Чәршәмбе, 17 Гыйнвар 2018 14:26

АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВНЕҢ ГУЛАГТАГЫ ИПТӘШЕ АРПАД ГАЛГОЦИНЫҢ ДУСТЫ РУХЫНА АТАП ЯЗЫЛГАН ХИКӘЯСЕ

Rate this item
(0 votes)

БЕЗ, ӨНСЕЗ КАЛЫП, ТАТАР ӘМЕРЕНӘ БУЙСЫНДЫК».

 

 Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГта күргәннәрен тасвирлаган «Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә венгр егете Арпад Галгоци да сурәтләнә. Ике тоткынның танышлыгы нибары 3,5 ай гына дәвам итсә дә, алар дуслашып өлгергән була. Азат ителеп, туган ягына кайткач, Аяз абый дустын еш искә ала, әмма аларга яңадан күрешү язмый. Язучының вафатыннан соң, еллар узгач, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова Арпад Галгоцины Венгриядә эзләп таба... Язучының хатыны Нәкыя апа, балалары белән аралашу тәэсирендә Арпад Галгоци кадерле дусты Аяз рухына багышлап, бүләк әзерли - хикәя яза.

«Интертат» электрон газетасы бу хикәяне укучыларга беренче булып җиткерә. 

 

Хикәягә кереш сүзне әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән шәхес Миләүшә Хәбетдинова язды.

Арпад Галгоци 1990 елларда ГУЛАГ турында өч китап чыгарган шәхес. Беренче ике китабында ул лагерьдә булган венгр кешеләре образларын тудырган һәм, аларның биографияләрен өйрәнеп, аларның лагерьдән соңгы язмышы турында язган. Өченче китабы исә үзенә багышланган: ул үзе хакында, гимназиядә укыган дәвереннән бирле, бүгенге көнгә кадәр язган.

«Карале, Аяз нинди акыллы булган!» диде

Аяз абыйның «Йәгез, без дога!» әсәренең венгр теленә тәрҗемәсен укыгач, Арпад Галгоци миңа: «Беләсеңме, Миләүшә, Аяз миңа кызыклы идея бирде бит. Мин дүртенче китабымны яза башлыйм, ул лагерь турында булачак. Карале, Аяз нинди акыллы булган ул татар кешесе күзлеге аша төрле милләт кешеләрен күрсәткән! Монда немецлар да, бандерачылар да, поляклар да, без – венгрлар да бар. Мин дә бит лагерьдә төрле милләт вәкилләрен күрдем. Шуңа күрә, гадел булсын өчен, минем дүртенче китабымда төрле милләт вәкилләренең тоткын булуларын тасвирлыйсым килә. Башка китапларымнан бер аермасы булачак: аларның киләчәктә кем булганнарын мин күзәтеп бара алмыйм. Мин аларны элек ничек булганнар, шулай күрәм», - диде.

«Мин лагерьдә куркак татарлар күрмәдем!»

Аяз абый әсәренең тәрҗемәсен тәкъдим итү вакытында әдәбият галиме Әлфәт абый Закирҗанов Арпад Галгоцига: «Без татарлар куркак дип фикер йөртәбез, ә дөньяда безнең турыда нинди фикер?» – дип, сорау бирде. Галгоци бу мәлдә бик үзгәрде һәм әйтте: «Мин лагерьдә куркак татарлар күрмәдем. Өч татарны беләм, берсе – Аяз абый, икенчесе – Кырым татары, өченчесе – эмигрант татар кешесе иде. Алар барысы да бик белемле, үз сүзләрендә тора торган, бик тырыш һәм күп һөнәрләр белә торган кешеләр иде.

Арпад Галгоци татарларга багышлап өч хикәя язачагын әйтте. Без аннан ул хикәяләрен безгә җибәрүен сорадык, әмма ул: «Юк, минем принцип – ֪китап басылып чыкмыйча, мин аннан өлешләп материал бирмим», диде. Мин ике ел Арпад Галгоцины үгетләдем!

