Дүшәмбе, 05 Март 2018 17:44

Хәбир Ибраһим: «Татарстан Язучылар берлегендә 300ләп язучы бар, ләкин аларның 30-40ы гына даими яза»

Rate this item
(0 votes)

Быелгы юбилярлар арасында язучы, драматург, журналист, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим (Ахир) да бар. Без аның 60 еллык гомер юлын бергә сүттек.

– Хәбир-Ахир, каләмдәшләр арасында, сез дөньяга килергә тиеш булмаган, дигән куркыныч фикер йөри. Бу дөресме?
– Кемнән ишеттегез, дип сорап тормыйм, утсыз төтен булмый, диләр ич. Әйе, дөрес. Мин туганчы, Ибраһимовлар гаиләсендә тулы комплект: ике кыз, бер малай була инде. Ләкин әни бик нык авырып китә, ябыга. Табиблар аңа: «Бала тапсаң, савыгырсың», – диләр. Шулай итеп, ноябрьнең көзге, балчыклы караңгы 19ыннан 20сенә каршы төнендә мин дөньяга килгәнмен. Тууым да үзенчәлекле. Апа-абыйларны өйдә кендек әбисе генә каршы алган булса, әни мине бала тудыру йортында дөньяга китергән. Сәгатьнең 12 тапкыр сугуы белән минем тавыш бергә яңгыраган. Язмышның үз хөкеме, Такташ әйтмешли, «Бу дөньяга кирәк булган минем тууым». Мин тугач та, табиб: «Тагын бер пожарник туды!» – дигән. Чөнки миннән алты яшькә олы абый ул чорда колхозның печән кибәнен яндырган булган.

– Сез үзегезнең гадәти түгеллегегезне бик иртә аңлагансыздыр инде алайса?
– Төпчек булгач, иркә, кире һәм бик шук идем. Авылда мине сугышып җиңә алган бер малай гына бар иде, шуңа да калай әтәчлекнең икенче дәрәҗәсе озак еллар кулдан төшмәде. Ләкин сугышуның дан-дәрәҗә түгел, бәла генә китерергә мөмкинлеге көннәрдән бер көнне, ничектер, башыма типте дә, мин бу юньсез эштән ваз кичтем. Ятам шулай туган як болынында күккә карап. Баш очында бер кара кош: козгынмы, карчыгамы әйләнә. Аны күргәч тә, үземнең дә канатлы буласым, иҗат биеклегенә менәсем килде. Кара кошка гына түгел, үз-үземә дә йә язучы, йә җырчы булырга ант иттем. Шул көннән соң кәгазь-каләм белән дуслаштым. Көн саен бер шигырь язмый калмый идем. Озак еллар колхозны җитәкләгән персидәтел әтиемә генә бу һич тә ошамады. «Йөрмә кеше көлдереп. Нәселдә булмаганны. Бездә язучылар юк. Ут яндырып утырма, йокла ятып!» – дия иде. Әтинең бу сүзләреннән соң минем үҗәтлек иң югары ноктасына җитә, булдыра алганымны аңа гына түгел, бар дөньяга исбатлыйсым килә. Соңрак белдем: Пушкинга да остазы: «Кәгазь пычратканчы, эш белән шөгыльләнергә кирәк», – дигән булган. Нәүмизлек кешене бөеклеккә илтә. Дөрес, көчле кешене генә. Бу иҗат юлының бик урау һәм сикәлтәле булуын ул чакта белмәгәнмен. Язучылар арасына да бик соң килеп кердем. Беренче шигыремне «Идел» журналында бастырганда, 30 яшь иде инде миңа. Тугыз-ун яшемнән яза башласам да, озак еллар үз стилемне таба алмый аптырадым. Илдар Юзеев иҗатын ярата идем, үзем дә сизмичә, аны кабатлаганмын. Бик күп яздым, хәтта поэмалар да. Аннары кулыма Александр Блок китабы килеп керде. Укып караган идем, җаныма шок ясады. Болай да язып буламы дип шаккаттым.Үземнең хәлдән болай килмәс дип, төшенкелеккә бирелдем хәтта. Блокны гомер буе укыйм. Әле генә аңлый башладым шикелле.

– Сезнең тел төбеннән рус әдәбиятына мөкиббән булуыгыз сизелә. Бу кайдан килә?
– Мин төпчек малайга «чүпрә»не рус авылында салганнар (көлә). Аннары гына татар авылы Борнашка (Апас районы) күчеп китеп яши башлаганнар. Күрәсең, тирәлекнең дә йогынтысы булгандыр. Дөресен әйткәндә, рус әдәбияты бер русныкы гына түгел бит ул. Пушкин үзе дә рус түгел, тамырларында гарәп каны аккан. Лермонтовта шотланд геннары бар, диләр. Аксаковлар – безнең татарныкы. Рус әдәбиятын яратуым иҗатымда да чагыла. Гогольның «Нос» әсәренә пародия итеп, «Колак» дигән әсәр яздым. Һәм мондый үрнәкләр шактый. Чит ил әдәбиятын да күп укыдым, ләкин ул безнеке түгел, шактый ерак. Шуңа аңлавы да авыр.

