Җомга, 12 Гыйнвар 2018 14:17

Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов белән әңгәмә

Rate this item
(1 Vote)

Беркайчан да акчага кызыкмадым

 

Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловның Казан университетында укыта башлавына шушы көннәрдә 50 ел тулды. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан галим белән Рәшит Минһаҗ әңгәмә корды.

 


– Хатыйп ага, бу елларда КДУ КФУга әйләнде, укыту эшчәнле­гендә шактый үзгәрешләр булды. Сез бу үзгәрешләрне ничек бәялисез?


– Гомеремнең зур өлеше Казан дәүләт университетына бәйле. Мин 1959 елда КДУга укырга кердем. 1964 елда төгәлләдем. Урта мәк­тәпне бетергәч, заводта, колхозда эшләп алдым. Элек вузга керү өчен ике ел кайдадыр эшләү кирәк иде. Башта КАИга керергә иде исәп. Мактанып әйтүем түгел: әйбәт укыдым. Безнең авыл баласы закон тың­лаучан бит. Урта мәктәп­не тә­мам­лагач, абый янына Урта Азиягә, Таҗикстанның Ленинабад төбә­генә киттем, заводта эшләдем. Әни авыргач, туган ягыма кайттым. Ул вакытта университетка керү кызык та, кат­лау­лы да булды. Бер урынга ал­ты-җиде абитуриент. Шулай булса да, бер-береңә этлек эшләү юк. Төшеп калучылар кү­бәйгән саен, укырга керү их­тима­лың арта ич. Төр­кем-­дәшләрем бик әйбәт булды. Рәдиф Гаташ, Нургали Булатов, Розалина Дәүләтбаева, Зөфәр Шәй­хет­динов кебек шәхес­ләр белән бергә укыдык. Укытучыларыбыз да бик шәп иде.  Ул вакытта Хрущев җеп­шек­леге! Шәхес булган студентлар күп иде. Хәзер  чагыштырып карыйм: бүген­ге студентлар да бик әйбәт, тик алар бер­төрлерәк. Интернет тәр­бия­лиме аларны – шәхесләр бик юк!


КДУны тәмамлагач, Мәскәүдә аспирантурада укырга тәкъдим ит­кәннәр иде. Минем эшлисем кил­де. Үзем теләп Сарман районына кит­тем. Мәктәп директоры булдым, рай­комда эшләдем. Бүген-иртәгә райком секретаре итеп куярга җые­на­лар иде. Әмма университет ныг­рак тартты. Хатип Госман белән Нил Юзиев берничә мәртәбә чакырды. Тик райкомның җибә­рәсе килми. Ул вакытта Мансур Хәсәнов – партия өл­кә комитетында фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. Ул беренче секретарьга шылтыратып сорагач, мине районнан җибәрделәр. Татар әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшкә керештем. Ме­нә шул заманнан илле ел узып та киткән.


– Совет заманында доцент, профессор булсаң, гаиләне туйдырып була иде, диләр. Хәзерге профессорлар ике-өч вузда эш­ләргә мәҗбүр...


– Мин беркайчан да акчага кызыкмадым. Йөз, ике йөз тәңкә түли­ләрме – карап тормадым. Хатын сүгә иде. Сарманда эшләгәндә фатирым, ике балам, перспективам бар иде. Казанга килгәч, Кызыл Позиция урамындагы тулай торак­ның бер бүлмәсендә җиде ел тордык. Ул вакытта күңелле иде. 105 сумга эшләп йөрим. Хатыным килүгә авырды, аннан, савыккач, программачы булып эшләде. Яшь укытучы дип, миңа бөтен эшне өяләр. 1972 елны кандидатлыкны якладым. 1991 елны гына докторлыкны яклау насыйп булды. Кандидатлык диссертациям ундүр­тенче йөз шагыйре Сәиф Сараи буенча иде. Киңәшләшкәч, докторлык диссертациясен дә Алтын Урда әдә­бияты буенча якламакчы идем. Нык­лап керештем. Ленинградка да, Бакуга да, Ташкентка да бардым. Тик бу ниятем кемгәдер ошамаган. Мине тышкы яктан шактый югары урынга да куймакчылар иде. Мине шактый якын иткән кеше югары органнарга, Алтын Урданы идеаллаштыра, хәзер шул чор буенча докторлыкны төгәлләп килә, дип шикаять язган. Шулай итеп мин 1970 нче еллар ахырында доктор булырга җы­енган кеше 1991 елга кичектерелдем. Әмма моның да файдасы тиде. Мин докторлыкка биш монография белән килдем. “Татарская литература и Восточная классика” дигән монографиям 1995 елны, әдәбият­чылардан беренче булып, фән һәм техника өлкәсендә респуб­ликаның дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.


