Дүшәмбе, 26 Февраль 2018 10:51

Чаллы язучылары Туган тел бәйрәмен мәктәпләрдә очрашулар белән баетты

Written by 
Rate this item
(1 Vote)

Язучы, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Факил Сафин һәм танылган шагыйрә, тәрҗемәче Әлфия Ситдикова Чаллының 7 нче мәктәбендә яшь иҗатчылар белән очрашуда булдылар очрашуда. Очрашу кичәсе Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды.                                   

Кичә балалар күңелендә бик матур тәэсир калдырды. Аларга үз җирлекләрендә яшәп иҗат итүче язучы абыйлары һәм шагыйрә апалары белән күзгә-күз очрашу, бу бөек шәхесләр белән аралашу насыйп булды. Балачакның искиткеч мизгелләре шушы буладыр. Кичә бик күтәренке рухта барды. Балалар кунакларыбызга шигырьләр укыдылар, шаян бию белән куандырдылар. Кунаклар да җавапсыз калмады, балаларга берсеннән-берсе матур иҗат җимешләре аша рәхмәт белдерделәр. Укучыларга үз балачакларыннан мавыктыргыч вакыйгалар, истәлекләр сөйләп уздылар, кичә ахырында аларның сорауларына җавап бирделәр. Әлфия Ситдикова мәктәп китапханәсенә балалар өчен тәрҗемәләр һәм каһарман сугышчы Хәсән Заманов турындагы китабын бүләк итте. Факил Сафин күчтәнәч итеп бер кочак «Көмеш кыңгырау» газетасы тапшырды. Мондый матур очрашулар балаларда туган телләренә, үз милләтләренә, аның күренекле шәхесләренә карата горурлык хисләре уяту өчен гаять мөһим.

                                        Фирүзә Шәйхетдинова

Read 242 times
Союз писателей РТ