Дүшәмбе, 21 Май 2018 09:59

Чаллы шәһәренең Әдәбият тарихы музеенда гамьле очрашу булды

Written by 
Rate this item
(0 votes)

“Үткәннәр – кеше җанының ватаны”, – дип яза Генрих Гейне. Тарихны музейлардан да кадерләбрәк, яратыбрак саклаучы урын сирәктер. Юкка  гына 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелми. Киләчәк буыннарга рухи мирасны чәчми-түкми тапшыруны нәкъ менә музейлар үз эшләренең турыдан-туры максаты дип саный. Ә музей китапханә белән  бергә эшләсә, нәтиҗә тагын да зуррак була.

Сүзебез – Чаллы шәһренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе каршында  оешкан  Әдәбият тарихы музееның эшчәнлеге турында. Каләм әһелләре һәм әдәбият сөючеләр өчен бу юлы музей  үз ишекләрен  китап тәкъдим итү уңаеннан ачты. “Китапханә. Әдәбият тарихы музее. Тарих сәхифәләре” (Библиотека. Литературно- краеведческий музей. Вехи истории”) дип аталган җыентык әле яңа гына табадан төшкән.  Музейның 10 еллыгы уңаеннан  2017 елның апрелендә “Поликультур тирәлектә Чаллы язучылары иҗатының әһәмияте” темасына  төбәк  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән, җыентыкка конференция материаллары һәм музей хезмәткәрләренең эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр кертелгән.

Чаллы – Казаннан кала икенче әдәби-мәдәни үзәк булып тора. 1963 елда ук биредә   “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе барлыкка килә.  Шул еллардан бирле монда бик күп күренекле татар язучылары  булып китә. Чаллы үзе дә  күпләр өчен  беренче әдәби адымнарын ясаган урын була. Шуннан   бирле йөздән артык каләм иясе  ак калада эшли, иҗат итә, Татарстан һәм Россия күләмендә танылу ала. Әдәби катлам биредә бик көчле икәнлеген аңлау өчен Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Мәхмүт Газизов, Инна Лимонова, Николай Алешков, Павел Юлаев, Эдуард Касыймов, Рахмай Хисмәтуллин, Михаил Гоголев исеменәрен атау да җитә.

Чаллының әдәби-рухи мирасын  саклау ихтыяҗы  2007 елның 26 апрелендә, Тукай туган көндә,  Әдәбият тарихы  музее оешуга сәбәп була. Шуннан бирле ул үзенең мәгърифәт тарату, фәнни-тикшеренү, укыту-методик, консультатив юнәлешләрен уңышлы гына алып бара. Әлбәттә инде, әдәби юнәлеш – язучылар белән үткәрелгән кичәләр, очрашулар, әдәби чаралар – музейның иң актив эшчәнлек төре санала.

Музей оештыруда язучы, шагыйрь Мансур Сафин  һәм  «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина башлап йөргән. “Язучылар иҗаты кешеләр хәтерендә, шәһәрдәшләр хәтерендә калсын өчен  шундый музейны төзү кирәк иде. Кичә генә зиратта  булдым. Петр Прихожанин  дигән бик тыйнак кына шагыйребез бар иде, җиде ел каберенә таш куелмый торды. Менә хәзер кабер ташы куелган, анда шундыйрак язу  язылган: ”Заводлар һәм йортлар төзеде, шигырьләр язды, чаллылыларны яратты.у шәһәрдә яшәве белән горурлана иде” дип,  Мансур Сафин Чаллының әдәби мохитен тудырган кешеләрнең шәһәр төзелешенә керткән зур өлешләрен дә искәртеп китте.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе  Факил Сафин мондый музейның Татарстанда беренчеләрдән булып оешуына игътибар юнәлтте. 2007 елда оешкан Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге  җитәкчесе  буларак, ул   ун елдан артык,  бергәләшеп, бик күп чаралар үткәрүләре турында, алга таба да үзара ярдәмләшеп эшләүнең кирәклеге турында әйтте. Бу эшне алып баручы фидакарьләргә уңышлар теләп,  быел булачак юбилейларны искә төшерде. Вера Хәмидуллинаның Петр Прихожанин  иҗаты буенча Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә  чыгыш ясавы, алга таба да Чаллы әдипләрен таныту буенча эш алып бару кирәклегенә басым ясады.”Россия күләмендә  50 милләт  язучысы иҗатын  үз эченә алган “Антология детских писателей” җыентыгында Татарстаннан  5  язучы булып, шуларның берсе – Рәшит Бәшәр булуы да горурлык хисләре уята. Язучыларыбызның әсәрләре Төркия, Германия, Англия кебек илләрдә тәрҗемә ителә. Зур әдәби-мәдәни  мирасыбызны  киләчәктә дә  саклый алырбыз, шул юнәлештәге эшләребезне дәвам итәрбез” дигән ышанычын  белдерде язучы.