– Бүген сезне күбрәк драматург буларак таныйлар.
– Аңа килү дә кызык кына булды. Мин бу чакта Казанга күченгән идем инде, бер тулай торакта комендант булып эшлим. «Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк» дип җырлыйлар бит әле. Сабын да бирмиләр. Санэпидемия бәйләнмәсен дип, идәннәрне кырып юып йөрибез. Эшемне җиңеләйтү өчен, тору бүлмәсе белән эш кабинетын параллель телефон белән тоташтырдым. Билгеле инде, бу җитәкчеләргә ошамады. Шул чорда Алмаз Хәмзин белән танышып киттек. Әхмәт Кәримов белән Питерга сәяхәтләре турында сөйләгәч, мин «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» дигән пьеса язып, «Адым» студиясенә илтеп бирдем. Ул чакта аның җитәкчесе мәрхүм Рөстәм Фатыйхов иде. Укып чыкты да: «Ошады, куябыз!» – диде. Бу мине яңа иҗатка илһамландырды. Әлеге спектакльнең аяк-кулы җиңел булды, 30га якын сәхнә әсәрләремне күп кенә театрларда куйдылар һәм алар бүген дә зур уңыш белән бара. Камал театры гына, нишләптер, алынмый. Фәрит Бикчәнтәевнең үзеннән бу хакта сораган идем дә: «Вакыты җитмәгән әле», – дигәч, «Ярар, көтәрбез, безнең нәсел озын гомерле: әти чак кына 100гә җитмәде, әни 90га, вакытым бар әле», – дидем.

– Экранга, телевидениегә ничек эләктегез?
– Нәсим Акмал телевидениегә кеше кирәклеген әйтте. Кастингка барып карарга киңәш итте. Киттем. Алдылар. Әдәбият-сәнгать бүлегендә тапшырулар эшлим. «Чулпан»ны да тактылар. Ә ул турыдан-туры эфирда иртән үк башлана. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Авыртмаган башка бер тимер тарак булды тәмам. Гата Нуруллин дигән абзый коткарды бу җәфадан. «Экстрасенс мин, тәнемә кашыклар, үтүк тә ябыша», – дигәч, моны туры эфирга чакырдым. Тик ни сәбәп булгандыр, кашык та, тимер акчалар да ябышып калмады аның йонлач күкрәгенә. Ә көндез миңа җитәкчедән шактый гына эләкте һәм, Аллага шөкер, «Чулпан»ны – миннән, мине «Чулпан»нан коткардылар.

– Аллага шөкер, дидегез. Бу болай сүз уңаеннан гына әйтүме, әллә Ходайга чынлап ышанасызмы?
– Ышанмас җиреңнән ышандыралар. «Мөхлис һәм Иблис» дигән сәхнә әсәремне язганда, Иблис өйгә күченеп килгәндәй булды. Нинди генә яманлыклар кылмады ул миңа. Тормышымның караңгы чоры башланды аның аркасында. Белүчеләр мине, бу темага алынган өчен, нык сүктеләр. «Тизрәк язып бетер дә тизрәк сәхнәгә куярга тырыш», – диделәр. Ләкин аның белән генә дә тынычланмады теге иблис. Премьера көнне Түбән Камада, гомер булмаганны, ут сүнде. Йә бер артист авырый, йә икенчесе фаҗигагә очрый. Тәмам үзәккә үтте ул шайтан.

Реклама

– Хәбир әфәнде, язучы булмасагыз, кем булыр идегез?
– Җитәкче, нәчәлник. Нәселебез шундый. Әтием Кәбир 15 ел колхоз рәисе булып торды. Ленин исемендәге колхозны миллионер итте. Абыем Таһир Кәбир улы «Ибраһимов һәм компания» колхозын җитәкли. Районда бердәнбер күмәк хуҗалык. Апам Әминә, Илсур Метшин укыган мәктәптә озак еллар директор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хәзер минем кулымда да җитәкче дилбегәсе. Авторларны яклау өчен оештырылган ТАИС оешмасы директоры мин. Бүгенге көндә ике меңләп авторның һәм варисның хокукларын яклыйбыз. Мондый юнәлештәге бердәнбер милли оешма без.

