Дүшәмбе, 05 Март 2018 17:56

"Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барысы да аның турында” китабын укыгач туган уйлар

Rate this item
(0 votes)

Китап шундый уйларга этәрде

 

Әгәр исән булса, Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде. Ул моннан сигез ел элек 2009 елның июлендә 71 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла зиратында җирләнде.

 

Мин сөекле шагыйре­без­нең шушы олуг юбилее алдыннан 2015 елда дөнья күр­гән “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны кабат кулыма алып, яңа­дан укып чыктым.

 
Әдипнең “Әхмәт авылында башланган тормыш” дип аталган “Ишетеп белгән­нә­ремнән, үз күзләрем белән күргәннәремнән” дигән истә­лекләрен укыйсың да үзеңне шул үткән гасырның утызынчы елларында итеп тоя баш­лыйсың. Гакыйль әтисе белән әнисенең саф мәхәббәтен, хезмәт сөюләрен, әбисе бе­лән бабасының зур гаилә­сендәге татулык һәм дуслыкны шундый ышандырырлык итеп үз күзләре белән күр­гәндәй тасвирлый алган. Хә­зерге заманның акчага, байлыкка корылган мәхәббәтлә­рең бер читтә торсын. 
1941 елның 22 июнендә сугыш башланган көнне Нурлатта халкыбызның ел буена көтеп алган иң күркәм бәй­рәме – Сабан туе үткәрелүе турында да бик матур итеп бәян иткән Гакыйль. Беренче тапкыр үзенең күп кеше җыел­ган урында гармун уйнавын, халыкны биетүен исенә төшерә ул.

 
Бу тыныч тормышның соңгы Сабан туе, Гакыйльнең дә беренче һәм соңгы тапкыр тамашачы алдында гармун уйнавы булгандыр. Икенче көнне үк аның әтисе – Шә­рифулла абыйны фронтка озаталар. Ә әтисе яраткан Хә­бибҗамалын, ике улын калдырып киткәндә, моңа кадәр кәләше кебек саклаган гармунын күрше Фома авылы клубының яшь гармунчысына бирә.
“Гармунын табарбыз өр-яңасын, башлар гына исән-сау кайтсын”, – ди ул.
Кайтмый шул, кайта алмый... Шәрифулла ага гармунын бүләк итеп калдырган күрше Фома авылы егете дә аның кебек үк яу кырыннан кайтмаган.


Язмыш аның Гакыйль улы­на гармунчы булырга мөмкинлек бирмәсә дә, хәзер гармунда һәм башка уен коралларында Шәрифулла ага­ның Ринат исемле оныгы уйный икән инде. Ул Гакыйль абыйсы  язган күп шигырь­ләр­не җырга әверелдергән.


Җиде чакрым араны Әх­мәттән Бикколга барып йөрер­­гә аягына-өстенә кияр­гә бернәрсәсе дә булмаганга, Гакыйльгә мәктәпне ташларга туры килә. Ә берничә айдан алар, Әхмәт авылы белән хушлашып, Хәбибҗамал апа­ның туган авылы Иске Фәй­зул­лага күчеп китәләр.


Гакыйльнең умыртка сөя­генә Куйбышев (Самара) өлкә хастаханәсендә ясалган уңыш­сыз операция турында язган истәлеген дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Операция вакытында аның клиник үлем кичерүе, тик нин­дидер могҗиза булып, күзләрен яңадан ачуы һәм аяу­сыз үлем тырнагыннан котылуы үзе бер могҗиза түгелме?


Яшүсмернең, ябырылган газапларга, әрнүләргә карамастан, каләмен тешләре арасына кыстырып язарга, рәсем ясарга өйрәнүе турында укыганда, күзләр ирек­сездән яшь белән тула.


Моны хәтта күз алдына китерү дә кыен. Гакыйльнең 1966 елда язган көн­дәлек­ләрендә өметсезлек рухындагы уйланулары да, күпсан­лы шигырьләр, рәсемнәр иҗат итәргә өлгерсә дә, алар­ның бер файдасызга тартмада аунап ятулары өчен борчулары да нык чагыла әле. “Татарстан газеталарына җибәрелгән ши­гырь­ләрем дә, рәсемнәрем дә тиешенчә бәяләнмичә кала бирәләр”, – дип яза ул көндәлек­ләрендә.


Соңрак аның иҗатына карата җылылык сизелә баш­лый. “Комсомольская правда”, аннан “Социалис­тик Татарстан” газеталарында ачы язмышлы шагыйрь һәм рәссам турында тәф­силле язмалар дөнья күргәч, Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның Лениногорск шәһәре телестудиясе журналистлары шагыйрь турында тапшырулар күр­сәткәч, Гакыйль Сә­гыйров­ның тормышы белән кызыксынучылар ишәй­­гән­нән-ишәя бара.


