп кермәсә ярый дип торам. Алмаздан теләсә нәрсә көтәргә мөмкин", – диде ул аннары дәвам итеп.

Бөтендөнья татар конгрессы котлавын шагыйрә Шәмсия Җиһангирова ирештерде.

Юбилярга карата хөрмәт хисләрен шулай ук танылган язучы Вахит Имамов җиткерде, җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Фәрит Мирзанур һәм Алмаз Хәмзиннең кызы Алия Хәмзина үзләренең музыкаль сәламнәрен юлладылар.

 

 

Read 60 times
Союз писателей РТ