Чәршәмбе, 30 Гыйнвар 2013 17:27

“Дәвам”

Rate this item
(0 votes)

   Җыентыкта соңгы елларда татар әдәбиятына килүче яшь каләм ияләренең шигырьләре, хикәяләре һәм публицистик язмалары урын алды.

Китаптан өзек:

– Нишләп белмәгән кеше булсын?! Безнең күрше Фәнзилә апаларга кайтты ул. Исеме – Марат. Бик акыллы егеткә ох­шаган, – дип җавап кайтарды Әнисә һәм, дустын җитәкләп, егет янына килде. Таныштырды. Үзенең кирәксез кишер яфра­гы булуына тагын бер кат инанган Әнисә, юк сәбәпләрне бар итеп, өенә таба юл алды. Иптәше артыннан китәргә маташкан Камиләне Марат әдәпле генә туктатты һәм ярты гына сәгатькә тоткарлануын сорады. Башта ни турында сөйләшергә белмичә, аптырап басып тордылар. Камиләнең кыюсызлыгын күреп торган егет инициативаны үз кулына алырга булды. Ул үзе белән таныштырды, туып үскән шәһәре турында сөйләде. Унтугыз яшенә җитеп, район үзәгеннән ерак китмәгән кыз әңгәмәдәшенең авызына гына карап торды... «Эх, надан дип уйлагандыр инде минем турында!» Башына килгән шушы уйдан Камилә эсселе-суыклы булып китте. Ләззәтле тойгылар аңлаешсыз хис-кичерешләр белән алмашынды. Кызның килмәгән йокысы инде бөтенләйгә качты. Берничә минут уфтанып, әйләнгәләп ятты-ятты да, торып, аш бүлмәсенә чыкты.

(Дәвам: шигырьләр, хикәяләр, публицистик язмалар / Төз. Р.Зәйдулла, В.Нуриев. – Казан: “Илһам” нәшр., 2012. – 166 б.)

 

Read 706 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