Дүшәмбе, 15 Гыйнвар 2018 15:47

Язучыларның гомуми җыелышы хакында тагын бер фикер

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Кемгә таянырга?

Ел азагында һәрбер өлкәдә нәтиҗә ясала. Язучылар да уңышларын санады, хисап тотты. Әмма олпатлар башта ук санау вакыты түгел, телебезгә һөҗүм барган заманда безгә нишләргә дигән сорауга җавап табарга кирәк, дип кисәтте. Хакимияткә, Бөтендөнья татар конгрессына, Милли шурага ышанычы калмаган каләм әһелләре нинди карарга килде?

Язучының абруе югалмады

Ел нәтиҗәләре чыгарылырга тиешле гади җыелыш корылтайга әйләнде. Бу фикерне җыелышны алып баручы халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтте. Дөрес, баштарак чарага бәйрәм төсмере бирергә тырыштылар. Бәйгеләргә нәтиҗәләр ясалды, мактау кәгазьләре, премияләр тапшырылды. Шулай итеп, Мәдинә Маликовага – Гаяз Исхакый, Госман Гомәргә – Фатих Хөсни, Лирон Хәмидуллинга – Җамал Вәлиди, Рәдиф Сәгъдигә Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр бирелде. Тантаналы өлеш алдыннан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, бүген язучыларның роле югары, дип ышандырырга тырышты:

– Бу – республикада иң мөһим вакыйгаларның берсе, дип уйлыйм. Чөнки безнең сораулар бар. Алга таба ничек яшәргә, нәрсә язарга һәм язганнарыбызны кемгә юлларга? Язучыларның ролен бер генә җәмгыятьтә дә түбән төшермәгәннәр. Без моны бик яхшы аңлыйбыз. Мәдәният министрлыгының Берлек белән уртак эшләре шактый. Ел саен уртак чаралар планлаштырыла. Без һәр үтенечкә, тәкъдимнәргә колак салабыз. Авторлар, юбилейларын билгеләп үтүчеләр матди ярдәм дә алдылар. Акча турында сөйләсәк, министрлык бюджетыннан Язучылар берлегенә 16 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Бу –  шифаханәгә юлламалар, юбилей кичәләре һәм юбилярларга премия һәм башкалар. Ялгыз калган иҗат әһелләрен соңгы юлга озатуны да министрлык үз өстенә ала. Төрле жанрдагы 20 әдәби әсәр өчен  исә 2 миллион сум акча түләнде. Тәрҗемә эшләренә 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Мондый саннардан соң әдәбият галимнәренең прозага, шигърияткә һәм башка тармакларга анализы күпләрнең ачуын чыгарды. Фәүзия Бәйрәмова һәм башкалар хәтта торып чыгып та киттеләр. Соңрак ул, безнең язучылар дөньядан 40-50 елга артта калган икән, мондый колхоз-совхоз җыелышлары беркая да үткәрелми инде, дип белдерде. Дөрес, әлеге анализлардан без ел ачышы булган әсәрләрне белдек. Болар – Вахит Имамовның – “Карабәк”, Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романнары.

Санау вакыты түгел

Тел мәсьәләсе һәм милләт язмышы күтәрелгән икенче өлеш башланганда зал яртылаш бушап калган иде инде. Аның каравы, монда чын язучылар калды, диде фикер алышучылар. Рабит Батулла чара башланганчы ук:

– Тел мәсьәләсе безне һәрвакыт борчыды, быел исә ул бигрәк тә куркыныч төсмер алды. Ачыктан-ачык Конституция бозылды. Менә бу аларча демократия дип атала инде. Путин Собчак соравына җавап итеп, мин бит алар файдасына эшлим, диде. Имеш татарлар, русча укыса, югары уку йортларына кергәндә тигез хокуктан файдалана ала. Әйтерсең без университетта укымаган! Бу  –сафсата дип атала. Ягъни үзен-үзе аклау. Ничек инде мең еллык әдәбияты булган халык телсез калырга мөмкин?!

Батулла, әдәбиятта җигелеп эшләгән Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмованы игътибарсыз калдыруга да күз йомарга ярамый, диде. Бу ике олпат әле дә Тукай премиясе ала алмый. Димәк, язучыларга бу мәсьәләдә дә берләшер вакыт җиткән.

