Пәнҗешәмбе, 26 Апрель 2018 17:49

МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: ШАГЫЙРЬ КЕШЕ БИК БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ

Rate this item
(0 votes)

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында бүгенге әдәбият, язучыларга дәүләт ярдәме, татар теле, Тукай премиясе, заманча җырлар һәм ни өчен социаль челтәрләрдә булмавы турында сөйләде.

Марсель Галиевның татар турындагы төп фикерләре:

1. Без үзебезне читтән килгән кеше күрүгә күнеккән, шуннан соң гына шул кешене “без белмәгәнбез икән” дип таный башлыйбыз. Чынында безнең бөтен дөньяга күрсәтерлек әдәбиятыбыз бар.

2. Гонорарлар аз, әмма язучыларга дәүләттән ярдәм бөтенләй юк дип әйтү дөрес түгел. Президент тарафыннан томлыклар чыгару, романнар язарга акча бирелә.

3. Әдәби тәнкыйть кимеде. Язучыларга бер-берсенә игътибарлы булырга кирәк. Элек өлкән язучылар янына яшьләр өйрәнергә йөри иде, хәзер андый күренеш күзәтелми – яшьләр өлгереп туа күрәсең.

4. Шагыйрь кеше бик бәхетле булырга тиеш түгел. Язганда да драма, фаҗига булырга тиеш. Гел матурлык, гел бәхет турында гына язсаң, дөнья әдәбияты күптән беткән булыр иде.

5. Яшьләр мәхәббәт турында язарга тиеш, бу табигый хәл. Аннары алар җитди темаларга кереп китә. Әмма кайберәүләр өлгерү процессына килеп җитә алмый, мәхәббәттә утырып кала.

6. Татар теле камил һәм бай тел. Әмма без океан уртасындагы утрау кебек. Чит телләрдән саклау өчен без калька сүзләрне тәнкыйть утында тотарга тиеш.

7. Милләтнең башта теле бетә, аннары моңы, аннан соң хәтер. Без беренче стадияне үтеп барабыз. Милләтне саклап калу өчен халыкның бөеклеген тану рухы булырга тиеш.

8. Бу процессны туктатып булу-булмау һәркемнең үзеннән тора. Һәм мәктәпләрне югалтмаска кирәк.

9. Татар халкын энтузиастлар саклап калган. Алар элек күп булган, әмма байлык чорында андый кешеләр азрак.

10. Татар матбугатына кыюлык җитми. Публицистика мәктәбе электән үк бераз сыек булды.

11. Марсель Галиев үз сүзләренә язарлык композиторларны күрми. Композиторлар эт сикертә торган музыка яза. Җитлекмәгән сүзләргә бик күп көйләр языла һәм көйләр үзләре дә бик примитив. Үләннәр турында язабыз, кычытканга барып җиттек, әрекмән, кычыткан - бөтенесен җырда язып чыктык.

12. Тукай премиясен алганчы, ул дөрес бирелмәде, диләр. Үзе алгач, бар да дөрес ди. Тукай премиясе – язучыларга бирелә торган гап-гади премия. Язучылар кимсетелгән дип әйтеп булмый.

"Без бит читтән берәр кеше күрүгә күнеккән. Безгә үзебезне күрә белергә кирәк”

- Марсель абый, беркайчан да канәгать дип әйтеп булмый торгандыр инде ул. Шулай да хәзерге безнең әдәбиятыбыздан канәгатьме? Безнең башка халыкларга күрсәтерлек, горурланырлык әдәбиятыбыз бармы?

- Әдәби процесс катлаулы инде ул. Бүгенге әдәби процессны карасак, романнар бар, повестьлар бар, хикәяләр, проза, шигырьләр чыга. Шигърият гомер-гомергә алда барды ул безнең, тирән мәгънәле булды. Бүтән халыкларга рәхәтләнеп күрсәтерлек иде.

Прозада төрле еллар булды. Азрак түбән төшкән еллар да булды. Совет чорында бигрәк тә. Эшче темасы, авыл темасы дип, темаларга бүлү әдәбиятны бераз артка җибәрде. Хәзер тарихи романнар чыга.

