Чәршәмбе, 06 Декабрь 2017 11:24

Актанышта«Туган телем – әдипләр теле» дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе узды

Rate this item
(0 votes)

 

5 декабрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында «Туган телем – әдипләр теле» дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнашты. 

Мондый төр конференцияләр Актанышта ел саен оештырыла. Быелгы конференция драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гамил Авзал премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка багышланган.

Чарада Данил Салихов үзе һәм каләмдәшләре – шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, драматург Рәдиф Сәгъди, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановлар  катнашты.

Read 63 times Last modified on Чәршәмбе, 06 Декабрь 2017 14:57
Союз писателей РТ