Арпад Галгоци Аяз абыйга багышланган хатирәләрендә Аяз абыйны Хан Батый дигән, лагерьдә аны Алексей дип йөрткәннәр.

Хикәясен язып бетергәч, Арпад Галгоци аны Венгриядәге татар җәмгыяте вәкиле Рита Хәсәновага биргән. Ул аны Аяз абыйның туган көненә өлгерткән. Моны очраклы гына белеп алгач, мин: «Зинһар, тизрәк безгә тәрҗемә итеп җибәрегез, без аны Аяз абыйның рухына багышлап яңгыратырбыз!», дип үтендем. Шулай итеп, бу хикәя минем кулыма килеп килде. «Ни шагу!» дигән исем белән рус теленә әдәби тәрҗемәне Наил Ишмөхәммәтов ясады, ә татар вариантын Аяз абый рухындагы язучы Ркаил Зәйдулла эшләде.

Лагерьгә инде үзгәреш җилләре кергән чор тасвирлана

Бу хикәягә кергән материалга мин Аяз абыйның көндәлегендә тап булган идем. Арпад Галгоци әсәренең аермасы нәрсәдә дисәгез, Аяз абый совет тоткыны һәм Рәсәй вәкиле, ә Арпад Галгоци – чит илдән килгән тоткын, һәм алар лагерьгә төрлечә карыйлар. Бу хикәядә чагыла. Арпад Галгоци Аяз абый белән танышкан чорда Сталин лагерьләренә «Красный крест» кергән булган, шуңа күрә чит илдән килгән тоткыннарга баракларда аерым бүлмәләр бирәләр, аерым шартлар тудыралар. Ягъни совет лагере – ул концлагерь түгел, анда тоткыннарга шартлар тудырылган дип күрсәтәләр.

Мәсәлән, шул ук Арпад Галгоци китапханәгә көн саен бара алган, Аяз абыйга исә айга бер китап кына бирелгән. Бөтен китапларны аңа Арпад китергән.

Аяз абыйның көндәлегендә һәм хатларында урын алган бер ситуацияне Арпад Галгоци да үз хикәясендә тасвирлый: салкын көнне тоткыннар, лагерьгә кермичә, конвойга каршылык күрсәткәннәр. Ни өчен? Чөнки лагерьгә инде үзгәреш җилләре кергән, Сталин лагерьләре соңгы көннәрен яши, ул лагерьләр инде Солженицын, Шаламов тасвирлаган кебек түгел. Лагерьләр икътисади яктан да куәтләнгән була, шуңа да тоткыннар, энтузиазм белән эшләр өчен, лагерьдә кибетләр, лареклар ача һәм алар кулына азрак акча да керә башлый. Ләкин совет тоткыннарына, ягъни Россия гражданнарына, акча бик күп эләкмәгән, чит илдән килгән тоткыннарның хезмәт хакы күбрәк булган. Мәсәлән, Арпад Галгоциның үзенең «шабашкасы» булган: ул рәсемнәр төшерә, шуңа кулында акча була. Акчаны ул бригадирларга бирә, алар исә кибеткә барып товар ала торган була. Бу хикәяне укыганда моны тасвирлаган мизгелләр очрый: кибет, азык-төлек сата торган ларек, колбаса, май тәме.

Арпад Галгоци үз әсәрендә психологик яктан интрига тудыра: тоткыннарның басуын, конвойга буйсынмавын, атылудан курыкмавын тасвирлый. Ни өчен алар үзләрен азат итеп хис итә соң? Чөнки яз җитә һәм аларны тетрәндергән хәбәр килеп ирешә – Берияне аталар. Уйлап карагыз әле: алар интеккәннәр, Сталин үлеп киткән, Берияне атканнар! Тоткыннарда «Монда халык дошманы кем соң хәзер?» дигән фикер туа. «Безне азат итәләр!» – дигән ышану туа! Алар лагерьдә тоткыннарны барлый башлаганнарын, фотографиягә төшергәннәрен, төркемләп-төркемләп туган җирләренә җибүрүне күрә.

