Пәнҗешәмбе, 15 Февраль 2018 16:54

Бүген - герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн

Rate this item
(0 votes)

Бүген  – герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне шагыйрьнең Казан Кирмәне каршындагы мәйданда куелган һәйкәленә чәчәкләр салу традициясе  быел да кабатланды.

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң искә алу чарасы Татарстан Милли музеенда дәвам итте. 15 февральдә ел саен Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» циклының төп нөсхәсе чыгарыла. Китапны тәкъдим итү чарасы быел Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре белән башланды.Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышында: «Муса Җәлил – милләтебезне  бөтен дөньяга таныткан шәхес. Җәлилләре булган халыкның үз туган телендә сөйләшергә хакы бар!–дигән сүзләр әйтте.  «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен музей вәкилләре Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, М.Җәлил премиясе лауреаты  Рәмис Аймәткә тапшырдылар.

 

Read 1074 times
Союз писателей РТ