Дүшәмбе, 12 Март 2018 12:06

Лаеш районының Кече Елга авылы халык театры Данил Салихов әсәре буенча премьера чыгарды

Rate this item
(0 votes)

 

Кече Елга авылы халык театры драматург Данил Салиховның «Уч төбендә өч егет» әсәрен сәхнәгә куйды. Әлеге спектакль театр багажында инде 34нче әсәр.

«Уч төбендә өч егет» спектакленең премьерасын Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм әсәрнең авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та тамаша кылды.

Район башлыгы драматургка кызыклы әсәр, артистларга  камил уеннары өчен рәхмәт әйтте. Данил Салихов спектакльдән соң тамашачыларга автографы белән китаплар бүләк итте. 

(Лаеш районы администрациясенең матбугат үзәге) 

  

Read 135 times Last modified on Дүшәмбе, 12 Март 2018 12:10
Союз писателей РТ