Фәүзия Бәйрәмова исә милләтнең башы түмәргә куелган, ә без көне буе шул башка кидерелгән түбәтәйнең ука-чукларын санап утырдык, дип шаккатты:

– Милләт өчен шундый шомлы вакыт, мин киңәшергә дип килдем. Шуңа күрә ул хисапны аптыраганнан гына тыңларга мәҗбүр булдым. Икенчедән, үз хисабым бар, әдәбиятны күзәтеп барам, бөтен жанр буенча күзаллавым бар. Язучы буларак, үземә ел уңышлы булды дип уйлыйм. Чөнки быел “Һиҗрәт” китабын язып бетереп, бастырып та чыгара алдым. Мин аны ун ел өйрәндем, бер ел яздым. Халыкка тәкъдим итеп Төркиядә, Себердә, Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә зур очрашулар үткәрдем. Әмма бу ел язучылар өчен уңышлы булды дип әйтмәс идем, без бик зур югалтулар алдында торабыз. Безнең буынга татарча укый-яза белә торган укучы җитә әле. Ләкин мәктәпләрдә татар теле ике сәгатькә кала икән, балаларны дөрес язарга өйрәтеп, мең еллык татар әдәбиятын биреп булмаячак. Ике буыннан без татарча укый белә торган татарларны югалтабыз дигән сүз. Безнең бу китапларны укучы булмаячак. Ә инде 120 елдан соң килә торган буын телсез калуларында беренче чиратта безне гаепләячәк. Фәүзия Бәйрәмова, Разил Вәлиевләр буыны безне телсез калдырып китте, телебез өчен көрәшмәде, диячәк.  Шуңа күрә безгә җитди киңәшергә һәм халык белән эшләргә тотынырга кирәк. Халкыбыз нык тора, телне бирми, балаларны татарча укытырга тели һәм татар мәктәпләре ачтыра алабыз икән, аякта кала алабыз. Боларны эшли алмыйбыз икән, юкка чыгабыз. Балаларның җитмеш проценты татар телен сайлаган дип куаныштык, киләсе елда шулай булыр дип кем ышандырып әйтә ала? Әгәр халык белән эшләмәсәк, киләсе елда ул – 50, аннары 20 процентка калырга мөмкин. Без – язучылар монда утырырга түгел, көне-төне халык белән эшләргә тиеш.

Рус телле язучылар да тел мәсьәләсендә борчыла. Салават Юзеев бу мәсьәлә язучыларны нык киеренкелектә тота дигән фикердә:

– Быел бөтен язучы да тел мәсьәләсе турында гына уйланды, шуны гына кайгыртты. Бу – җанны авырттыра, киеренке хәлдә тота торган мәсьәлә. Безгә бүген фәкать шушы мәсьәләне күтәрергә, чыгу юлларын эзләргә кирәк.

Язучылар кайнады ул көнне. Вахит Имамов та хисләрен тыя алмады:

– Җанында аз гына татар рухы булган  кеше татар теле өчен кайгыра. Икенче борчыган мәсьәлә: безне республика итеп калдыралармы, юкмы? Путинның, тимим, дигән сүзенә ышанырга ярамый. Беренче чиратта татар мәктәпләре, татар халкы өчен кайгырам. Чөнки, әгәр дә без сигез ел эчендә, ике халык саны алу арасында ике миллион халыкны югалтканбыз, алар урыслашып беткән икән, безгә моны ничек тә туктатырга кирәк. Җитәкчеләрнең моңа көче җитмәсә, аларны алмаштырырга кирәк. Президент ул – гади җитәкче генә түгел, ул беренче чиратта милләт башлыгы. Язучылар турында... Каләм әһеле милләтен кайгыртмаса, Шиһап Мәрҗани, Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усмановлар кебек  милләте өчен янмаса, димәк, Язучылар берлеге үлгән була.  Аларның болай да яртысыннан артыгы йокыда. Челтерәп чишмә ага, гөлләр уяна дип язу туйдырды бит инде. Аны йөз тапкыр, мең тапкыр кабатла, чәчәгең милләткә әйләнә алмый. Милләтне уятырга кирәк. Язучы шуның өчен шундый зур исемне йөртә. Язучы ул һәрвакыт хөкүмәткә оппозициядә тора. Чинушалар язучылар янында йөрмәсен! Алар тирәсендә йөри икән, милләте турында уйласын.

Югалтулар, кызганыч, шактый. Вахит Имамов аларның берничәсен генә атады. Әйтик, Гаяз Исхакыйның Яуширмәдәге музеен төзекләндерүнең бик ансат юлы табылган. Дөресрәге, төзекләндереп мәшәкатьләнеп тормаганнар, ә Чистайга күчерергә булганнар. Бу – Гаяз Исхакыйны биргән авылны юк итү, аны оныту дигән сүз инде. Бездә шәхесләр чыккан авыл мәктәпләренә аларның исемен бирү гадәте бар. Бүген әнә шундый мәктәпләр ябылу алдында. Бу мәктәпләрне барларга һәм “ачык хат”лар язарга сүз куешты язучылар.

Хәлең ничек, милли матбугат?

Үзебездән башларга кирәк. Һәрбер чыгыш әнә шул фикерне алга сөрде. Рәфкат Кәрами өенә газета-журнал алдырмаган язучы нинди язучы инде ул дип, һәрбер язучыны милли матбугатка язылырга өндәде. Без һәрберебез дистәгә якын матбугатка языла, һич югы дусларыбыз, туганнарыбызны язылырга өнди алабыз, диде ул.