Әйе, «красный крест» аркасында, беренче чиратта чит ил тоткыннарын кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, Хрущёв үзенең демократик юлга басуын күрсәтә. Һәм шушы материал Арпад Галгоци хикәясенә кергән.

Аяз абый үз хәтирәләрендә коточкыч салкын көн турында яза, «Ачы җилдән без шундый туңдык һәм безнең конвой хастаханәгә эләкте: аларны алып киттеләр, шунда мин үзем дә курыктым безне нәрсә эшләтерләр, безне лагерьдә калдырыр өчен бу сәбәп булмасмы?» ди. Ә Арпад Галгоци «15-16 градус, ләкин ачы җил» дип яза. Мин бу мизгелләрне чагыштырдым. Монда шуны исәпкә алу кирәк: Аяз абый хәтирәләрен язганда утыз гына ел узган була, ә Арпад Галгоци хәзер, 90 яшьлек күзлегеннән артка карап яза. Арпад Галгоци моны бик төгәл итеп күрсәтә, мин хәтта шаккаттым: илле ел үткән бит инде бу хәлләргә, ә аның хәтере ничек нык!

Әсәр аша без азатлык хәрәкәтенең ничек туганын күрәбез

Бу хикәянең әһәмияте нәрсәдә? Без азатлык хәрәкәтнең ничек туганын күрәбез. Буйсынмау җиле исә – поляк, татар каршылык күрсәтә һәм без бүген моның сәбәбен дә аңлыйбыз, чөнки без инде бик күп тарихи чыганаклар, интервьюлар укыдык. Совет системасын Европада тәнкыйтьләгән милләтләр кем? Поляклар, венгрлар.

Аяз абый да үзенең дусты Арпадка эндәшә: «Без туристлар кебек банкетка ашыгабыз мени чаба-чаба ашыгабыз лагерьгә? Кырдан, даладан, безне анда нәрсә көтә? Күптән түгел генә без рәт-рәт бара идек, ә хәзер бер өер кебек, рәхәтләнеп аралашып барабыз. Менә бит инде азатлыкның җиле!» - ди. Конвой үзен бу чорда ничек тотарга икәнен белми: ул Сталин чоры инструкцияләренә буйсынырга тиешме? Хрущёвның яңа инструкцияләре әле булмый бит.

Бу хикәя – Арпад Галгоциның Аяз абый рухына баш июе

Бу четерекле ситуация әдәби әсәрдә хәрәкәт тудыра. Бу әсәрнең структурасы да искитмәле бит: Арпад Галгоци төрле милләт вәкилләрен четерекле ситуациядә күрсәтә алган.

«Йәгез, бер дога» әсәре безгә фон буларак ярдәм итә. Без ситуациягә венгр күзлегеннән дә, Аяз абый күзлегеннән дә карый алабыз. Монда бернинди уйдырма юк. Аяз абый, бригадир буларак, приказ бирергә тиеш булган, ләкин приказны да төрлечә берергә була бит. Ул «Ни шагу!» ди. Ягъни конвойга буйсынган да, буйсынмаган да.

Арпад Галгоциның бу хикәясе укучыларга венгр халкыннан, Аяз абыйның юбилее уңаеннан, сәламе һәм Арпад Галгоциның Аяз абый рухына баш июе.

 

 

Бер адым да кузгалмаска! 

