Чәршәмбе, 17 Гыйнвар 2018 13:37

Аяз Гыйләҗев каберен зиярат кылу

Rate this item
(0 votes)

Бүген татар язучылары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр әһелләре, туганнары  Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗев каберен зиярат кылдылар.

Исән булса Аяз Гыйләҗевкә бүген 90 яшь тулыр иде...

 (Ләбиб Лерон фотолары)

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районыныңЮгары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

Казанның Яңа бистә татар зияратында җирләнгән.

Read 304 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Гыйнвар 2018 13:45
Союз писателей РТ