Пәнҗешәмбе, 21 Декабрь 2017 16:59

Казахстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигърият фестивале уза

Written by 
Rate this item
(1 Vote)

 

20-22 декабрьдә Казагыстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигърият фестивале уза.

Фестивальнең максаты – узган гасырларда ук исемнәре мәңгеләшкән төрки шагыйрьләрнең иҗатын хәтердә яңарту, бүгенге төрки шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа омтылыш булдыру, иҗат өчен җирлек тудыру. Фестиваль Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Аның беренчесе  1992 елда Бурса шәһәрендә уза һәм шул көннән алып фестиваль эзлекле, 2 елга бер тапкыр узучы чарага әверелә.

Төрле елларда фестивальне Казагыстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Әзәрбайҗан, Косово, Кыргызстан кебек мәмләкәтләр кабул итә. 2015 елның  октябрендә исә төрки дөньяның 100гә якын шагыйрен Татарстан башкаласы Казан  кабул итте. Кунаклар өчен тарихи урыннарга сәяхәтләр оештырылды, Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылды.

Казахстанның Төркестан шәһәрендә узучы фестивальдә татар шагыйрьләре Рәмис Аймәт һәм Сания Әхмәтҗанова катнаша.

 (Фотода –  2015 елда Казанда узган фестивальнең афишасы)

Read 176 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 21 Декабрь 2017 17:05
Союз писателей РТ