Җомга, 29 Декабрь 2017 09:49

Əлмəт язучылар бүлегендә Яңа ел бәйрәме

Rate this item
(0 votes)

Яңа елларны каршылап

 

Иҗат кешесе тормышның һəр мизгеленнəн тəм, ямь табып яшəргə тырыша. Сөйлəшү, аралашу, очрашу – алар өчен иҗат чыганагы. 27 декабрьда Əлмəт язучылар бүлеге калəмдəшлəрен иске елны озатып, килəсе 2018 нче Эт елын каршыларга җыйды. Очрашу узган елга йомгак, əһəмиятле вакыйгалар, туган телебезнең язмышы хакында уйланулар, фикер алышулар белəн башланып китсə дə, күңелле шигырьлəр, дəртле җырлар, шаян сүзлəр белəн үрелеп барды. Т.Шəмсуаров, М.Әхмəтшиналар Яңа елга изге телəклəрен, гадəттəгечə, шигырь белəн əйтем бирсəлəр, аксакал язучыбыз Ə.Салах, шагыйрə М.Әхмəтшина, Н. Сабирҗановалар моңлы җырлары, дəртле биюлəре белəн калəмдəшлəренə шатлык өлəштелəр. Л.Фəрхетдинова, Р.Ахунҗановалар да читтə калмадылар. Бүлек җитəкчесе Р.Шаһиев килер елларда һəр язучыга иҗат ялкыны, җан тынычлыгы, гаилə бөтенлеге телəп үзенең махсус бүлəген əзерлəп килгəн иде.

Хөрмəтле калəмдəшлəр! Килəсе Яңа еллар барчабызга да өмет-ышанычлар, сəламəтлек, Илебезгə иминлек, гаилəбезгə тынычлык алып килсен! Йөрер юлларыбыз озын, күңеллəребез саф, калəмебез нык булсын!

 

Рəфкать Шаһиев

Read 936 times
Союз писателей РТ