Мин күрсәтерлек әйбер бар дип уйлыйм. Безгә үзебезне күрә белергә кирәк. Без бит читтән берәр кеше күрүгә күнеккән. Шунда гына “Карале, без белмәгәнбез икән, кырыйда йөргән икән ул кеше”, дибез. Чыңгыз Айтматовның да шулай була бит. Аның “Җәмилә” дигән повестен Луи Арагон күреп ала. Шуннан соң безнең җәмәгатьчелек күтәрә башлый. Шул җирлектән караганда, әлбәттә, бездә бар. Күрә белергә, укырга кирәк.

- Ә без күрә белмибезме?

- Ул тиз булмый бит инде. Әдәби процесс - ул әкрен генә бара торган әйбер. Чыга, башта укыла, аннары өйрәнелә, аннан күнегелә. Ничектер кинәт кенә күреп алу, күтәрү мөмкин дә түгелдер.

 

“Элек бер китап чыгарсаң, бер-ике ел яшәп була иде”

- Хәзер язучылардан шундый сүз ишетергә туры килә: иҗат итү, әдәбият хоббига әйләнде, кеше кайдадыр эшли һәм буш вакытында гына яза. Элегрәк вакытта профессиональ язучы дигән төшенчә булган, кеше язып кына да акча эшли алган. Сез ул заманда дөрес булган дип саныйсызмы, әллә хәзерме?

- Профессиональ язучылар элек тә аз иде. Берничә генә иде алар. Эшләмичә генә дигән сүз дөрес тә түгел инде. Ул үзенең язуы, үзенең әсәре өстендә эшли бит инде. Андыйлар күп түгел иде. Язучыларның күбесе редакцияләрдә, газета-журналларда, китап нәшриятында эшләде.

Элек, дөресен генә әйткәндә, гонорар да күп түләнелә иде. Бер китап чыгарсаң, бер-ике ел яшәп була иде. Хәзер андый мөмкинлек бирелмәгән, үзегез беләсез. Ә кайдадыр эшләп язу ул зыянлы түгел. Алай да булырга мөмкин, болай да. Кешенең үзеннән тора.

“Бездә дәүләттән ярдәм бөтенләй юк дип әйтә алмыйм”

- Сез ничек уйлыйсыз, дәүләт язучыларга, шагыйрьләргә “Син яз гына, иҗат кына ит, син халыкка хезмәт итәсең дип” акча түләп, мөмкинлек булдырырга тиешме?

- Бездә ярдәм бөтенләй юк дип әйтә алмыйм мин. Томлыклар чыгарыла. Шактый гонорар эшләп була томлык чыгарганда. Томлык чыгарырга күп очракта президент тарафыннан акча бирелә. Күп кешеләрнең томнары чыкты бит. Ул үзенә бер төрле грант кебек.

Аннары романнар язарга акча бирелде бервакыт. Кем тарихи роман, шәхесләр турында турында язарга тели, аларга алдан ук акча түләнә. Аларның берничәсе язылып өлгерде инде. Берничәсе әле язып бетереп кенә килә, аларының әле очы күренми. Ул шундый әйбер: мин язам дип утырырсың, ә кинәт кенә яза алмассың. Язу эше - бит катлаулы әйбер. Илһамнан тора, үзеңнең кәефтән тора. Ә болай гел ярдәм юк дип әйтеп булмый.

“Безгә, язучыларга, бер-беребезгә игътибарлы булырга кирәк”

- Әле күптән түгел генә Миләүшә Хәбетдинова тарафыннан язучыларга тәнкыйть сүзләре яңгыраган иде. Ул әдәби тәнкыйть бетте дип әйтте. Сез моның белән килешәсезме? Элегрәк өлкән язучылар яшьләрне өйрәтә, аларның остазлары була, ялгышларын күрсәтәләр иде, хәзер юк, ди. Сез килешәсезме?