– Хәзерге татар әдәбиятында яңа исемнәр, әдәбиятта вакыйга булырлык әсәрләр бармы?


– Соңгы дәвер әдәбияты белән махсус шөгыльләнмәгәч, җыеп кына әйтүе кыен. Шулай да кызыксынып барам. Шөкер, әдәбиятыбыз хәзер дә әйбәт бара. Төрле жанрларда әсәрләр туа. Аерым алганда, Туфан Миңнуллин әсәрләрен әле без бәяләп бетерә алмыйбыз. Шулай да хәзер мин прозада нәтиҗәле генә эшләп килүче Марат Әмир­ха­новка игътибар җитми дип исәп­лим. Ул иллесе тулгач кына әдәби иҗатка тотынды. Милли күтәре­лешкә җавап йөзеннән җитди, саллы әсәрләр язды ул. Әйтик, “Тояк эзе”, “Дөя муены”, “Гөлнәзирә”, “Мө­кәррәмә”, “Тәкъдир”, “И кылган минем догам” һәм башкалар. Шушы кеше 75нең югары ягына чыккач, тарихи әсәрләр яза башлады. Ун елда биш тарихи роман язып бастырды. XIV-XV-XVI гасырларга караучы вакыйгалар яктыртыла аларда. Тарихи теманы эшкәртүдә хәзер ул үрнәк булып тора. Озакламый аңа 85 тулачак. Шигърия­те­бездә Ркаил Зәй­дул­ла, Газинур Моратны атап китү кирәк. Өлкәнрәк­ләргә тукталмыйм. Драматургларыбыз да бар. Дөрес, совет чорында әдәби процесс ти­рәнтен анализлап барыла иде. Хә­зерге әдәбият тәнкыйтьтән, фәнни тикшеренү­ләрдән читтәрәк калып килә. Яхшымы, яманмы икәнен хә­зерге укучыларга җиткерергә ки­рәк. Тик мавыктыргыч, популяр тел­дә язылган ре­цензияләр, тәнкыйть мәка­лә­ләре юк дәрәҗәсендә диярлек аз. Моның объектив сәбәпләре дә бар. 1990 елларда Казанда биш әдәбият кафедрасы булса, анда иллеләп укытучы эшләсә, хәзер бер җирдә – КФУда бер әдәбият кафедрасы калды. Анысында да тулы ставкага эшләүче 7-8 кеше генә бар. Калганнары 0,1-0,5, ставкага эшли. Янә килеп, элек профессорларга 650-700 сәгать нагрузка-дәрес бирү таләп ителә иде. Хәзер профессорга да, ассистентка да 900 сәгать.  Дәрес­ләрдән тыш, фән белән шө­гы­ль­лә­нергә вакыт бик аз кала. Шулай итеп фән икенче, өченче планга күчә. КФУ­да гына түгел, бәл­кем бө­тен Россиядә шушындый хәлдер.


– Узган ел республикабызда татар телен укытуда шактый зур үзгәрешләр булды. Бу үзгәреш­ләрне ничек бәялисез?


