Print this page
Дүшәмбе, 05 Март 2018 17:19

Гали Акыш исемендәге лицейда шагыйрә, тәрҗемәче Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды

Rate this item
(0 votes)

2 март көнне  Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей китапханәсендә   Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, тәрҗемәче  Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды. Кичәгә лицей директоры Шамил Закиров,  8-9 сыйныф укучылары, әдәбият сөючеләр чакырылган иде.

Лицей директоры Шамил Закиров  балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирүче җитәкче буларак билгеле.  Бу уку йортында  укучыларга  инде озак еллар  бөтен яклап камил  тәрбия, төпле белем бирәләр. Биредә укучылар зыялы татар яшьләре булып үсеп чыгалар.

   

Очрашу  лицейның 9 сыйныф укучысы Ләйсән Солтангалиева    Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча эшләнгән «Әлфия Ситдыйкова – тел сагында торучы шагыйрә»    фәнни хезмәте белән шагыйрәне таныштыруны күздә тотып оештырылган иде. Әлеге хезмәт республикакүләм бәйгедә призлы урын яулаган. (Фәнни  җитәкче Рузалия Сәгыйтовна Шакирова).   Кунакны әлеге хезмәт белән таныштыру, укучыларның чыгышы белән бергә үрелеп барды.

Кичә  чыгышы белән Әгерҗе районынан булган  Язгөлем Шакирова башкаруында яңгыраган «Сөембикә»  җыры белән башланып китте. Илаһи тавышка ия кызның башкаруында яңгыраган җыр кунакны да, тамаша залына җыелган укучыларны да  таң калдырды. Егетләр-кызлар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.  Шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.

Әлфия Ситдыйкова үзенә сүз бирелгәч, укучыларның бик талантлы булуларына соклануын белдерде. Аларның күп санлы сорауларына тәфсилләп җавап кайтарды.  Тел һәм милләт язмышына, татарның киләчәгенә кагылышлы сорауларга җавап ишеткәндә,  укучылар оптимистик рухка ия шагыйрә апаларына карап, үзләренең киләчәк өчен җаваплы буын вәкилләре булуларына инанып утырганнардыр. Чынлап та, үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт тарих төпкелендә югалып калмаячак. Менә шул ышаныч һәм өмет хисләре яшьләргә тырышып укырга, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табарга көч бирә дә инде. Ә мәртәбәле белем йортында алган төпле белемнәре, аларга киләчәктә зур таяныч булачак. 

Кичә соңында Әлфия Ситдыйкова  лицей китапханәсенә һәм фәнни хезмәт язган Ләйсән Солтангалиева белән җырчы кызыбыз Язгөлем Шакировага култамгалы китапларын  бүләк итеп бирде. Шагыйрә белән очрашу мизгеләрен мәңгеләштереп, фотосурәткә дә төштек.

 

   Гали Акыш исемендәге 84нче лицей  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Сәгыйт кызы  Шакирова.      

Read 328 times Last modified on Дүшәмбе, 05 Март 2018 17:25