- Миләүшә ханымның сүзендә хаклык бар. Ул акыллы һәм бүгенге әдәби процессны күзәтеп бара торган, аның эчендә кайный торган ханым. Шуңа күрә аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Тәнкыйть гел юк дип әйтеп булмый, күпмедер дәрәҗәдә бар ул. Тәнкыйтьчеләр Сорбонна университеты бетереп кайткан кешеләр түгел бит. Безнең үзебезгә - язучыларга да бер-беребезгә игътибарлы булырга кирәк, аларны гына көтеп утырырга түгел.

“Яшьләр өлгереп туалардыр хәзер”

- Сезнең остазыгыз кем иде? Яшь вакытта, мәсәлән, бу әсәрең килешеп бетмәгән, болайрак итәргә кирәк дип әйтүче киңәшчегез бар идеме?

- Бар иде. Мин Азнакайда яшәгәндә Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге бик көчле эшләде. Мин армиядән кайтканда анда Равил Фәйзуллин эшләде. Ул мине университетка укырга керергә юнәлтеп җибәрде.

Монда килгәч, мин Марс Шабаев дигән шагыйрьгә йөрдем. Язам бер ун шигырь, алып киләм, ул карап чыга һәм конкрет һәрберсе белән эшли. Һәр юлына “бәйләнеп”: “Йә, шуннан?” - дип әйтеп куя иде яки русча “Ну и что?” дип язып куя. Нәрсә әйтергә теләдең, монда бер фикердә юк дигән сүз. Мин инде үпкәләп, аны эчтән сүгеп өйгә кайтып китәм.

Бераз үпкәләп йөргәннән соң, тагын язам. Теге вакытта ул әйткәннәр күпмедер вакыттан соң гына ачыла башлый - ул дөрес әйткән булган. Менә шулай конкрет эшләү кирәк. Хәзер мин, дөресен генә әйткәндә, андый яшьләрне күрмим дә. Килеп: “Укып карагыз әле, нәрсә әйтерсез икән”, - дигән яшьләрне күрмим. Алар, күрәсең, өлгереп туалардыр хәзер. Башка заман.

- Марсель абый, инициатива яшьләр тарафыннан булырга тиеш дип саныйсызмы?

- Әйе. Ул ничектер үзеннән-үзе килә. Андый ярдәм - укытучың, остазың, укучың булу үзеннән-үзе килә. Аны мин шулай булыйм әле дип тә булмый, ул үзеннән-үзе бара.

 

“Шагыйрь кеше бик бәхетле булырга тиеш түгел”

- Сезнең “Артык бәхет шагыйрьне кол итә, Исбатлаган моны заманнар” дигән шигъри юлларыгыз бар. Нәрсә соң ул артык бәхет һәм кеше ничек колга әверелә?

- Шагыйрь кеше бик бәхетле булырга тиеш түгел инде ул. Бәхет турында язу әллә ни килешеп бетми кешегә. Язганда да драма, фаҗига булырга тиеш. Язуның бөтен хикмәте шунда бит инде. Гел матурлык, гел бәхет турында гына язсаң, дөнья әдәбияты күптән беткән булыр иде. Кешенең үзенең дә эчке әрнүе булырга тиеш.

Шагыйрь җәмгыять турында, үзенең халкы турында борчыла. Шул вакытта ул үзен гел бәхетле тоя алмый. Бәхет бик кечкенә вакыт аралыгында була торган матур мизгелләр бит инде ул. Бәхет тоташ була алмый, бүген бәхетле булырсың, иртәгә фаҗига була гаиләңдә яки башка җирдә... Шунда ук бетә бәхет дигән әйбер, шуңа күрә ул озын гомерле түгел.

 - Хәзерге яшьләр иҗатына күз салсак, күпчелек шигырьләр бәхетсез мәхәббәт турында. Бүтән темаларга язучы юк дип тәнкыйтьлиләр дә. Сез моның белән килешәсезме? Тема тарлыгы сизеләме?

- Яшь шагыйрь-шагыйрәләр беренче чиратта мәхәббәт турында язарга тиеш. Ул табигый һәм шуннан әкрен генә алар халык, тарих турындагы темаларга кереп китә. Аның өчен күпмедер дәрәҗәдә өлгерергә кирәк. Шушы өлгерү процессына кайберләре килеп җитә алмый, мәхәббәттә утырып кала.

