Print this page
Сишәмбе, 06 Март 2018 18:13

ЯЗ бәйрәме белән, кызлар!

Rate this item
(1 Vote)

Кыш ничек кенә китмәскә дип тырышмасын –  календарьда барыбер ЯЗ инде. Бер көннән урамнарда кулларына лаләләр һәм мимозалар тотып әниләрен, апаларын, сөйгәннәрен, сеңелләрен,  кызларын, киленнәрен, кодагый-кодачаларын ЯЗ БӘЙРӘМЕ  белән котларга ашыгучы ир-атларны меңәрләп очратып булыр. Яз – өметләр яңарган, төшенкелек юкка чыккан, яңа прическа ясатырга, матур күлмәкләр алырга йөгергән, табыннарны тәм-томнарның иң затлысы белән тутырасы килгән чор.

Күңелле мәшәкатьләр тулы көннәр бу!

БӘЙРӘМ БЕЛӘН сезне, өрфия күңелле шагыйрәләр, зирәк прозаиклар һәм әдәбият өлкәсенә хезмәт итүче барлык уңган ханымнар!

Бу язлар көтелмәгән уңышлар, сөенечләр, шатлыклар алып килсен...

Read 328 times