(хикәя)

Арпад Галгоци 

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

Караңгыланды. Казакъ далаларында караңгы искәрмәстән төшә. Сәяси тоткыннардан гыйбарәт өч йөз кешелек колонна, әлбәттә, вакытны ашыктырып, тизрәк «өйгә» кайтырга тели. Анда, артык зур булмаган «үз лагерьларында» аларны хәзер миче ягылган барак, йомшак ятак көтә. Ул гынамы, көн дәвамында арган-талчыккан тоткыннар соңгы вакытларда махсус кибеткә кереп, ак майдан, колбасадан авыз итә ала, башка төрле тәм-томнар да шунда гына. Акчаң гына булсын! Җәйдән бирле аларга бераз эш хакы да түли башладылар. Ризык төрләндерергә шул сәмәннәр ярап тора. Югыйсә, әле кайчан гына кысыр баланда да иң тәмле аш булып тоела иде.

Соңгы айларда галәмәт зур Империядә күз алдына китермәслек үзгәрешләр булып үтте, ачлык-ялангачлыктан интеккән тоткыннар язмышында да әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе күренде. Күренмәслек тә түгел – 1953 елның 5 мартында Сталин кушаматын йөрткән Иосиф Җугашвили дигән кансыз җәлладның җаны җәһәннәмгә китте. Дөмекте! Империя халкы бу хәбәрне ишеткәч, тирән кайгыга төште, әлбәттә, шулай булмыйни – алар әлеге ерткычны кешелек дөньясының Атасы да, Остазы да дип тәмам ышанган иде инде һәм бердәм булып күп санлы корбаннар хакына тиздән бөтен инсан да бәхет кичереп яшәячәк коммунизмны көтә иде.

Ил башына надан, ләкин гаять тә хәйләкәр Хрущев килде. Сталинның тугърылыклы аркадашлары бераздан берәм-берәм тарих сәхнәсеннән төшеп калды. Безнең өчен иң мөһиме – Сталин үлгәннән соң сәяси тоткыннарның хәле сизелерлек җиңеләйде. 1953 елның җәендә тоткыннарны теркәп, фотога төшерә башладылар, ә ноябрьдә инде аларның кайберләрен төркем-төркем туплап азат та иттеләр.

Без, күкрәк киереп, иркен суладык. Ләкин барыбызга да азатлык һавасын иснәргә әле иртәрәк иде.

Безнең лагерь Караганда шәһәреннән ерак булмаган Актас дигән урында. Һәр көнне бригадаларны кирпеч лагерена эшкә алып китәләр.

Әйе, казакъ даласында караңгы искәрмәстән тиз төшә. Ләкин без аны һәрвакытта көтеп алабыз. Бу юлы без рәт-рәт тезелеп тормыйча гына төркем-төркем булып лагерьга ашыктык. Карлы яңгыр ява башлады. Без Аяз Гыйләҗев белән иң алдан йөгерәбез. Аның белән берничә атна элек танышып, дуслашкан идек. Баракта да ятакларыбыз янәшә. Ул сөйләргә ярата, мин исә аның һәр сүзенә колак салып, адымымны кызулыйм.

Башка дуслары Аязны Алексей дип атаса да, мин аңа Хан Батый дигән яңа кушамат тактым. Ул Казан университетында укыган белемле, аңлы егет, совет системасының асылына яшьтән үк төшенгән...

Күпмедер эндәшми барганнан соң, Аяз карлыккан тавышы белән минем якка кычкырды:

- Борылып кара әле, затлы банкетка ашыгучы туристларга охшап калганбыз, ә? Менә бит замана! Кайчан гына бишәр-бишәр тезелеп, кулны артка куеп, башны иеп колоннада тынсыз гына йөри идек; бер адым читкә чыксаң да конвой ике дә уйламый атып үтерер иде. Җүнләп яшибез генә дигәндә, сине илеңә кайтарып җибәрерләр инде...

- Киресенчә дә булырга мөмкин. Сине кайтармаслармы әле өеңә. Азат иткәндә төрле сәбәп табалар бит. Ничек булса да, мин сине Венгриядә кунакка көтәм. Тик үзең белән урыс армиясен генә ияртмә!