Яшь шагыйрәләрнең шактый җитдиләнеп баруын, шигъриятләре тирәнәя баруын күрәм. Гомумән, аларның шигърияте тел ягыннан булсын, образлар ягыннан булсын, бик камил һәм тирән иде баштан ук. Әгәр дә шушы юнәлешне алып бара алсалар, халкы, милләт, тарих турында уйландыра торган шигырьләр булса, әлбәттә, алардан менә дигән шагыйрәләр чыгачак.

“Яшь шагыйрьләр менә дигән эшләп киләләр. Көтә белергә кирәк”

- Сезгә бүгенге шигърияттә, әдәбиятта, нәрсә ошамый, нәрсә җитеп бетми?

- Җитеп бетми димәс идем мин. Җитә, күп нәрсә җитә. Нишләп әле гел зарланып утырырга тиеш без? Бик күп шагыйрәләр бар, шагыйрьләр бар, яшь шагыйрьләр. Алар менә дигән эшләп киләләр. Тагын күпмедер дәрәҗәдә тирәнрәк төшкәннәрен, темаларга тирәнрәк кергәннәрен көтик. Көтә белергә кирәк, сабырлык кирәк.

“Бөтен кеше сөйләп йөргән әсәрнең дә күпмедер вакыттан соң төсе уңа”

Галим Илшат Сәетов, соңгы егерме елда иҗат ителгән татар романнары бармы дип сорасаң, кешеләр әйтә алмый, өзеп кенә әйтерлек әсәрләр юк дигән фикер әйткән иде. Аның белән килешмәүчеләр дә күп булды. Сез килешәсезме бу фикер белән?

- Килешеп тә була, килешмәскә дә була. Бөтен кеше сөйләп йөргән, мәктәп дәреслекләренә кергән әсәр булырга мөмкин. Ләкин андый әсәрнең күпмедер вакыттан соң төсе уңарга мөмкин.

Мин Мәскәүдә укыганда русларга әйтә идем: “Нишләп сез Вячеслав Шишковның “Угрюм-река” дигән романын күтәрмисез? Ул сезнең әдәбият тарихында иң көчле роман", - дим. Шолохов та түгел. Шолоховта геройлар аклар, кызыллар бүленгән. Әле кызыллар ягына күчә, әле аклар - менә шундый геройлар. Анда конфликт алдан ук билгеле. Ә теге романда геройлар дошманга бүленмәгән, гаҗәп катлаулы роман бит. 

Дүрт томлык “Война и мир”ны Толстой үзе исән чагында ук Америкада бер том гына чыгарганнар. Бәләкәй генә, юка гына итеп бастырганнар, бөтен фәлсәфәсен алып ташлаганнар, сюжет кына калган. "Көчле әсәр" дигән сүз бик шартлы әйбер. Бүген андый әсәр юк дип уйларбыз, ә иртәгә бар икәне күренергә мөмкин. Аның өчен әдәбият белән кызыксынырга кирәк.

“Океан уртасындагы бер утрау кебек бит инде без”

- Марсель абый, сезнең телегез бик үзенчәлекле, бренд дәрәҗәсендә дип әйтергә була – “Марсель Галиев теле”. Сез ничек уйлыйсыз, татар теле ул камилме? Камил дәрәҗәдәге тел булса, нишләп ул рус сүзләре белән шулхәтле чуарлана? Мәсәлән, кайбер рус конструкцияләре әдәби телгә кереп киткән. “Туган көнең белән” дип котлыйбыз, ул “с праздником”ның калькасы бит. Сезнең болар турында уйланганыгыз бармы?

- Океан уртасындагы бер утрау кебек бит инде без. Төрле яктан рус теле безгә һөҗүм итә дип әйтик, төрле яктан тәэсир итә. Рус теленә дә Европадан көн дә бер яңа, кеше аңламый торган сүз кереп тора ­- сәясәттә, финанс өлкәсендә. Банк тирәсендәге сүзләрне карасаң, шаккатасың. Гап-гади сүзе дә бардыр аның бәлки, юк бит, китерәләр дә кертәләр чит сүзне.