Олпат язучыбыз Айдар Хәлим  әдәбият   тарихы музее булу – шәһәребез өчен зур горурлык булуын искәртте, биредә әдәби тормышның гөрләп баруы өчен  музей җитәкчесе Роза Хәмидуллинага рәхмәтләрен җиткерде. Ләкин  нинди генә матур кичәләр үткәрсәк тә, барлык милләтләрнең киләчәге белән бәйле вәзгыять Айдар аганың чыгышында да чагылмый калмады. Ул  бирегә җыелган рус милләтендәге язучыларга мөрәҗәгать итте: “Безнең телебез, әдәбиятыбыз  куркыныч астында.Телебезгә юкка чыгу куркынычы яный.Чын рус зыялылары һәрвакыт  безнең илдә  “кече халыклар” дип аталучы  халыкларның яклаучысы булды. Без – кече халык түгел, үзенең шундый зур әдәбияты, тарихы булган халык кечкенә була алмый. Мин биредә утырган зыялыларны киң җәмәгатьчелеккә чыгарга, үз сүзегезне әйтергә чакырам. Күптән түгел Максим Шевченко бер язмасында бу хакта “башкаларның телен яклау – һәр рус зыялысының намус эше” дип белдерде. Ватан сугышында җиңү өчен мин әтиемне югалттым, безнең нәселдән 16 Хәлимов һәлак булды. Яшәү мәгънәсе – бер-береңне яклауда, бер-береңә хөрмәт белән карауда. Әйдәгез, үзара ихтирам белән яшик,  мәдәниятләр төрлелеге яшәргә комачауламый, ярдәм итә, бу турыда онытмыйк”.

Язучының борчылуы урынлы. Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру өчен туган телен белгән, ана телендә укый-яза, иҗат итә алган, милли үзенчәлекләрне югалтмаган  яшь буынның булуы кирәк. Китаплар электрон форматка күчә барган чорда проблемалар болай да җитәрлек. Язучы Михаил Гоголев та:  “Кайвакыт тормышта “китап укымыйбыз, укырга вакыт юк, теләк юк” дигән кешеләрне очраткан саен язуыбызның мәгънәсе бармы соң дип шик-шөбһәгә бирелә башлыйсың. Ләкин  китапханәгә, музейга киләсең дә мондагы мохит сине яңадан иҗатка рухландыра”, – ди. Чаллы  башкарма комитеты исеменнән Михаил Гоголевка  Рәхмәт хаты да тапшырылды. Дистәләгән китап авторы булган язучы Чаллының рус телендәге  әдәби мирасын актив тулыландыручыларның берсе.

Чаллыда иҗат кешеләре һәрвакыт күп булды, биредә  үзенчәлекле әдәби мохит хөкем сөрә. Күренекле балалар әдибе Рәшит Бәшәр   Чаллы язучылары арасында җылы мөгамәлә, үзара ихтирамлы мөнәсәбәт булуына сөенүен белдерде. Айдар ага сүзләренә кушылып, ул шулай да  күңелне төшермәскә чакырды: “Заманалар гел үзгәреп тора ул, бер катлаулана, бер җиңеләя. Халыкны юкка чыгарып булмый, халык ул – мәңгелек. Димәк, безгә язарга кирәк. Язган әсәрләребез сыйфатлы булсын, шәп булсын. Халык күңеленә барып җитәрлек булсын. Халык укысын аларны, яратсын һәм үзенең кем икәнлеген аңласын. Әдәбиятнең төп миссиясе дә шунда”.

Роза Хәмидуллина кичәгә килгән китапханәчеләргә, югары уку йорты мөгаллимнәренә рәхмәтләрен белдерде. КДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина исә музей белән югары уку йортлары арасындагы багланышлар дәвамлы булганда гына  нәтиҗә уңай булуын искәртте. Музей фондлары төрле фәнни-тикшеренү эшләре өчен  һәрвакыт зур ярдәмлек булып тора, кичәләр, очрашулар үзара элемтәләрне ныгыта. Чаллының төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Билял Канеев, шәһәр энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе буларак, язучылар белән тагын да тыгызрак эшләү кирәклегенә басым ясады. Бүгенге  көндә энциклопедиянең тулыландырылган  варианты эшләнә икән.

Кичәдә  тәкъдим ителгән “Китапханә. Әдәбият тарихы музее. Тарих сәхифәләре” җыентыгы  студентлар һәм укытучыларга, әдәби тормыш  белән кызыксынучы барлык шәһәрдәшләргә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Биредә  Әдәбият  тарихы музее турында мәгълүматлар белән беррәттән,  күп кенә язучыларның  иҗатына да күзәтү ясала, бүгенге көн язучылары турында белешмә бирелә.

 

 

Лилия Фәттахова

 

Read 96 times Last modified on Дүшәмбе, 21 Май 2018 13:36
Союз писателей РТ