Җомга, 02 Март 2018 09:44

Туган авылы Яуширмәдә Гаяз Исхакыйны искә алдылар

Rate this item
(0 votes)

Быел җәмәгать эшлеклесе, күренекле сәясәтче, язучы, драматург татар милләте лидеры Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел. Әлеге уңайдан 1 мартта Чистайның Яуширмә авылында «Cүнә белми торган ялкын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

 Анда Исхакыйның авылдашлары, туганнары, Татарстан язучылары һәм әдипнең иҗатын озак еллар өйрәнгән, авылдагы Исхакый музеен оештыруда ярдәм иткән, музейга бик күп экспонатлар тапшырган галимә Лена ханым Гайнанова һ.б. катнашты.

Казан кунакларын авылның тарихи бинасында эшләп килүче Г.Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеенда каршы алдылар. «Бу ике катлы бина 1870-80 елларда Сәйфетдин байның кибете итеп ачылган, – ди музей мөдире Рәсимә Ибраһимова. – Сәйфетдин байга Исхакыйның бер туган сеңлесе Фәридәбану кияүгә чыга. Гаяз Исхакый сеңлесе янына бирегә берничә мәртәбә килгәнлеге мәгълүм. Заманында шушы ике катлы бинаның беренче катында кибет, икенчесендә кунак бүлмәсе булган. Совет хөкүмәте вакытында биредә кибет иде әле. Музейда Исхакыйлар гаиләсендә сакланган экспонатлар күп түгел. Шулай да биредә сеңелләренең күлмәге, төрле калфаклары урнаштырылган. Гаяз абыйның кул җылысын саклаган өч төсле пасталы ручкасы бар. Әдип үзе 1954 вафат була. Безнең илгә өч төсле мондый ручкалар 1970 елларда гына кергән. Ә менә Исхакый 1940-50 елларда андый ручкалар кулланган. Бу кадерле экспонатны һәм башка истәлекле ядкарьләрне безгә галимә Лена ханым Гайнанова тапшырды».

Сүз уңаеннан: музейда сакланучы экспонатларның 80 процентын озак еллар Исхакый тормышын, иҗатын өйрәнгән, әдипнең 15 томлык хезмәтләрен дөньяга чыгаруда зур көч куйган Лена Гайнанова бүләк иткән.

Хәзерге вакытта авылда эшләп килүче музей замана сулышын таләп итә. Бина борынгы, шактый искергән, экспозиция дә яңартуны таләп итә. Музей мөдире белдергәнчә, биредә ремонт эшләре җәй айларында узачак. Музейны төзекләндерү өчен якынча, 9 млн 600 мең сум, ә экспозицияләр өчен 8 млн сум акча кирәклеге мәгълүм.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов традицион Исхакый укуларын быел сентябрь аенда, нәкъ менә ремонт эшләре төгәлләнгәч оештырылачагын да хәбәр итте.

Даны җитмеш елдан соң туган ягына кайткан Исхакыйны авылдашлары зурлый. Затлы, кыю фикерле уллары белән горурлана. Авыл мәдәният йортында узган әдәби-музыкаль кичәгә халык зал тутырып килгән. «Без Исхакыйлар нәселеннән, мин аның әсәрләрен укыйм, үземдә Гаяз абый характерының чалымнарын тоям», – диючеләр дә булды.

Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов үз чыгышында Яуширмә егетенең абруе чит илләрдә дә таралганына басым ясады. «Төркиядә гади халык та белә бит безнең Исхакыйны, – ди ул. – Мондый якташларны онытмаска, данларга, киләчәк буыннарга да мирасын күрсәтергә кирәк».

Яуширмә үзешчәннәре әдипнең әсәрләреннән өзекләр укыды, сәхнә кырыена урнаштырылган экран аша Г.Исхакыйның иҗатын, тормышын чагылдырган документаль фотолар тәкъдим ителеп барды.

Казаннан килгән бер төркем язучы да (аларның күбесе төрле елларда Г.Исхакый премиясе алган әдипләр) сәхнәдә чыгыш ясады, музейга, мәдәният йортына үз бүләкләрен тапшырды.

Данил Салихов Г. Тукайның Гаяз Исхакыйга карата әйтелгән фикерләрен яңгыратып узды. «Г. Исхакый халыкны уятучы, телебезне саклап калучы, олуг әфәндебез, дигән Г.Тукай, – ди Данил Салихов. – Тукай булып, Тукай Исхакыйга карата шундый сүзләр әйткән, ул аны үзенең остазы дип санаган икән, димәк, якташыгызның кем икәнен аңлыйсыз. Җир йөзендә соңгы татар калганда да Г.Исхакыйны бу җирдә искә алу, олылау булырга тиеш. Әлеге фикер һәр җитәкченең колагына эленеп калсын, чөнки Исхакый кебек шәхес Чистайда да, Татарстанда да әле тумаган. Мондагы җитәкчеләр Исхакыйны байрак итеп күтәрергә тиешләр». 

Казаннан килгән язучылар үз чыгышларында Яуширмә халкына бөек улларын онытмауларын, яшьләрне Исхакый иҗаты үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеген билгеләп уздылар.

Рабит Батулла, Ләбиб Лерон, Марсель Галиев, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Галимуллин, Факил Сафин, Лена Гайнанова һәм башкаларның ялкынлы чыгышыннан соң, авыл кешеләре дә үз истәлекләре белән уртаклашты.

Татар халкының милли азатлык хәрәкәтен әйдәп баручы буларак, исеме-даны киң таралган Г.Исхакый большевиклар хакимиятен кабул итми. 1919 елда Версальгә солых төзү мәсьәләсенә багышланган конференциягә киткән Исхакый туган авылына кире кайтмаган.

Бүгенге авыл турында мәгълүмат: Яуширмә авылы табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан. Ул район үзәге Чистайдан 25 км ераклыкта, авылга асфальт юл салынган, газ, ут, су, телефон кергән. Яуширмәнең гомуми мәйданы 7683 кв.м. Монда 245 хуҗалык бар, шуларның 40ы хуҗасыз калган йортлар. Бүген авылда 565 кеше исәптә тора, 504 се даими яшәүче. Авыл җитәкчеләре белдергәнчә, хәзерге вакытта демография иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Халык саны кими. 2017 елда нибары 3 бала туган, 10 кеше үлгән.Авылда  барлык уңайлыклары булган, зур мәктәп бар, анда 30 бала белем ала.

 

                                                        «Татар-информ», Мөршидә Кыямова.

Рамил Гали фотолары

 

Read 1033 times Last modified on Җомга, 02 Март 2018 15:10
Союз писателей РТ