Бездә дә шул хәл. Ул сөйләм телдә күбрәк, язма телдә түгел. Язма телдә без күпмедер дәрәҗәдә әдәбилекне саклап кала алабыз әле. Ә сөйләм теленә керә инде, нишләтәсең.

- Әдәби телгә дә кергәннәре бар. “Кызганычка каршы” дип язалар, “к сожалению”ның калькасы бит.

- Алар бар инде. Ләкин аларны без гел тәнкыйть утында тотарга тиеш. 

“Татар телен бик камил һәм бик бай тел дип саныйм”

- Сез татар телен камил дәрәҗәдә дип уйлыйсызмы?

- Бик камил тел һәм бик бай тел дип саныйм. Аның белән философияне дә, сәясәтне дә, лириканы да биреп була. Бөтен төрле жанрларда менә дигән итеп эшләп була торган шагыйрьләр теле. Сез “Идегәй” дастанын игътибар белән укып карагыз. Аны укыгач, татар теленең никадәр көчле икәненә шаккатасың. Әле кайчан язылган ул! 

Без бүген һәр кеше аңласын дип ниндидер урам теленә күчкәнбез икән күпмедер дәрәҗәдә, сыек тел белән белән язабыз икән, ул бит әле телнең бай түгеллеге турында сөйләми. Безнең сандыкны ачып, телнең төбенә төшеп караган юк.

“Телне азрак кузгатып, хәтергә төшереп алу өчен сүзлекләрне дә карап чыгарга кирәк”

- Ә сездә тел байлыгы каян килә? Чыганаклар, сүзлекләр кулланасызмы?

- Кайвакыт сүзлекләр дә караштырып алырга туры килә. Чөнки без бит көнкүрештә, бер-беребез белән сөйләшкәндә бик аз сүз кулланабыз. Әдәбиятның теле бит бай, тирән. Аны азрак кузгатып, хәтергә төшереп алу өчен сүзлекләрне дә карап чыгарга кирәк кайвакыт. Елына бер мәртәбә.

- Сезнең сүзлекләр күпме?

- Күп түгел инде, шул үзебезнең чыккан сүзлекләр. Этимологик сүзлек. Безнең татарча-русча сүзлек бик фәкыйрь. Аны чыгару гомер буе бер кеше кулында булды. Фәннәр академиясе нишләп яткандыр аны чыгармыйча. Ә этимологик сүзлекләр әйбәт безнең. Хәзер Адлер Тимергалинның сүзлеге чыгып килә. Ул бер үзе фәннәр академиясе эшен эшләгән инде, фәннәр академиясен алыштырган булган.

 

“Кешедә халыкның бөеклеген тану рухы булырга тиеш”

- Сезнең халык ничек юкка чыга дигән формаулагыз бар. Башта тел бетә, аннары моң, аннан соң хәтер. Без кайсы стадиядә?

- Без беренче стадияне үтеп барабыз инде. Тел беренче буында бетә, икенче буында моң кала, бу ике буында хәтер кала. Аннары хәтер дә бетә, өченче буында моң да. Мәскәү татарларын күргәнем бар минем шундый - татарча җырлыйлар рәхәтләнеп, сүзләрне бутап, кушылып сөйләшә белмиләр. Тел, моң беткәч, халык теләсә нинди милләткә әверелә.

- Бу процессны туктатып буламы?

- Мин туктатып буламы-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Һәр кешенең үзеннән тора. Берәүне дә көчләп чукындырмыйлар, көчләп чит телгә дә кертеп җибәрмиләр. Кешенең үзеннән, гаиләдән, ата-анадан тора. Мәктәп дип, мәктәпкә генә сылтап булмый. Мисал өчен, минем кыз рус мәктәбендә укыды. Ләкин менә дигән итеп татарча белә. Кешедә рух булырга тиеш, халыкның бөеклеген тану рухы. Без бит борынгы скифлардан ук килә торган халык. Скиф, хуннар, болгарлар, кыпчаклар - алар бөтенесе бер халык, төрле чорларда исемнәре генә алышынган. Без шуны тоеп яшәргә тиеш.

