Дүшәмбе, 26 Февраль 2018 10:26

Әлмәттә К.Алтайскийның «Батырлык» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

Written by 
Rate this item
(1 Vote)

«Батырлык»ны тәрҗемә итү үзе батырлык

 

 Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Әлмәт шәһәренең 2 нче китапханәсендә К.Алтайскийның «Батырлык» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Якташыбыз, Әлмәттә туып үскән Барый Йосыпов батырлыгын тасвирлаган әлеге китапны Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Халык язучысы Фоат Садриев тәрҗемә иткән. Китапханә хезмәткәрләре китап, аның язылу тарихы белән таныштырдылар. Ф.Садриев дошманның котын алган «Катюша»лар белән командалык иткән батыр турындагы китапны тәрҗемә итүнең үзенчәлекләре, автор стилен саклау кебек четерекле мәсьәләләргә тулталды. Килгән язучылар, кунаклар тәрҗемәчегә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашуда Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Р.Шаһиев, прозаик Ә.Салах, шагыйрә М.Әхмәтшина, Мөслимнән балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов, шагыйрә Л.Садриева һәм сәүдә-икътисад техникумы студентлары катнаштылар. 2 нче китапханә хезмәткәрләре үткәргән әлеге чара чын батырлык дәресенә әйләнде.

 

Р.Шаһиев

 

Read 122 times Last modified on Дүшәмбе, 26 Февраль 2018 17:17
Союз писателей РТ