Дүшәмбе, 26 Февраль 2018 17:30

РӘМИС АЙМӘТ: БЕРНИЧӘ АЙ ҮЗЕМНЕ ТӨРЕК ШАГЫЙРЕ ОРХАН ВӘЛИ ДИП ХИС ИТТЕМ

Rate this item
(0 votes)

 

Күптән түгел «Мәгариф-вакыт» нәшриятында Рәмис Аймәт тәрҗемәсендә күренекле төрек шагыйре Орхан Вәлинең «Сезнең өчен» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Әлеге җыентык - гаҗәеп үзенчәлекле төрек шагыйренең татар галәменә тәүге аваз салуы.

Ул турыдан туры төрек теленнән тәрҗемә ителүе белән дә игътибарга лаек. Шул уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Рәмис Аймәт белән әңгәмә оештырды.

                                      Чын шигърият бары тик Төркиядә

– Рәмис әфәнде, Орхан Вәли иҗаты татар укучысы өчен нәрсәсе белән кызыклы?

– Орхан Вәли ХХ гасыр төрек әдәбиятында яңа юл ярган, төрек шигырен эстетик салоннардан урамга, халык хозурына алып чыккан әйдаман шагыйрьләрнең берсе. Ул шигырьдә ритм, рифма, метафора, аллегория, гипербола кебек традицион поэтик сурәтләү чараларын инкарь итәргә чакыра. Гадәти шигърияттәге болытлар артындагы хыяллар, сөйгән ярның бөдрә чәчләре, чал чәчле тау кыялары урынына Орхан Вәли мәктәбендәге шагыйрьләр ертык пиджак, трамвай вагоннары, фәкыйрьнең ятагы, Галата күперендә сәгатьләр буе чират көткән эшчеләр турында язалар. Темалар гына түгел, аларның шигъри лексикасы һәм формасы да башка.

Кызыклы бер факт. 1949 елда Төркиягә килгән сюрреализмның мэтры Филипп Супо Орхан Вәли иҗаты белән танышканнан соң, болай дип белдерә: «Бөтен дөньяны иңләп-буйлап чыктым, ләкин чын шигърият белән бары тик Төркиядә очраштым». Ул шулай ук аның иҗатын Европа тәэсире булмаган европача шигърият дип бәяли.

 

Орхан Вәли дә (нәкъ Г.Тукай кебек) халыкка эндәшеп болай ди: «Мин сезнең ни хакында уйлаганыгызны, уйлап та шуны ачыктан-ачык әйтеп бирә алмавыгызны яхшы беләм. Менә минем шигырьләрем. Укыгыз. Сез алардан үзегезне борчыган сорауларга җавап табарсыз. Шуннан сезгә күпкә җиңелрәк һәм тормыш-яшәешегез дә аңлаешлырак булыр».

Орхан Вәли үзенең иҗаты белән генә түгел, ә шәхесе белән дә кызыклы. Гомерен ялгызлыкта, матди кыенлыклар белән үткәргән шагыйрь 36 яшендә баш миенә кан савудан вафат була.

 – Китапка авторның ничә шигыре керде?

 – Әлеге җыентыкта Орхан Вәлинең 100 гә якын иң әйбәт шигыре урын алды. Шулай ук «Орхан Вәли чорлар чолганышында» дигән кереш мәкаләм дә укучыларда кызыксыну уятмый калмас.

Берничә ай үземне Орхан Вәли дип хис иттем

– Беләм, шигырь тәрҗемә итү жиңел хезмәт түгел. Төрек авторының әйтергә теләгән фикерен, шигъри аһәңен татар укучысына җиткерергә сезгә авыр булмадымы?

 – Чынлап та, тәрҗемә өлкәсе җиңел хезмәт түгел. Син монда авторның әйтергә теләгән фикерен дә, музыкаль яңгырашын да бозмыйча аны бүгенге татар укучысы зәвыгына туры китереп тәрҗемә итәргә тиешсең. Аннан соң, әле бит шушы милләткә генә хас булган мәдәниятләрнең төрлелеге дә бар. Кыскасы, миңа берничә ай үземне Орхан Вәли дип хис итеп, башка кыйтгада «яшәп алырга» туры килде. Кыенлыклар белән очрашканда Фатих Кутлу, Айрат Галимҗанов, Чулпан Зарипова-Читин һәм төрек теле укытучым Лиана Фәйрушинага мөрәҗәгать иткән чакларым да булды. Рәхмәт яусын аларга!