“Безнең татар халкы энтузиастлардан торган”

- Сез “океан уртасындагы утрау” дидигез. Шушындый шартларда телне саклау өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

- Мәктәпләрне югалтмаска иде. Анда һәр укытучы энтузиаст булырга тиеш. Безнең татар халкы, гомумән, энтузиастлардан торган. Электән үк төрле өлкәдә энтузиастлар булган. Мин мәктәптә укыганнан хәтерлим - әллә ничә укытучы арасында берсе энтузиаст иде. Ул безне әллә нинди һөнәрләргә өйрәтте. Шундый кешеләр булырга тиеш.

Бүген бу авыр. Чөнки без укыганда байлык юк, кибетләр бай түгел иде, кеше байлыкка, акчага ымсынмады. Энтузиастлар андый вакытта күбрәк туа. Ә хәзер энтузиаст нигә болай бушка эшләп йөрим әле мин дип карарга мөмкин. Фәлән кеше “өчле”гә укыды, машина алды, коттеджлар салды. Энтузиаст кеше, үз-үзен корбан итеп, фидакарьләрчә милләткә эшләүгә бирергә тиеш кеше нинди булырга тиеш? Һәр кеше үзе билгели. Ничек барып чыгар ул - мин анысын күз алдына китерә алмыйм.

Хәзер дә бар энтузиастлар, сүз дә юк. Бернигә дә карамыйча үзенчә, фидакарьләрчә эшлиләр. Алар бар, ләкин аз.

“Татар матбугатына бераз тирәнлек җитми, кыюлык җитми. Цензура һәр кешенең башында утыра”

- Сезгә бүгенге матбугатта нәрсә ошамый?

- Татар матбугатына бераз тирәнлек җитми, кыюлык җитми. Цензура юк дибез. Элек цензура бар иде бик каты. Без аны кичергән кешеләр. Бүген дә цензура барыбер бар дип уйлыйм мин. Элеккеге кебек үк булмаса да, бар ул. Һәр кешенең башында утыра.

- Сезгә укучы буларак күренәме бу?

- Әйе.

 

“Безнең публицистика мәктәбе электән үк бераз сыек булды”

 

- Тирән булмау ул цензурадан түгелме?

- Ул гына да түгелдер. Безнең публицистика мәктәбе электән үк бераз сыек булды инде, дөресен әйтергә кирәк. Кыю булмады электән. Һаман шул бара. Хәзер үз фикереңне әйтергә мөмкин өлкәләр бар. Тел турында, милләт турында әйтеп була һәм ул күпмедер дәрәҗәдә әйтелә дә. Ләкин тирәнлек җитми барыбер.

- Өстән-өстән генә язу бар дип саныйсызмы?

- Әйе, җиңел генә язу. Ниндидер тирәнлек, капиталь язу җитеп бетми.

“Минем сүзләргә җыр язарга композиторлар күрмим”

- Марсель абый, сезнең шигырьләргә язылган җырларны күп дип әйтеп булмый, әмма алар билгеле җырлар. “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Кайту”. Белүемчә, хәзерге вакытта сезнең шигырьләрегезгә җырлар язылмый. Бу нәрсә белән бәйле? Сез үзегез тәкъдим итмисезме, әллә композиторлар язмыймы?

- Беренчедән, композиторлар мөрәҗәгать итми. Мин дә минем сүзләргә язарлык композиторлар күрмим.

- Бу нәрсә белән бәйле?

- Яңа композиторлар тумый, димәк. Алар бармы болай үзе?

“Бау аша көчекне сикертеп уйныйлар бит, шундый көйләр китте”

- Көн саен ишетәбез бит инде радиодан җырларны. Бар, димәк.

- Әйе, композитор дип әйтәләр алар үзләрен. Сүзләрен дә кайвакыт үзләре яза. Бик алама сүзләр. Сүзләргә игътибар итәм мин. Сүз юк икән, җыр да юк. Җитлекмәгән сүзләргә бик күп көйләр языла һәм көйләр үзләре дә бик примитив. Бер каптырмалы көй дибез инде, бер сәдәфле генә. Сәйдәшне тыңлыйбыз бит. Нинди дулкын-дулкын бара ул чордагы композиторларның көйләре. Логика бар, үсеш бар җырда. Ә монда эт сикертә торган көй. Бау аша көчекне сикертеп уйныйлар бит, шундый көйләр китте. 