Үзенең көндәлекләрендә шагыйрь бигрәк тә “Социалистик Татарстан” газе­та­сы­ның Нурлаттагы үз хәбәр­чесе Рә­шит Зәкиевнең, Лениногорск телевидениесе журналисты Луиза Исмә­гый­ле­ва­ның изге­лек­ләренә югары бәя бирә. Беренчесе аның шигырь­ләрен бөтен Татарстан укучыларына танытырга ярдәм иткән булса, икенчесе, нефть­челәр белән бәй­лә­неш­кә кереп, Гакыйльне вертолет белән Лениногорск хаста­ханәсенә алып килеп, алты айдан артык дәвалата да әле.

Гакыйль Сәгыйров тормышы һәм иҗаты турында язганда, сөйләгәндә һич кенә дә аның рәссам булуын онытырга ярамыйдыр. “Гакыйль ши­гырьдә  –  рәссам, рәсемдә  –  шагыйрь”,  –  дип Илдар Юзеев бер юктан гына әйтмә­гән­дер. Шушы гүзәл рәсемнәре өчен халыкара “Филантроп” бүләгенә ия булган Гакыйль Сәгыйров. Каһарман  якташыбызның Мәскәүгә, шушы бүләкне алыр­га баруы мавыктыргыч бер хикәя, тарих буларак кабул ителә. Мең чакрым араны автомобильдә үтеп, исән-имин башкалага барып җи­теп, арган-талган булуына да карамастан, аның Мәскәү елгасы буйлап теплоходта сәя­хәткә чыгуы үзе бер батырлык түгелмени?


Гакыйльнең тормышында зур борылыш аның Лениногорск шәһәре хастаха­нә­сендә берничә ай дәвамында дәваланып кайтканнан соң башлана. Нефтьчеләр аңа коляска, ә Татарстан хөкүмәте “Ока” машинасы бүләк иткәч, руль артына утырган Наил энесенең улы Ринат белән Гакыйль укучылары янына төрле очрашуларга да йөри башлый.


Беренче тапкыр шундый зур очрашуның Самараның Металлурглар Сараенда ша­гыйрьгә 56 яшь тулганда үткәрелүе турында китапта бик җылы сүзләр белән бәян ителгән.


Кичәдә катнашкан кү­ренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре Айдар Хә­лим, Зиннур Хөснияр, Рөстәм Мингалим, Фәнзаман Баттал үзләренең чыгышларында та­лантлы якташы­быз­ның иҗа­тына зур бәя биргәннәр. Татарстан китап нәшрия­тында әле яңа гына табадан төшкән “Кабатланмас моң” (1994 ел) китабының мөхәр­рире Фәнзамал Баттал андагы фәлсәфи уйлануларга, матур бай образларга соклануын белдергән.


Аннан соң да Гакыйль Сә­гыйровның иҗатына мө­киб­бәннәр шагыйрьнең исән чагында алтмыш, алтмыш биш, җитмеш яшьлек юбилей ки­чәләрен дә үткәргәннәр. Бу турыда китапта бәйнә-бәйнә язылган.


Әлбәттә инде, сәхнәдән бу кичәләрдә якташыбыз адресына мактау, хуплау сүзләре күп яңгыраган. Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар авызыннан күп вәгъ­дәләр әйтелгән: ша­гыйрь­нең кеч­кенә пенсиясен дә арттырырга, төрле мак­таулы исемнәр дә би­рергә... Бигрәк тә ша­гыйрь­нең 60 яшьлегенә багышланган кичәдә шул елларда Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Мө­хәммәдиевның “ялкынлы” чыгышы күпләрдә соклану да, өмет тә уяткан булгандыр. Тик вәгъдә ител­гәннәрнең берсе дә озак тормышка ашмыйча, яисә коры сүз булып кына кала бирде.


Гакыйль Сәгыйровка Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк тә, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренең ис­ләренә туктаусыз төшер­гәләп торганнан соң, тугыз ел үткәннән соң гына бирелгән икән бит.


