Сишәмбе, 20 Февраль 2018 10:35

"Хәтер исән булса, шагыйрь исән!" Чаллыда шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин исемендәге II региональ фәнни-гамәли конференция узды

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 

       Гомеренең  саллы бер өлешен Чаллы шәһәре белән  бәйләгән Кадыйр Сибгатуллин  исемен февраль  аенда ак калада хөрмәтләп искә алу традициясе бар.  Быел да  30 нчы мәктәптә  шагыйрь  исемендәге II региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшчәнлегендә Чаллы, Алабуга, Тукай районы мәктәпләреннән 43 укытучы һәм 30 укучы катнашты. Чарага  Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Наилә Миначова, мәгълүмати-методик үзәк  методисты Рәшидә Хисаметдинова,филология фәннәре кандидаты, доцент Рима Камаева һ.б. мәртәбәле кунаклар  чакырылган иде. Узган ел  фәнни-гамәли укулар тулысынча  Кадыйр Сибгатуллин иҗатынколачлаган булса, быелгы укуларның максаты – Чаллы төбәге әдипләренең  тормышын, иҗатын өйрәнү һәм аны педагогик җәмәгатьчелеккә  таныту, пропагандалау  һәм популярлаштыру иде. Халкыбызның милли үзенчәлекле күркәм сыйфатларынкүрсәтү, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә  тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү  бурычларын алга куеп эшләнгән  әлеге укулар, чынлап та,  төбәк язучыларының  иҗатына игътибар зур булуын  күрсәтте.

Татарстан  язучылар берлегенең Чаллы  бүлеге рәисе Факил Сафин тәбрикләү сүзендә  заманында Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Кадыйр ага Сибгатуллинны  зур шагыйрь буларак билгеләп үтте һәм аның яшь каләм ияләренә остаз буларак мөһим эш башкаруына тукталды. Мәгариф өлкәсендә  төбәк компоненты бетерелгәннән соң,  әлеге укуларны төбәк  язучыларының иҗатын өйрәнүдә эшчәнлекнең  төрле ысулларын куллануга уңай  мисал буларак бәяләде.

Конференциянең эшчәнлеге 3 секциягә бүлеп үткәрелде. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында»  һәм «Тел язмышы – милләт язмышы» темаларын берләштерелгән беренче  секциядә  Чаллы төбәге  әдипләренең  аерым бер әсәренә анализ, яки әсәрләренә чагыштырма анализ ясалды,  проектлар тәкъдим  ителде. «Табигать  язмышы – милләт язмышы» һәм  «Безнең күңел мәңге калган туган якта»  дигән темалар буенча эшләгән икенче  секция эшчәнлеге әдипләр иҗатында экология темасын яктыртты. Укытучылар башлыча Факил Сафин, Айдар Хәлим, Кадыйр Сибгатуллин, Вахит Имамов, Рәзинә Мөхияр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова иҗатларына багышлап фәнни-тикшеренү  эшләре башкарганнар. Ә укучылар «Якты йолдыз булып  мәңге балкый илебез күгендә»  темасы буенча  Чаллы төбәге әдипләре турында   видеосюжетлар, презентацияләр белән чыгыш ясадылар.

Мәртәбәле жюри  Алабуга шәһәреннән килгән 10 нчы мәктәпнең татар теле  укытучысы Эльвира Зәйнуллина, 33 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рүзилә Минсадыйкова, 30 нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Рәзидә Хәсәншинаның чыгышларын югары бәяләде. Укучылар арасыннан 30 нчы мәктәп укучылары Гайнанова Диләрә, Ярмиева Алинә, Ахунова Эльвина, 37 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучыларының  эшләре дәрәҗәле дипломнар белән  билгеләп үтелде.

«Кадыйр Сибгат укуларының әһәмиятле ягы – туган телгә мөнәсәбәт үзгәрүгә карамастан, укытучыларның, укучыларның, телчеләрнең телебезне яшәтер өчен куйган хезмәтләре, эзләнүләре. Үзем катнашкан секциядәге чыгышлар миңа бик ошады. Чаллы язучыларының иҗатын өйрәнүнең төрле юлларын тапканнар. Презентациялар ясаганнар, язучы турында мәгълүмат туплаганнар, иҗатларын өйрәнгәннәр. Бу инде арабыздан киткәннәрнең исемен, иҗатын хәтердә яңарту, исәннәрне кадерләү, хөрмәтләүнең мисалы. Шуңа күрә укуларны оештыручыларга, катнашучыларга бик зур рәхмәт. Мин фәнни яктан бәяли алмасам да, бик күп эшләрнең әдәби яктан эшләнешеннән канәгать калдым. Жюри әгъзалары хезмәткә бәя бирү белән бергә, үтемле киңәш-теләкләрен дә җиткерделәр. Киләчәктә дә укуларның дәвамлы буласына, телебез, әдәбиятыбыз яшәячәгенә ышаныч белән кайттым», – дип фикерләре белән уртаклашты  шагыйрә Әлфия Ситдыйкова.

Язучы Айгөл Әхмәтвәлиева да икенче ел рәттән уздырылучы бу конференциянең иң беренче чиратта Чаллы төбәге язучыларының тормышын һәм иҗатын чагылдыруы белән игътибарга лаек  булуын билгеләп үтте. Шулай ук   катнашучыларга  теләкләрен дә җиткерде: «Фәнни эшне әзерләгәндә, укучылар теге яки бу язучының коры биографиясен сөйләп чыгуны гына максат итеп куймасыннар иде, аның иҗаты белән дә беркадәр якыннанрак танышсыннар иде, шигырь-хикәяләрен укысыннар, өйрәнсеннәр иде».  Бу  фикерне куәтләп, мондый күренешнең, чынлап та, шактый тамыр җәйгән  икәнлеген танымый мөмкин түгел. Тормышыбыздагы күзбуяучылык  җәмгыятьнең төрле катламнарына, төрле өлкәләренә үтеп кергән. Кадыйр Сибгатуллин  иҗатында да бу  проблема әледән-әле күтәрелеп торган. Милләтебез язмышы  шагыйрьнең  бөтен гомере буе иҗатында  чагылыш  тапкан.

Кадыйр Сибгатуллин – иҗаты белән дөньяны колачлаган сирәк шагыйрьләрнең берсе. Фани тормышы бары тик 52 ел булган талантлы шагыйрьнең шигъри сүзе вакыт узган  саен яңадан-яңа куәт, мәгънә белән ачыла, кешеләр күңеленә барып җитә. Моннан утыз еллар элек үк әйткән шагыйрь:

Гафу итмәс халык телне кыйнап 

тәхетләрдә утыручыларны. 

...Бер гаепсез башын иеп йөри 

татар теле укытучылары.

Укуларда  хөрмәтле кунак буларак катнашкан  драматург Булат Сәлахов  укыган   «Без  сугышта һаман» шигыре дә  үзенә  күрә бер кисәтү иде:

«Без сугышка күптән киткән идек,

  Без сугыштан әле кайтмаган».

Кадыйр Сибгатуллин укулары һәм шундый рухтагы башка чаралар ярдәмендә туган телебезне, әдәби мирасыбызны саклау  буенча көрәш дәвам итә.

 

 

 

Лилия Фәттахова.

 

Read 289 times Last modified on Чәршәмбе, 21 Февраль 2018 09:53
Союз писателей РТ