Чәршәмбе, 28 Март 2018 09:36

Яңа Чәчкап урта мәктәбендә Әхмәт Рәшит исемендәге конференция узды

Rate this item
(0 votes)

         2018 елның 26 нчы мартында Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбендә Гаяз Исхакый бүләге лауреаты, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Рәшит исемендәге III «Кояшлы ил» республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мәртәбәле кунаклар: язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирханов,  шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан китап нәшрияте мөхәррире  Галимҗан  Гыйлманов, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Йолдыз Шәрәпова шагыйрь, Намык Кемаль  исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах, Казан дәүләт аграр университетының терлекчелек кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Газимҗан Шәрәфетдинов, «Болгар» радиосы  журналисты Фаил  Гыймадов,  шагыйрә Гөлшат Мөхтәровалар катнашты.                                                                                 

           Конференция дүрт юнәлештә барды: «Утырып уйлар уйладым», «Җәннәт әниләр аяк астында», «Үзем сайлаган язмыш», «Толстой – Казанда». Үзләренең иҗади эшләрен йөздән артык бала яклады. Конференциядә Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Казан, Чистай, Актаныш районы укучылары катнашты. Балаларга  Татарстан Язучылар берлеге һәм Аграр университетның  дипломнары тапшырылды, бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде.

Read 312 times Last modified on Чәршәмбе, 28 Март 2018 09:46
Союз писателей РТ