– Туксанынчы елларда татар әдәбияты тарихы, теориясе дә Татарстан балаларына бик төпле, фәнни итеп укытыла башлаган иде. Соңгы вакытта эшләнгән стандартларны аңлап бетерә алмыйм. Янә­се, бөтенесен дә бераз бирергә. Имеш, укучыларны кызыксындырырга ки­рәк. Ләкин укыту процессы кызыксындыру белән бергә мәҗбү­риятне дә таләп итә. Әгәр мәҗбүри куй­ма­саң, бала математиканы да, биологияне дә укымый, өйрәнми. Дөрес, гафләт йокысына баттык бугай дип, күңелем шомланып йөри иде. Менә “кара октябрь” килеп чыкты. Телгә мөнәсәбәттә генә түгел, халыкның үзен дә тү­бәнсетү, рәнҗетү булды бу басым ясаулар. Әйтик, Татарстан прокуратурасы Татар Иҗтимагый үзә­генә, эш документларын татар телендә генә алып бара, ике телдә булырга тиеш, дип кисәтү ясады. Шул ук вакытта күпме оешма, министрлык, җәмгыятьләр документларын урыс телендә генә алып бара. Нигә аларга кисәтү ясалмый? Ике төрле стандарт түгелмени бу? Болай бара алмый. Мәктәпләргә прокуратура тикшерүләре кертү урыс булмаган халыкларга карата зур хилафлык булды. Мондый киеренке вәз­гыять белән озак яшәп булмый. Хәер, безнең халык моннан каты­рак­­ларын да күргән.  Ил җитәкче­леге моны аңламый калмас дип уйлыйм. Телебез икенче сортлы булып калды. Урыс теленә болай да сәгатьләр күп бирелә иде. Хәзер, әйтүләренә караганда, кайбер сыйныфларда атнасына 10-12шәр сәгать урыс теле укытыла икән. Соң, җәмәгать, урыс теле укытып кына бик ерак китеп булмый бит. Инде кайбер укытучылар, хә­зер урыс теленә тискәре мө­нә­сәбәт туа, дип зарлана башлады. Бу сә­гать­ләрнең бер өлешен математика, география яки башка фән­нәргә дә биреп булмыймыни?!


– 20-30 ел алга карап илдәге сәяси вәзгыятьне фаразлый ала­сызмы?


– Мин сәясәтче түгел. Пәй­гам­бәрлеккә дә дәгъва кылмыйм. Илдәге, Татарстандагы хәл­ләр үзе­безгә генә бәйле түгел. Дөнья яссылыгында да карарга кирәк. Кайвакыт көтелмәгән хәлләр бик тирән борылышлар китереп чыгара. Бу сорауга җавап бирергә авырыксынам. Иман, ышаныч дигән нәрсә бар. Шул сәбәпле тормыштагы ямьсез күренешләр кими барыр дип өмет итәм. Гадәттә туган телгә, мә­дә­нияткә әллә ни игътибар итми­ләр, икътисадны алга куялар иде. Әнә Шотландиядә, Ка­тало­ния­дә халык кузгалды бит. Димәк, башка закончалыклар да ачыла. Бәлкем гло­бальләштерүгә каршы хәрә­кәтләр шушылай башлана торгандыр. Шу­ңа күрә мин өметсезлеккә төшмим. Әмма ура-патриотизмга бирелеп, бөтенесен дә шомартырга да ярамый торгандыр.


– Узган ел Октябрь ин­кый­лабының йөз еллыгы белән ис­тәлекле булды. Сез­неңчә аның халыкка файдасы күбрәк булдымы, зыянымы?


– Мин аны зур вакыйга дип кабул итәм. Имеш, аны бер төркем большевиклар оештырган. Алай түгел. Чуан сытылырга тормаса, алар гына ерни эшли алмас иде. Бу – мантыйкый күренеш. Халыклар төрмәсе булган Россия самодержавиесе җимерелеп, урыс булмаган халыклар үз дәү­ләт­че­лек­ләрен булдыруга – союздаш, автономияле республика алуга иреште. Безнең татар да бармак башы ка­дәр генә җирдә булса да, республикасын булдырды. Билгеле, Сталин явыз­лык­ларын аклап булмый. Ни әйтсәң дә, совет чоры – безнең тарихыбыз. Әгәр сыйнфый тигезсезлек, гаделсезлек көчәя икән, андый революция тагын булырга мөмкин.


– Элегрәк, иртәнге сәгать өчтән, дүрттән торып эшлим, дип сөйләгәнегезне хәтерлим. Хәзер үзгәрмәдеме?