Шулай да Гакыйль Сәгый­ровның иҗатын аңлаучы, үз итүче яхшы кешеләр дә юк түгел бу дөньяда. Шуларның берсе  –  Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозовтыр, мөгаен. Ул кичектергесез эшләрен читкә куеп, шагыйрьнең юбилейларына да, иҗат кичәләренә дә кил­гән, китапларын чыгаруда да булышкан. Әнә Иске Фәйзул­лада кайчандыр Гакыйль Сә­гыйров яшәгән йортта музей ачу турында карар кабул ителсә, бу эштә дә үзенең ярдәм кулын сузарга әзер икәнлеген белдергән. Китапта мондый фидакарь, игелекле кешеләр турында күп сөйләнгән, күп язылган.


Бу китап әдипнең туган ягы  –  Татарстанның Нурлат районы, күп еллар ул гомер иткән Самара һәм Ульян өл­кәләре китапханәләренә таратылды, шулай ук Татарстан Үзәк китапханәсенә дә бирелде. Яңа китапны китап­ханә­челәр, мәдәният хезмәт­кәр­ләре катнашында тәкъ­дим итү кичәләре Татар­стан­ның Нурлат районында, Са­ма­раның “Яктылык” татар мәк­тәбендә, Камышлы районы авылларында, Ульян шә­һә­ренең татар мәдәнияте үзә­гендә, Казанда да үт­кә­релде.


Шагыйрьнең февральдә булачак 80 еллык юбилеена багышланган кичәләр Самарада, Димитровградта, Ульян­­­­­да һәм башка шәһәр һәм авылларда да зурлап үт­кәрелә. Бөтендөнья татар кон­грессы башкарма комитеты, Татарстан Язучылар бер­леге, Республика Милли китапханәсе ярдәмендә сөек­ле шагыйребезнең 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсен Казанда да үткәрсәк, начар булмас иде. Әнә “ТНВ” каналында кү­ренекле татар шагыйрь­ләренең иҗатына багышланган “Әдәби хәзинә”, “Ач, шигърият, серләреңне” кебек тапшырулар даими күр­­сәтелеп торыла. Ә Гакыйль Сәгыйров кемнән ким?! Минемчә, аның ши­гырь­ләре дә бу тапшыруларда, һич­­шиксез, яңгырарга тиеш.


Гакыйль Сәгыйров турындагы яңа китапны тәкъ­дим итү кичәләрендә чыгыш ясаучыларның күбесе аны рус, инглиз телләренә дә тәрҗемә итеп, зуррак тираж белән бастырырга кирәк, дигән фикерләрен әйттеләр. Моны тормышка ашырсак шәп булыр иде. Менә ун еллап инде шагыйрьнең бер генә шигырьләр китабының да дөнья күргәне юк.


Ә Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты моңа лаек. Аның гомеренең зур өлеше үткән Самара өлкәсе­нең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылындагы йортын төзеклән­дереп, музеен ачу эшен шулай ук ничек тә хәл итәсе иде.


Менә шундый уй-фикер­ләр килде минем башыма Гакыйль Сәгыйровның тормышына һәм иҗатына багышланган китабын яңадан укып чыккач.


Разия ӘЮПОВА.
Самара өлкәсе

 

Тегермәнле авыл егете (Гакыйль Сәгыйров истәлегенә)

Нурлат төбәгендә җил тирмәне1... 
Бердәнбере...
Сәгыйровлар авлы Әхмәттә! 
Тыгыз җилләр генә уйнаклаган
Биеклектә урны, әлбәттә.
Авылның ул йөзек кашы кебек...
Данлыклы да үзе һәрьякта. 
Манарадай калкып, бураннарда
Адашканнар өчен маяк та. 
Ул халыкның яклаучысымыни, – 
Тау башында, гүя, сак тора. 
Канатларын селкеп, арыган сәфәрчегә
Дәрман бирә, алга чакыра. 
Тегермәнле икән, авыл уңган, 
Тегермәнле, димәк, икмәкле. 
Кершәндәй он тарткан ташта  түгел, 
Кешеләрдә икән хикмәте.


...Килде заман. Котырды да туфан, 
Канатларын өзде тирмәннең,
Нигез эзе калды ядкарь булып, – 
Гыйбрәтен шунда күрәмен: 
Гакыйльне дә шулай ачы язмыш
Ник кыйнады җанын канатып, 
Бирешмәде! 
Талпынды да күккә күтәрелде, 
Мәгърур җәеп шигъри канатын. 
Баш өстендә мәхшәр, әйдә, купсын, 
Кара көчләр шашсын өркетеп, – 
Йөрәгенә халкы сыендырды
Үз шагыйрен – 
Тегермәнле авыл егетен.

 Илдус Диндаров

 

1/ тирмән – Нурлат төбәгендә тегермән­не шулай дип йөртәләр.

 

(“Ватаным Татарстан”)

 

Read 169 times
Союз писателей РТ