– Гомернең 60ын яшьлекнең бабай чагы, картлыкның малай чагы, диләр. Сезнеңчә ничек?
– Шулайдыр инде. Бу яшькә миннән алда килеп җитүчеләр шундый бәя бирә икән, димәк, дөрес. Ә мин үзем, язучы буларак, 60ны ат кебек җигелеп тартыр чор дип саныйм. Көнне төнгә ялгап язу өстәле артында утыруым шуны исбатлый. Мин гомер буе үземнән канәгать булмадым. Бер караганда, бу бик әйбәт хис. Үсәргә, алга омтылырга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, үзеңне түбәнсетеп, «пешмәгән» итебрәк тоясың. Монда, әйткәнемчә, әтинең роле дә шактый булгандыр. Ул минем гамәлләрне гомере буе аңлый алмады. «Ничек инде, җитәкчеләр нәселе, көчле токым Ибраһимовлардан каләм кыштырдатучы язучы кисәге чыгарга тиеш?!» – диде. Мине күп вакыт «мухомор» (чебен гөмбәсе) дип атый иде (Аптырамыйм, бабай миңа да алабута дия иде. – Авт.). Шуңа да миңа үземнең файдалы булуымны исбатлап яшәргә туры килде. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар икән. Әйе, элек тиккә, шәләй-вәләй йөреп узган вакыт кызганыч. Шуңа да хәзер туктамыйча озаклап язасым, кешелеккә әйтер сүземне әйтеп калдырасым килә.

– Бу сезнең үкенү түгелдер бит?
– Һич юк. Тормышта бер генә үкенечем бар. Күбрәк баланың әтисе буласы калган. Безнең икәү генә шул: бер кыз, бер малай. Малай мине дәү әти дә итте инде – оныгыбыз Рамилгә – өч яшь. Бабай дип кенә тора. Аның шушы сүзләренә мин – шактый кырыс кеше, эрим дә китәм. Ул туган телдә эндәшкәндә, миннән дә бәхетле кеше бөтен дөньясында да булмый.

– Бүген һәр бабай оныгына туган телне биреп калдырырга тиештер инде ул.
– Әйе, һәркем үзеннән башларга тиеш. Мин коммунистларны аңламый идем, әти белән шактый бәхәскә керергә туры килде бу хакта. Мондый формализмга нигезләнгән җәмгыять озак яши алмый, дидем. Шулай булды да. Коммунизмны мактап язган язучылар хәзер милләт турында борчылып иҗат итә башладылар. Миннән бу да булмады. Мин әле аңа өлгермәгән идем. Инде 60ка җитеп килгәндә, бу хакта: туган телебезнең язмышы, аның киләчәге турында ныклап һәм бик борчылып уйлана башладым. Моңа соңгы дүрт елда туган нигездә әниемне карап яшәвем дә сәбәпче булгандыр. Туган нигез серле, тылсымлы бит ул. Әллә нинди бер сихри көчкә ия. Туган нигезгә кайтуга, син үзеңне яңадан сабый бала итеп сизәсең, ничә яшьтә булуыңа карамастан. «И туган йорт» әсәремдә туган нигезнең шул сихри көчен бирергә тырыштым. Авылларыбызда калган туган йортларга сүздән һәйкәл куйдым. Ә үзем туган нигезгә бүген дә – әни булмаса да кайтып йөрим. Балаларым да шунда үсте, хәзер оныкны да туган нигез тылсымын тоярга өйрәтергә тырышам. Моннан әти-әни янына зиратка да ерак түгел...

– Авыр юл икәнне белми сайлаганмын, дидегез. Иҗат юлын әйтүем. Чынлап та, җиңел түгел иҗат кешесенә бүген. Элек тә җиңел булмаган. Конкуренция дә җитәрлек, әйеме?
– Сез Татарстан Язучылар берлегендә 300ләп язучы булуын әйтәсездер инде. Ләкин аларның 30-40ы гына даими яза. Менә шулар әдәбиятны тотып тора да инде. Тагын да күбрәк булсалар, сөенер генә идем. Бигрәк тә драматургларга мохтаҗлык кичерә әдәбиятыбыз. Туфан абый Миңнуллиннан соң Илгиз Зәйниев килде, ләкин аның тормыш тәҗрибәсе азрак әле. Вакыйгаларны да күбрәк уйлап чыгарып яза. 30дан соң гына әйбәт драматург булып була шул. Мин язганда ук тамашачымның күзләрен күргәндәй булам. Бу җөмләне ничек кабул итәр дип, аның белән күңелемнән генә сөйләшәм. Аннары сәхнәнең аның үз теле, үз стиле. Ул шигырь дә, проза теле дә түгел. Шуңа да шактый шагыйрьләр, пьеса язарга алынсалар да, зур уңышларга ирешә алмыйлар. Язучы булыр өчен гәҗит-журнал мәктәбен узарга кирәк. Ул мәктәп телне дә өйрәтә, вакыйгаларда да кайната.

 

Әңгәмәдәш – Йолдыз Шәрәпова

(«Шәһри Казан»)

 

Read 1617 times
Союз писателей РТ