 

Рус теле аша тәрҗемә итү – ул куян шулпасының шулпасы

– Рәмис, төрки шигърият галәмендә шагыйрьләр биниһая. Нишләп сез нәкъ менә Орхан Вәлине тәрҗемә итәргә булдыгыз?

 – Гомумән, төрек теленнән тәрҗемә итүем әлеге тел белән кызыксынудан башлангандыр. Соңгы елларда мин махсус курсларга йөреп төрек телен өйрәндем. Теләгем төрек язучыларының әсәрләрен рус теле аркылы түгел, ә оригиналдан тәрҗемә итү иде. Чөнки рус теле аша тәрҗемә итү – ул куян шулпасының шулпасы була инде.

 

Орхан Вәлигә килгәндә, көннәрдән бер көнне Айрат Галимҗанов дигән танышым язучылар берлегенә килеп, «төрек телеңне камилләштерә тор» дип, Орхан Вәлинең шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Укый башладым. Баштарак шигырьләр мине үзләренә әлләни җәлеп итмәделәр кебек. Тора бара, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән ныклабрак танышкач, ул мине үзенә «буйсындырды» да куйды.

  Шигърият сүз уены гына түгел!

 – Сез үзегез дә шагыйрь. Иҗатларыгызда ниндидер аваздашлык сизмәдегезме? Уртак хисләр, темалар...

 – Әлбәттә! Мин күңелемә якын, эчке дөньясы белән үземә аваздаш булмаган авторны, гомумән, тәрҗемә итә алмыйм. Орхан Вәли мине, иң элек, үзенең ихласлыгы белән җәлеп итте. Бер караганда, аның шигырьләрендә гаҗәпләнерлек, шаккатырырлык нәрсәләр юк та кебек. Ләкин авторның ихлас, самими кичерешләре сине әсир итә дә куя. Ул үз-үзен дә, укучыны да алдамый. Миңа калса, ихласлык шигырьләрнең озын гомерле булуындагы иң төп критерийларнең берседер. Шигърият тарихында шаккатризмнар белән шөгыльләнүчеләр аз булмады. Ләкин андыйларның иҗаты, бер мәрхүм шагыйрә әйтмешли, үзләре исән чакта ук кыршылып коелып беттеләр.

...Хезмәт, ачлык, икмәк, мәхәббәт һәм өмет, ялгызлык һәм күңел төшенкелеге, ирек һәм коллык, ватан һәм мөһаҗирлек, гаделлек һәм намуссызлык, сугыш һәм тынычлык – Орхан Вәли шигъриятенең темалары әнә шулар. Ләкин ул, нәрсә турында гына язса да, дөньяга гади кешеләр күзлегеннән карый. Һәм тормышка булган шундый реалистик караш аны реалистик шигъри форма тудыру юнәлешендә эзлүнүләргә мәҗбүр итә. Шигърият аның өчен ул сүзләр уены гына түгел. Шигъриятнең нигезе ул рифма да, татлы сүзләр тезмәсе дә, ритм да түгел, ә фикер, поэтик образ-фикер. Калган барлык чаралар да шушы фикерне җиткерүдәге ысуллар гына. Орхан Вәли шигырьләрендә ритм һәм рифма бары тик нинди дә булса конкрет мәсьәләне чишкәндә генә пәйда була.

