Пәнҗешәмбе, 29 Март 2018 11:55

2018 ел ТЮРКСОЙ карары белән «Чыңгыз Айтматов елы» дип игълан ителде

Rate this item
(0 votes)

Айтматовны искә төшерү

 

2018 ел ТЮРКСОЙ карары белән «Чыңгыз Айтматов елы» дип игълан ителгән иде. Аның тууына (12. 12. 1928 — 10. 06. 2008) декабрь аенда 90 ел тула. Бу уңай белән күп төрле чаралар уздыру каралган. Шундыйларның берсе март ахырында Истанбулда үткәрелде. Кыргыз-татар гаиләсендә туып, тәрбияләнеп үскән әдипнең мирасын мәдәниятара багланышлар кысасында тикшерүгә багышланган халыкара бу чарада Төркия, Рәcәй, Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан һәм кайбер башка илләрнең галимнәре, әдипләре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән, Татарстан президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Рәзил Вәлиев, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, Кукмара төбәк музей  директоры Ләбүдә Дәүләтшина да катнаштылар. Аларның доклад-чыгышлары семинарда тупланган халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну   белән тыңланды.

 

 

Хатыйп  Йосыпов.

 

Read 378 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 29 Март 2018 12:03
Союз писателей РТ