Пәнҗешәмбе, 26 Апрель 2018 15:18

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган «Бәхетле балачак» Бөтенроссия ачык интернет-конкурсында тавыш бирергә онытмагыз!

Rate this item
(0 votes)

 

Танылган җәмәгать эшлеклесе, популяр татар драматургы Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗатына багышланган «Бәхетле балачак» Бөтенроссия ачык интернет-конкурсында катнашучылар арасында тавыш бирү башланды.

Сайтка төрле илләрдә яшүче балаларның 100 иҗат җимеше урнаштырылды. Бәйгедә Литва, Канада, Кыргызстан илләреннән, Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Мари Эл республикаларыннан, Киров, Пенза, Төмән һәм Ульяновск өлкәләреннән нәни дусларыбыз катнаша.

  • Вокал номинациясендә – 19;
  • Инструменталь башкару номинациясендә – 9;
  • Декоратив-гамәли иҗат – 18;
  • Рәсем номинациясендә – 40;
  • Нәфис сүз номинациясендә – 8;
  • Театр иҗаты номинациясендә – 6.

 

Җиңүчеләр һәр номинациядә 3 төрле яшь категорясе буенча билгеләнәчәк.balachak.congress.tatar сайтына кереп үзегезгә ошаган иҗат җимешенә тавыш бирергә онытмагыз.

 

Read 187 times
Союз писателей РТ