Җомга, 06 Апрель 2018 15:08

Сания Әхмәтҗанова мәктәп укучылары белән очрашуда: Халыкка ихласлык кирәк

Written by 
Rate this item
(1 Vote)

 

Казанның Совет районында урнашкан 171 нче гомум белем бирү мәктәбендә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова белән очрашу узды. очрашуда республиканың шәһәр-районнарыннан семинар-практикумга килгән татар теле укытучылары да катнашты.

Кайвакыт мондый очрашуларның күңелсез генә, корырак баруын күзәтергә туры килсә, әлеге очрашу тулаем шуның киресе булды. Сания Әхмәтҗанованың, тыңлаучыларын күзенә каратып, үзе, китаплары, иҗаты, гаиләсе турында укытучыларча җанлы итеп сөйләү сәләтенә ия булуына да бәйледер ул. Сүзләрендәге гадилек, ихласлык, күпертүләрсез, ясалмалылыктан азат булып сөйләве белән очрашу бер сулышта узды да китте. Очрашуда мәктәп укучылары гына түгел, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан семинар-практикумга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Данлыклы Арча районында туып-үскән Сания апа иң элек кыскача үзенең автобиографиясенә тукталды. Сөйләүләр мәктәп укучылары башкаруында җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Иң беренче итеп, популяр “Пар алма” җыры яңгырады. Җырның язылуына 25 ел. Сания Әхмәтҗанова җырның язылу тарихы турында сөйләп: “Синең ирең юкмы әллә? Ник ялгызлык турында язасың, дип сорыйлар. Шагыйрь кеше ул, балалар, үз кичерешләрен генә түгел, башкаларның тормышын да күрә белеп, йөрәге аша үткәреп, үзенеке кебек итеп яза белсә, шул вакытта әсәрләре таныла. Бу җыр минем апама багышланган.Ул 18 яшьтә кияүгә чыкты, әмма ире авариядә үлеп, яшьли тол калды. Берсендә шалтыратып, “Без бит пар алма кебек идек, хәзер ничекләр яшим инде мин, алма бакчаларына чыгып, җизнәңне эзләп, пар алмалар тотып саташып йөрим” диде. Бу сүзләреннән “Пар алма” җыры туды. Мине халыкка танытты. Бу җыр - минем визит карточкам”, - диде шагыйрә.

Очрашу барышында шулай ук Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән “Әниемнең туган көне”, “Әйтер сүзең әйтеп кал” һ.б җырлар да яңгырады.

Шагыйрә үзенең “Гәрәбә” исемле шигыренең язылу тарихы турында сөйләде. Шагыйрь Марсель Галиев, аңа гәрәбә турында ике юл шигырь биреп, шуны дәвам итүне һәм аңа шагыйрә булуын исбатлауны тәкъдим иткән. Баштагы ике вариантны Марсель Галиев кабул итмәгән, үз фикерләрен әйткән. Өченче вариант кына күңеленә хуш килгән. Шул рәвешле олпат шагыйрь аңа осталык дәресе биргән. Яңа китабының исемен дә шагыйрә “Гәрәбә” дип атаган.

Сания Әхмәтҗованың балалар өчен язылган шигырьләре дә шактый. Аларның берничәсе очрашуда укылды. “Балалар турында язып була, әмма иң авыр эш – балалар өчен язу. Болар - икесе ике әйбер. Балалар теленә оныгым тугач өйрәндем. Оныгым безне “Бал әби, Бал бабай” дип йөртә, чөнки бабасы аңа килгән саен бал каптыра. Мин Камил улыма  багышлап, “Бал онык” дигән шигырь дә яздым”, - дип сөйләде шагыйрә.

Сания Әхмәтҗанова, укучылар соравына җавап итеп, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларның популяр булу сәбәбен дә аңлатып китте. “Бу җыр текстлары яшьрәк чакта, нәрсә уйласам, шуны әйтә торган вакытта язылган. Халыкка ихласлык кирәк. Алар ясалма түгел. Җыр текстлары гади сүз белән тирән мәгънәне аңлатырга тиеш. Мин шулай уйлыйм”, - диде.

Очрашу барышында Сания Әхмәтҗанова укучыларда үзенең шәхесенә карата кызыксыну уята белде. Укучыларның бер-бер арты сораулар бирүе шул хакта сөйли иде. Балаларның берсе шагыйрәнең исеме нәрсәне аңлатуын, аңа исемне кем кушуы турында сорады. “Әти кушкан миңа бу исемне. Апрель аенда туганмын мин, ул вакытта авылда язгы ташу вакытлары. Таныклык алу өчен, күрше авыл советына барырга кирәк булган. Әтине шунда озатканда, әни, Гөлфия дип куштырырсың яме, дигән булган. Ләкин әти Сания дип исем куштырган, ә әнигә “ташулы елга аша чыкканда, басма чайпалды да, син әйткән исемне оныттым, телемә беренче нәрсә килде, шул исемне куштырдым” дигән. Соңрак миңа, сер итеп кенә, яшь чагында Сания исемле йөргән кызы булуы турында әйтте. Сания исеме туры килә миңа, ул гаиләдә икенче кыз бала дигәнне дә аңлата икән, аннары төрекчәдән ул "мизгел” - секунд дигән мәгънәдә. Кайчакта холкым да бер мизгел эчендә төрле көтелмәгән карарларга бара торган”, - дип җавап бирде шагыйрә.

 

Сания Әхмәтҗановадан кечкенә вакытта кем булырга хыяллануы, яраткан язучысы турында да сораштылар. Ул башта, абыйсы кебек, очучы булырга хыяллануы турында әйтте, аннары укытучы булып хирысланганын, ислемай шешәләре тезеп, аларга “дәрес биргән” вакытларын исенә төшерде. Балачактагы иң якты хатирәләре белән уртаклашты. Фарфор чынаяклары ватыкларын эзләп, язгы бәрәңге бакчасына кереп, тездән язгы бакчада батып яткан мизгелләренә “кайтып килде”. Моның өчен әнисеннән шактый гына эләккәнен дә әйтте.

Шагыйрә чит телләргә дә мөкиббән булуы турында билгеләп үтеп, төрек телен үзлектән өйрәнгәнен, былтыр үзен төрки шагыйрьләр фестиваленә Кахакъстанга чакырганнары турында сөйләде. Хәзер исә инглиз телен өйрәнү белән мәшгуль булуын әйтте.

Очрашу ахырында Сания Әхмәтҗанова балаларга: “Нинди генә эшкә тотынсагыз да, җиренә җиткереп башкарыгыз”, - дип киңәшен бирде, укуында уңышлар теләде. Кунак күчтәнәчсез килә ди мени: шагыйрә мәктәп китаханәсенә үзенең шигырь җыентыкларын бүләк итте. Үз чиратында, мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова Сания Әхмәтҗановага җылы очрашуга килгәне өчен рәхмәтен ирештерде.

Очрашу туган телләргә багышланган кичә рәвешендә дәвам итте. Мәктәптә белем алучы төрле милләт вәкилләре концерт чыгышларын тәкъдим итте.

 

Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.

 

(“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина)

 

Read 60 times
Союз писателей РТ