Орхан Вәлинең моңсу шигырьләре аз түгел. Әллә инде шагыйрьнең шәхси тормышы моңсумы, әллә гүзәл урамнар, көзге кебек балкыган диңгез мохитында туган геройлары моңсумы? Шагыйрь тормышның барлык хасиятен дә үз йөрәге аша үткәрә. Ләкин боларның берсе дә аны пессимист итә алмый. Ул тормышны ярата һәм балаларча беркатлылык белән, нәрсә генә булуга да карамастан, җир йөзендә кеше булып яшәвенә сөенә. Кешеләрнең үзара сөйләшүен күреп, тыңлап тору да аның өчен зур могҗиза. Бу дөнья, йолдызлар, ап-ак чәчәккә күмелгән алмагачларның хуш исе аны хуштан яздыра. Ул борчалар филләрне ашаган тәртипсезлекнең тиздән юкка чыгачагына чын күңелдән ышана, чөнки дөнья көтмәгәндә үзгәрә, көтмәгәндә җимешләр өлгерә һәм аның шигырьләре дә кеше иреген буган яшәешкә протест булып туачак бунтның тиздән якынлашуын сиземләү белән сугарылган.

Орхан Вәли шигырьләрендә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылу хас. Монда да шагыйрь шәрыкъ поэзиясе классикларының дәвамчысы булып кала. Аныңча, шигырьләр бер тыңлауда хәтердә кала торган мәкаль-әйтем, афоризм кебек булырга тиеш. Ул шигъри фикерне җиткерүдә кыскалыкка ирешү өчен кайчакларда кайбер шигырьләре өстендә айлар буе эшли.

Уртак хис-кичерешләр, шигырьдәге экспрессив буяулар, драматик киеренкелек нисбәтеннән караганда безнең иҗатларда уртак нокталар юк димәс идем.

Тәрҗемә – олы бер сәнгать ул!

– Ирекле тәрҗемәгә ничек карыйсыз? 

– Тәрҗемә беркайчан да оргиналның көзгедәге чагылышыдай була алмый. Еш кына тәрҗемәдәге артык төгәллек аркасында аның сәнгатилегенә куркыныч та янарга мөмкин. Иң мөһиме - син автор әйтергә теләгән фикерне, аның хисен, рухын сакларга тиешсең.

Ирекле тәрҗемә дигәннән, бер кызыклы фактны искә төшерәсем килә. Мәсәлән, Гетеның «Ночная песня странника» дигән шигыренең рус телендәге бик күп төгәл тәрҗемәләре бар. Ләкин әлеге шигырь әдәбият тарихына М.Лермонтовның оригиналдан шактый ерак торган ирекле тәрҗемәсе белән кереп калды. Бала туганда әтисенең дә, әнисенең дә чалымнарын кабул иткән кебек, тәрҗемә ителгән әсәр авторның үзенә дә, бераз тәрҗемәчегә дә «охшамый» булдыра алмый.

Шагыйрьне бары тик шагыйрь генә тәрҗемә итәргә тиеш. Башкача була да алмый. Гомумән, тәрҗемә олы бер сәнгать ул.

–       Төрекләр әлеге җыентыкны ничек кабул итте?

–        Мин узган елның декабрь азагында Казахстанның Төркестан шәһәрендә үткәрелгән ХII Халыкара шигърият фестивалендә катнаштым. Әлеге фестивальгә Орхан Вәли китабын да алып бардым. Орхан Вәлине һәм төрекчә, һәм татарча укып яңгыраттым. Фестиваль кунаклары моны бер яңалык итеп кабул иттеләр. Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглыга дә бүләк итеп җибәрдем. Китапны алу белән Якуп бәй әлеге хезмәт өчен рәхмәтләр әйтеп шалтыратты, хәтта төрле социаль челтәрләр аша да игътибарлы мөнәсәбәтен күрсәтте. Күңелле ич!.. (25 мәмләкәттән 100 гә якын шагыйрь катнашып, 3 кеше лауреат исеменә лаек булды. - М.К.).

Әлеге соравыңа Орхан Вәли шигыре белән җавап бирсәм, урынлы булыр кебек:

Якынлаша барам бугай аңа –

Бер җир бар ул, беләм, дөньяда.

Күңелдәге барлык нәрсәне дә

Ачып салып була ди анда.

 Ул җир кайда? –

Тоямын тынын.

Әйтеп кенә бирә алмыймын...

                                                    ( Мөршидә Кыямова, «Татар-информ».

                                                     Салават Камалетдинов фотосы һәм архив фотолары кулланылды)

 

Read 1361 times
Союз писателей РТ