Чәршәмбе, 30 Гыйнвар 2013 17:23

“Ак юл”

Rate this item
(0 votes)

Җыентыкка соңгы елларда татар әдәбиятына килгән яшь каләм ияләренең шигырьләре һәм хикәяләре тупланган.

 Китаптан өзек:

 Илһамның хәле беренче ярдәм күрсәткән табиблар билгеләвеннән шактыйга куркынычрак булып чыкты. Умыртка сөяге сыну нәтиҗәсендә, аның кул һәм аяклары бөтенләй хәрәкәтләнүдән туктады. Озак вакытлар аны кома хәленнән чыгара алмый интеккән Казан табибла­ры үзләренең көчсезлеген таныды:

– Мондый операцияләрне бары Германиядә генә яса­ту мөмкин. Без хәлебездән килгәнне эшләдек.

Әмма... Гүзәлия көн-төн елады. Реанимация бүлмә­сенә кергән саен - ә аны монда бик сирәк уздыралар – ул иренең сулып, кибеп барган гәүдәсен күреп үрсә­ләнде: «Нигә? Нәрсә өчен? Ник андый кайгылар миңа гына килә?!» Бәхетсез хатынның күз яшьләре түгелеп, күңеле хисләрдән арына барган саен, ниндидер бер халәт кичерә башлады. «Ник мин гомер буе чирле ир белән яшәргә тиеш соң? Илһам гарипләнгән икән, димәк, Ходай шулай кушкан. Бу хәлнең килеп чыгасы Ходай тарафыннан билгеләнгән булган. Мин баламны андый кимсетүле хәлдә үстерергә тиеш түгел. Димәк?..» Илһам Казан хастаханәсендә соңгы көннәрен үткәргән вакытта, Гүзәлия иренең абыйсы Таһир янына килде. Энесенең фаҗигасен ишеткәннән бирле төн йокысы качкан Таһир кулыннан килгәннең барысын да эшләде: Германиягә бару өчен акча тапты, хастаханә белән ки­лешә алды. Шунысы гаҗәп: байлыгы булмаган, зур кә­нәфи биләмәгән ир зур оешмаларга үтеп керә алды. Аны аңладылар, ярдәм иттеләр.

(Ак юл: шигырьләр, хикәяләр / Төз. Р.Зәйдулла, В.Нуриев. – Казан: 2012. – 271 б.)

 

Read 894 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