Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Казан кремлендә дәрәҗәле дәүләт бүләкләре тапшырды. Шагыйрь Роберт Миңнуллинга Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены тапшырылды.
Котлыйбыз! Озын-озак иҗат гомере телибез, Роберт әфәнде!