– Иртә торсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә, дип әйтә безнең халык. Мин, чынлап та, иртә – кичке сәгать сигезләрдә, тугызларда ятам. Хәзер менә икедә, икенче яртыларда тора башладым. Шуңа күрә яз­ган­нарымның күбесе (ях­шы­мы-яман­мы) иртәнге өч белән җиде арасында дөньяга килгән. Ме­нә бүген ике туларга егерме минутта торган идем инде. Торгач чәйме, кофемы эчеп алам да физик күнегүләр ясыйм. Бу вакытта беркем комачауламый. Башка төрле фикерләр килә. Иртән ике бит кенә язсам да, ул көн­не мин тыныч йө­рим. Университетта хәзер дәрес­лә­рем шактый аз калды. Кафедрада өл­кәннәрдән Фоат Галимуллин бе­лән икәү генә калдык без. Әле ул мин­нән ике яшькә кечерәк. Миңа, Алла боерса, 2019 елда 80 яшь тулачак.
Артист булып уйнап бер-ике ел йө­рергә мөмкин. Әмма күңелеңә оша­маса, озак йөри алмыйсың, диләр. Шуның кебек студентлар бе­лән аралашудан, сабак, тәҗрибә бирүдән күңелемә канәгатьләнү алам. Илле ел эшләү дәверендә, мин аларга һәрчак шәхес итеп карарга тырыштым. Кайчагында яшьләр үзләре дә мине тәнкыйтьли. Мин моңа ачуланмыйм, гомумән, ке­шеләргә ачу сакламыйм. Әле хатыным, аягын сындыргач, инде бер­ничә ел хасталанып йөри. Кызым инде – өч дистә елга якын инвалид. Заманында атак­лы гимнаст иде. Проблемалар шактый күп.  Тик мин аларны кешеләргә сөйләмәскә тырышам. Аннан соң беркемнең дә күңеле буш түгел диләрме әле? Мин мәзәк кушып сөйләргә яратам. Чөнки ул эчтәге киеренкелекне ки­метә, йомшарта.


– Иске дуслар дип әйтерлек кешеләр биш-алтыга җыеламы?


– Кешеләр белән дошманлашканым юк диярлек. Әмма мин бик якын дус та түгел. Гадәттә, күмәк кичәләрдә бераз утырам да, күңел­сез була башлый да, аннан китеп барам. Бераз индивидуалист та бугай мин. Дуслар бар, әмма беркемне дә диярлек әллә ни якын җи­бәрмим. Дөрес, Рәдиф Гаташ белән без бик күптәнге дуслар. Аның белән сер­ләребез килешә. Көнендә ике-өч мәр­тәбә аның бе­лән сөй­ләш­мичә калмыйм. Әдә­бият, тел, милләт, сән­гать, га­зета-жур­нал­лар турында сөй­лә­шүдән без ничектер кызык-ямь табабыз.


– Быел нинди газета-журнал­ларга язылдыгыз?


– Мин газеталарны элек-электән укып барам. Әйтик, студент чактан ук “Правда”, “Литературная га­зе­та”ны укып бара идем. “Казан утлары” журналын, “Ватаным Татарст­ан” газетасын элек тә укый идем. Төгәл генә әйткәндә, газетагызны 1964 елдан бирле яздырам. “Без­нең мирас” журналын, “Мә­дәни җомга”, “Звезда Поволжья” газеталарын даими алдырып киләм. Гомумән, газеталарны укып барырга тырышам. Радио-теле­виде­ние­дән яңа­лык­ларны тыңла­мыйча кал­­мыйм. Оп­по­зициядәге газеталарны да караштырам. Дөрес, “Новая газета” соңгы вакытта бераз йомшарды. А.Проха­нов­ның “Завтра” дигән газетасы бар. Ул – империячел газета, әмма анда аналитик язмалар шактый басыла. “Акчарлак”, “Безнең гә­җит”, “Ирек мәйданы” кебек газеталарны да кайчагында карыйм. Чөн­ки алар татарча чыга. Кызыклы гына мәгъ­лүматлар очрый. Кай­бер­лә­ренең ти­ражлары да шактый зур. “Ватаным Татарстан” рәсми, ул рәсми­лек­не сакларга да тиеш.


– Март аенда булачак сайлауга барырга уйлыйсызмы?


– Нишләп бармаска, барам. Минем бер сайлауны да калдырганым юк. Әмма кемгә тавыш бирәчәгемне әйтмим. Бу – һәркемнең шәхси эше. Башта бер төрле уйлап, фикер үз­гәрергә дә мөмкин. Хәтта тавыш бирү кабинасына кергәч тә, башка бүтән фикер килүе ихтимал.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 3, 12.01.2018/)

 

Read 531 times
Союз писателей РТ