Илфак Ибраһимов, биредә утыручылар арасында шактые “Казан утлары”н укымый, дисә, Ләбиб Лерон Язучылар берлегеннән бушка журнал алдыручыларны, үзегез дә селкенегез, дип уятырга тырышты:

 – Бүген матбугат бик авыр хәлдә. Өч-дүрт елдан күбесе ябылырга мөмкин, чөнки электрон матбугатка күчү шаукымы бара. Үзебез матбугатка язылмыйбыз икән, без ничек авыз тутырып кемнедер сүгә алабыз? Сезне журналларга Язучылар берлеге яздыра. Нигә үзебезне яздыргач, без туганнарыбызны, кардәшләребезне яздырмыйбыз?

Яшь буын да бу уңайдан борчыла. Әле җыенга кадәр үк  шагыйрә Йолдыз Миңнуллина матбугат турында мондый фикер белдергән иде:

– Әйе, матбугатсыз да яшәп була, алар язганны теләсә каян укып була. Бушка, билгеле. Әйе, бәлки, сыйфат та, эчтәлек тә, зәвык та аксыйдыр. Тик каян килеп, кемнең ышанычлы иңен, кемгә кирәклеген тоеп, эчтәлеклерәк, кызыклырак, заманчарак булсын соң алар? Укымавыбыз белән аларның укымас хәлгә килүенә без үзебез гаепле түгелме? Без – татар теле, татар әдәбияты, татар матбугаты бетә дип лаф оручылар – аларны яшәтер өчен нәрсә эшлибез? Унышар ел кулына газета-журнал тотып карамаучылар, үз китабыннан кала, китап кибетендә башка укырлык нәрсә тапмаучылар – без – нәрсә эшлибез?
Марат абыйның (Марат Кәбиров) “Китаб”ындагы Даутов кебек (әйе, бу китапны да укымагыз, анда сез бүгенге вәзгыятьне танудан кала берни таба алмассыз) бетүне тизләтүчеләр генә түгелме без? Вәзгыять моңа әзер булмаса, нәрсә эшли алыр иде алар? Һәм без хәзер – аларны, матбугатны, конгрессны, бер-беребезне гаепләп – шулай ук берни эшли алмаячакбыз. Бары бер-беребезгә йөз белән борылып, бер-беребезгә кулдан килгәнчә терәк булып кына, нәрсәдер үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, декабрь беткәнче, татар матбугатына язылып. Курыкмагыз, без язылганнан гына череп баемас алар: бары баш мөхәррирләре җыелышларда баш иеп утырмас, журналистлары 15 мең урынына 17 мең алыр – шул гына. Ләкин алар, без әле кемгәдер кирәк, дип эшли алыр.

Безнең көч – бердәмлектә

Проблемалар шактый. Чаллы язучылары оешмасының, мәсәлән, бүген җыелып киңәшләшер өчен хәтта бүлмәсе дә юк. Ак каладагы оешма җитәкчесе Факил Сафин безне һәр яктан күрмәмешкә салышалар ди:

– Безнең өчен дәрәҗәле исем алу да катлаулы проблемага әйләнә. Чаллыда 40 елдан артык зур язучылар эшли. Аларның берсенә генә дә Тукай премиясе бирелмәгән, халык язучысы исеме дә юк.

Факил Сафинның җан авазын бу юлы ишеттеләрме? Уңай җавап бирәсе килә дә бит... Ләкин ниндидер ярдәм күрсәтә алырлык түрәләр мондый җыелышларга йөрмиләр шул. Бирегә дә шактый соңга калып мәдәният министры урынбасары килде һәм әдәби бүләкләрне тапшыргач, юкка да чыкты. Мондый шартларда үзебезгә көрәшүдән туктамаска, ди язучылар. Шуңа күрә алар әсәрләрендә милли үзаңны үстерү мотивларын көчәйтергә сүз куешты. Мәктәпләрдә укытучылар, әти-әниләр һәм балалар белән эшләргә кирәклеген дә ассызыкладылар. Хәтта эшләү алымнары белән уртаклашучылар да булды. Җыеннарны арттыру, Язучылар берлеген милли үзәккә әйләндерү фикерләре дә хуплап каршы алынды. Кайчандыр күтәрелгән һәм онытылган мәсьәлә – Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куюны яңадан күтәрергә булдылар. Ә иң төп көч – бердәмлектә. Шуңа күрә төрки кардәшләр берлекләре белән багланышларны көчәйтергә кирәклеге дә кабат-кабат ассызыкланды.

P.S. Бүген тел мәсьәләсендә конкрет эшләр белән чыккан һәм милли-мәдәни үзәкнең зур залында җыелышып фикер алышкан бердәнбер берлек – ул язучыларныкы булды. Әлегә рәссамнар да, композиторлар да, журналистлар   да дәшми. Акыл давылы оештырган Данил Салиховка ихтирам тагын да артты.

(Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан)

 

 

 

 

Read 81 times Last modified on Сишәмбе, 16 Гыйнвар 2018 14:22
Союз писателей РТ