Сишәмбе, 06 Март 2018 18:01

Казан мәктәпләрендә Абдулла Алишка багышланган очрашулар узды

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 

20 февральдә балалар әдәбияты классигы Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреатлары Әнәс Хәсәнов һәм Рафис Корбан Казанның 55нче мәктәбендә каһарман язучы музеенда укучылар белән очраштылар. Шигырь бәйрәме конкурсында җиңүчеләргә мактау кәгазьләрен тапшырдылар. Үз китапларын бүләк иттеләр.

27 февральдә  Әнәс Хәсәнов Казанның А.Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе укучылары белән очрашты, легендар язучы һәм көрәшче музее белән танышты. Якташы А.Алиш йогынтысында әдәби иҗатка тартылуы турында сөйләде, күп санлы сорауларга җавап бирде, шигырь бәйгесендә җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды.

Read 178 times Last modified on Сишәмбе, 06 Март 2018 18:08
Союз писателей РТ