Кайвакыт чагылып та китә матур гына мотивлар, сүзләр дә. Ләкин алар эшләнеп бетмәгән килеш чыга. Аларның мәктәбе юкмы, өйрәнү өлкәсеме, тәҗрибә туплаумы - мин аңламыйм. Өйрәнде, көзге каршында бер әйләнде дә сәхнәгә чыга җырчы.

Ә сез карагыз рус җырчыларын - манма тиргә баталар җырлап бетергәнче. Эшли бит ул. Алар бит көзге каршында гына өйрәнмәгән, күренеп тора. Аларның бөтенесенең көе шәп дип әйтмим. Ләкин көйдә яшәп алалар. Ә бездә ничектер өстән генә, ермачлап кына чыгалар. Шуңа күрә минем язасы да килми сүзләр. Язылган сүзләр дә бар, композитор көтәм мин.

- Сез Луиза Батыр-Болгарилар белән җырлар язгансыз. Шундый композиторлар юк дип уйлыйсызмы?

- Юктыр. Композиторлар бер плеяда булган бит. Рөстәм Яхиннар плеядасы. Сәйдәштән соң бер плеяда булган. Ул дулкын булып киләдер. Шуларга ияреп килде Луиза Батыр-Болгари да. Хәзер ниндидер төшү процессы бара, көтүдер, бәлки. Ул бит безнең гомердә шулай. Яңа бер плеяда көтеләдер, бәлки, кем белә аны.

- Бу өстән ниндидер ярдәм белән эшләп була торган әйбер түгел инде?

- Юк, юк.

 

“Үләннәр китте бит инде, кычытканга барып җиттек, әрекмән, кычыткан - бөтенесен җырда язып чыктык”

- Иҗади процессмы бу?

- Үзеннән-үзе килә ул. Аннары җырларның сүзләрен карагыз сез. Һәрбер җырчы әни турында җырларга тиеш дип уйлый. Кимендә бер-ике җырны әни турында язалар. Әни елама, әни кайтырбыз - гел шул бер тема, әни итәгеннән китә алмый яшьләр. Ә бит зуррак, тирәнрәк темалар бар. Аннан берсе яза туган көн турында, китә туган көн турында җырлар. Аннан соң үләннәр китте, кычытканга барып җиттек, әрекмән, кычыткан - бөтенесен язып чыктык. Өстә ятканны язу, тирәнгә төшә белмәү бу. Туган көн, туй турында җырлар күп булды. Һәрбер кеше шулай язып чыгара.

“Тукай премиясен үзең алгач, бар да дөрес була, мин шуны гына беләм”

- Ел саен Тукай премиясе бирер алдыннан ыгы-зыгы чыгып ала. Тиешле кешегә бирелми, диләр. Сез ничек уйлыйсыз, килешәсезме моның белән?

- Премия тирәсендә ыгы-зыгы ул гомергә булган инде. Аны элек сизмәгәнбездер, бәлки. Хәзер матбугат ачыграк бит, шуңа күрә сизелә.

Ул табигый дип саныйм мин. Шулай булырга тиеш. “Дөрес бирелмәде” дип зарланып йөрүчеләр сафында түгел мин. Үзең алгач, бар да дөрес була, мин шуны гына беләм. Мин алдым, хәзер мин канәгать. Дөрес бирелә дип саныйм. Ә кемдер зарланып йөри, үзе алгач, шулай ук тынычлана. Карап торам, тыныч, бар да әйбәт. Шундый бер әйбер бар. Кайбер өлкәләрдә, үзе эшләмәгән әйбер яисә реставрация өчен премия бирүләр бар, алары турында әйтә алмыйм.

