Дүшәмбе, 27 Август 2018 13:31

Чаллыда җәлилчеләрне искә алдылар

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 

 24 август көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янына ал канәферләр, бакча гөлләре тоткан балалар, укытучылар, язучы-шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре җыелды.

Батырларны искә алу чарасын үзәк китапханәдә урнашкан Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина ачып җибәрде һәм сүзне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга бирде. Күренекле язучыбыз җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыгы турында тетрәндерерлек итеп сөйләде, хөрмәтләп, унбер татар каһарманының да исемен атады. Аннан соң чыгыш ясаган галим, шагыйрь Әнвәр Шәриповның да һәр сүзе  йөрәккә барып җитәрлек булды, укыган шигырь юллары күңел кылларын кузгатты. Ә инде ветеран композитор Рубис Зарипов шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарганда, бөтен мәйдан кушылды:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып...

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы  бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

Read 237 times Last modified on Дүшәмбе, 27 Август 2018 13:34
Союз писателей РТ