Җомга, 25 Май 2018 09:54

Котлыйбыз!

Rate this item
(0 votes)

Бүген шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның туган көне. Ихластан тәбрик итәбез. Хөр сүзеңә, хөр холкыңа  – афәрин, Рүзәл!

 

 ***

Җыенуым…
Әтәй машинаны
Кабыза да, алып йозактан,
Тынын карый, тәрәзәсен сөртә.
Капка ача.
Шулай озата.

Сыегайган зәңгәр күзләрендә
Ничәмә кат бер үк сүз күрәм:
«Исән йөре!»
Үзе, әллә ничек,
Җибәрәсе килми төслерәк.

Көмеш чыкны ал нур үпкән чакта,
Ни сәбәпле шулай икән, чү,
Миндә дә моң…
Ашыгырга кирәк:
Таң ялкыны куып җиткәнче.

Әтәй кала.
Хатирәдәй ап-ак.
Эчтән генә авыр көрсенеп.
Ул һич мөмкин түгел аңламаска:
Китәр кешең булу – бәхет ләса!
Димәк, кайтыр кешең бар синең…(Р.Мөхәммәтшин)

 

Read 151 times Last modified on Җомга, 25 Май 2018 09:57
Союз писателей РТ