Бер-беребезнең аркасыннан кага-кага рәхәтләнеп көлештек.

Көтмәгәндә, ун-унбиш адым артта, кырыс тавыш яңгырады:

- Стоять!

Конвойчы сержант безгә бишәр кеше булып рәткә басарга боера иде.

Барыбыз да туктады. Әйтерсең лә һәркем катып калган иде.

- Көтү кебек барасыз! – дип акырды сержант. – Иманыгызны укытырмын!

- Ул нәрсә, акылдан шашкан мәллә... – дип татар дустым җилкәсен җыерды. – Сигез айга соңга калган бит болай кычкырырга!

Һәм ул, кинәт борылып, ачы тавыш белән сөрән салды:

- Кузгалмаска! Бер адым да атламаска! Ни шагу!

Без, өнсез калып, татар әмеренә буйсындык. Беркем дә урыныннан кузгалмады. Төптән юан чыккан бер конвойчы колонна алдына йөгерде, бер урында катып калган арестантларны, шеренгага бастырып, алга кумакчы булды. Ләкин Аязның боерыгы катгый иде.

Бер урында басып торгангамы, без туңа башладык. Җилләтеп тә җибәрде. Аркан борылып, бушлатның сырган якасын күтәреп куйдык. Җил сул яктан исә иде, колоннаның уң ягындагы солдатлар нәкъ җилгә каршы басып торырга мәҗбүр. Ә дала җиле ул кышын җелегеңә төшә! Сталин үлеменә иң нык үкенүчеләр бу минутларда шулар булгандыр, мөгаен. Сержант сыны каткан рәтләр буйлап гасаби рәвештә йөрүендә булды. Ул тәмам аптырашта иде.

- Әй син! Берия сыңары! Ишеттеңме әле, аны Лубянка подвалында стенага терәп атканнар. Дөнья үзгәрде, ә син һаман аңгыра! Бетте сезнең замана. Тәмам!

Колонна койрыгында яңгыраган бу сүзләр безнең очка да килеп иреште. Тавышын йомшартырга тырышып, сакчыларның башлыгы  кичәге колларга акрын гына эндәште:

- Атларга әзерме сез? Аргансыз бит инде, кузгалыгыз.

- Гарнизон нәчәлниген чакырыгыз! Ул килгәнче бер адым да атламыйбыз! – Мин бик тиз танып алдым – бу Фомин бригадасыннан һәркемгә итәгатьле поляк Левандовский! Аңа дуслары гадәттә Пан дип кенә эндәшә иде.

Үз кадерләрен үзләре белә башлаган тоткыннар белән каршылыкка керергә гарнизон нәчәлнигенең башына тай типмәгән. Бәхәс итәргә инде соң – төн якынлаша, суык та көчәя бара. Сигез ай элек булсамы?!

Ләкин йомышчыны барыбер лагерьга йөгерттеләр. Егерме минут үттеме-юкмы, гарнизон нәчәлниге килеп тә җитте. Полковник Лебедев үзе! Бер урында таптанучы туңып беткән тоткыннарга ул ачуын һич тә тышка чыгармыйча кешечә эндәште:

- Аң булыгыз, кешеләр! Кайтыгыз! Җылынырсыз...

Күрәсең, шул сүзләр генә кирәк иде, колонна лагерьга таба кузгалды. Тик аңарчы кемдер төн караңгылыгына төбәп кычкырып өлгерде:

- Бу сержант бүтән күренмәсен!

Чыннан да, ул сержантны без башка күрмәдек. Ул гына да түгел, безне уң яктан саклаучыларның һәммәсе, битләре өшеп, хастанәгә эләккән, дип сөйләделәр.

Икенче көнне иртән кояшның ап-ак кар өстендә уйнаган алтын нурларыннан күз чагылды.

Көннәр язга авышкан иде.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде

 Солтан Исхаков фотосы)

Read 674 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Гыйнвар 2018 14:30
Союз писателей РТ