Ул язучылар өчен ел саен бирелә торган, кайсы да булса әсәрне күтәреп чыгып, рухи һәм матди ярдәм итә торган премия. Гап-гади премия. Тукай премиясе алдың дип, алтын һәйкәл куймыйлар берәүгә дә. Аның суммасы да, Мәскәү премияләре белән чагыштырганда, бик күп түгел. Ул табигый премия, ел саен бирелә торган һәм ел саен бирелергә тиеш.

- Язучылар кимсетелгән дип санамыйсыз инде алайса?

- Юк. Язучыларга ел саен бирелә бит инде берәү булса да. Ә бүтән жанрда эшләүчеләргә, рәссамнар, архитекторлар - аларына керә алмыйм мин. Аларына бирелергә тиештерме-юктырмы, анысына шигем дә бар.

“Тукай премиясен кайберәүләр үзенең посты белән алды”

- Лаек булмаган язучыларга бирелгән очраклар бармы, әллә лаекмы барысы да?

- Бар инде ул, шактый. Тукай премиясе тарихында нинди әсәргә бирелгәнен күтәреп карасаң, берничә әсәр табып була дип уйлыйм мин. Сыек һәм гомерсез әсәрләр - барлыгы унлап китап бардыр, бәлки бөтен тарихын алганда. Аның бит тарихы озын түгел, 100 ел да юк бит әле аңа. Премия бирелә башлауга 50 елдыр. Шунда бер ун китап бар икән, күп түгел. Табигый, шулай булырга тиеш. Аннары кайберәүләр үзенең посты белән алды инде аны, җитәкче булып кайдадыр эшләгән вакытта, башка сәбәпләр белән...

“Миллион ярымлык фотоальбом чыгарырга хыялланам”

- Марсель абый, хәзерге вакытта әсәрләр иҗат итәсезме, укучыга нәрсә тәкъдим итәргә җыенасыз?

- Минем үземнең фотолар белән фотоальбомымны чыгару хыялым бар. Бер якта язу, бер якта рәсем - шундый фотоальбом. Гади фотолар түгел алар, рәсемгә охшаган фотолар. Шуның хакында хыялланып йөрим. Аңа акча табарга кирәк. Бик кыйммәткә, миллион ярымнарга төшә. Менә шул. Ә бүтән уй юк әле хәзергә.

“Инстаграмга кергән мин, ләкин кереп бетмәгән. Кереп китеп, чыга алмам дип куркам”

- Хәзер яшьләр Интернетта бит инде. Күп кеше хәтта китапханәнең кайда икәнен дә белми, китап сатып алмый. Сез әсәрләрегезне, шигырьләрегезне Интернетка чыгару турында уйланганыгыз бармы?

- Аны китап нәшрияты чыгара бугай ничектер Интернетка. Минем караган юк алай. Ә болай үзем кертеп, чыгарып утыра алмыйм инде.

- Мәсәлән, хәзер язучылар инстаграмда үз битен алып бара, яшьләрне чакыра.

- Инстаграмда минем исем бар үзе. Кергән мин анда, ләкин кереп бетмәгән, кнопкага басып кына керәсе бар.

- Керергә кирәк дип санамыйсызмы? Укучы сезгә килми икән, сез укучыга киләсез дигән сүз бит бу.

- Саныйм да. Аңа бер кереп китеп чыга алмыйча, бик күп вакытны алыр дип тә куркам инде мин. Хәзер ниндидер читләшү, курку бар, ятсыну. Ә болай керә алам, кешеләрнең нәрсә эшлиләр икәнен карап чыгам.

“Татар теле дә бетмәс”

- Сез татар халкының киләчәген ничек күрәсез?

- Татар халкы яшәячәк. Минем бу турыда шигырь дә бар. Яшәячәк һәм булачак. Татар теле дә бетмәс дип уйлыйм. Мин оптимист кеше бу мәсьәләдә. Әлбәттә, борчулы уй бу. Ләкин ышанасы килә.

 

Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Армия хезмәтен үтәгәндә авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Матбугатта әсәрләре 70нче еллар башында басылабашлый. 1979 елда «Еллар чалымы» мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, 1980 елда «Ул чакта» проза китабы дөнья күрә. Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 

(Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ

Фото: Солтан Исхаков)

 

 

 

Read 217 times
Союз писателей РТ