Җомга, 31 Август 2018 09:45

Ул барыбызны да үзгәртте

Rate this item
(0 votes)

 

 Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә әнә шулай диделәр. Бу юлы аны күбрәк депутат, җәмәгать эшлеклесе буларак искә алдылар. Якыннарына, дусларына, фикердәшләренә тәэсире турында сөйләделәр. Туфан абый нинди кешеләрне тәрбияләгән һәм әле дә тәрбияли икән! Без кичәдә аның йогынтысында күпләрнең ничек үзгәрүенә шаһит булдык. Депутатлар, түрә­ләр, язучылар, артистлар да башка якларыннан ачылып китте. Кичә исә Туфан Миңнуллинның үзе кебек бер тында, гади, ихлас булды.

 

“Сиңа миннән нинди ярдәм кирәк?»

Туфан абыйның иң еш кабатлый торган соравы әнә шул. Ул аны конкрет кешеләргә дә әйткән, берәр оешмага, авылга, шәһәргә, милләткә дә еш юллаган. Андый кешеләр башка юк, ди бит, әнә Туфан абыйны 15 ел йөрткән шоферы Ришат Шаһиев та:

 
– Мин болай кеше алдында сөйләргә күнекмәгән инде...

 
– Туфан абыйга сөйли идегезме соң?


– Сөйли идем (йөзе яктырып китә!) Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була иде бит. Бакчада яшелчәне ничек үстерүдән алып, сыер бозаулату, күршеләр белән ничек дуслык урнаштыру, хәтта машинаны карап тотуга кадәр. Гәрчә техниканы бик чамалап бетермәсә дә. Миңа башка андый кеше очрамады. Бик ихлас, ярдәмчел иде. Кәеф юклыкны сизеп алса, сиңа миннән нинди ярдәм кирәк, дип башлый иде сүзен. Чир­ләп китсәң, табибка үзе сөйлә­шеп алып бара иде. Бер миңа гына түгел, бөтен кешегә мөнәсәбәте шундый булды. Хәзер дә бит әнә күпме кеше ярдәм итте дип сөйли. Ихлас шулай иде. Бөтен районны йөреп чыктык, бер Әгерҗегә барырга өлгермәдек. Ерак араларга да чыга идек. Уфа, Оренбург, Пенза өлкәсе... Аннан да яхшы юлдаш юк инде ул.


Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Туфаннан хәт­та көнләшә идем, дип телгә алды:


– Аның турында депутат, җә­мәгать эшлеклесе, артист, драматург, гомумән, кеше буларак, бик иркенләп сөйләп булыр иде. Ул бер бәяләмәгә генә сыя алмый. Аның менә бу һөнәрләре бер-берсе белән бик нык үрелгән. Депутат дип әйтәбез икән, бу эшчән­леген һич кенә дә иҗатыннан аерып алып булмый. Депутат буларак кая гына бармады, күпме кеше белән аралашты – аларның күбесе әсәрләренә герой булып килеп керде. Туфан абый кеше күңеленә үтә, теләсә кайсы кешегә ачкыч таба белә иде. Ул шулкадәр җиңел аралашып китә, мин аннан хәтта көнләшә идем. Авылга кайта, авылда көтүчеме, игенчеме, тракторчымы – нәкъ алар телендә сөйләшә һәм халык аны шулкадәр якын итә. Монда Казанга килә, Президент янына керәбез, Илбашы белән аның дәрәҗәсендә сөйләшә. Башын да ими, мескенләнми дә, мокытланмый да. Үз сүзен әйтә һәм бәхәскә дә керә иде. Ул үз бәясен белә торган кеше иде.


Бүген тел өчен көрәшкәндә, Туфан ага шулкадәр җитми, диде Ра­зил абый:


– Без Туфан абый белән ничек эшләдек: ул башлап сөйли, мин дәвам итеп китә идем. Яисә мин башлап җибәрәм, ул дәвам итә иде. Хәзер андый башлап җибәрүче, дәвам итүче кешеләр бик юк. Ул бик тә кирәк иде, бигрәк тә тел мәсь­ә­ләсендә, милләт язмышы хәл ителгән вакытта. Туфан абыйны беркем дә алмаштыра алмый. Миңа, Туфан абыйны алмашты­рыр­сың инде, дип әйттеләр. Мин әйтәм, Туфан абыйны алмаштырып булмый, мин – үз урынымда, Туфан абый – үз урынында.

Бүген ничә сәгать йокладың?

Кайсы гына өлкәне алма, бүген бигрәк тә кирәк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әнә шулай ди:


– Узган ел аның исемендәге халыкара семинар үткәрдем. Ул ике елга бер оештырылачак. Аның беренчесенә Россиянең төрле тө­бәкләреннән 30дан артык драматург килде һәм без өч көн дәва­мын­да Биектау районының Кече Битаман авылында, үз ихатамда фикер алыштык. Туфан абыйның анда мунча кадәрле генә өе бар, без аны бергә салдык. Чөнки әле миндә, әле аның авылына кайтып иҗат итә идек. Менә шул Туфан йортында, исән булсам, бу җирдә Туфан абыйның семинарын үткә­рәм, дигән идем. Сүземне үтәдем. Миңа беркем дә аны искә алу чараларын үткәр дип килеп әйтми.  Зимфира Гыйльметдинова да өстән кушканга оештырмады бу кичәне. Күңел кушуы белән эшләде. Чөнки Туфан абыйны искә алып, без аның сүзләрен, гамәл­ләрен яңартабыз. Аның сүзләрен искә төшереп, киләчәктә үзебезне ничек тотарга, нинди гамәлләр кылырга икән­лек­не беркетеп куябыз. Туфан абый шул рәвешле һаман безнең арада, ул безне әле дә җыйнап, акылга утыртуын дәвам иттерә.


Акылга утырту сабакларын Спас районы башлыгы Камил Нугаев та бик яратып, сагынып сөйләде. Чирегезне, проблемаларыгызны яшер­мәгез, хәл итүнең җаен табарбыз, дип әйтә торган булган икән ул. “Егетләр, мин сезне аңлыйм, сез чыгып чыгыш ясый алмыйсыз инде. Әйтә башласагыз, башыгызга су­гачаклар. Сез әйтәсе сүзегезне миңа әйтегез, үзем җиткерермен, ди иде. Ул милләт арбасын җигелеп тарткан һәм бер иңенә күпме бурыч, җаваплылык алган. Мин аңа һаман шаккатам”, – диде ул.


Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Туфан абый яр­дәмендә карашлары үзгәргәнне телгә алды:


– Күп нәрсәгә карашымны үзгәртте. Атларга карата да. Берзаман Германиядән нәселле пони атлары алып кайттык. Иң беренче Туфан абыйга күрсәтеп, фикерен беләсе килде.Туфан абый: “Кеше көлдермә, бу нинди ат булсын. Татарның аты мондый түгел”, – дип бер генә әйтте, тегеләрне Башкортстанга озаттым... Шуннан Туфан абый атларның кушаматлары белән кызыксына башлады. Кәттә-кәттә чит ил сүзләре әйтәбез. Туфан абый тетрәнеп калды, ник, татар атлары юкмыни, ди. Шуннан берзаман Габдуллаларны үрчетә башладык. Туфан абый татарлыкны һәркайда эзли һәм сине үзгәртә алырлык көчле шәхес булып истә калды.


Аның акыллы һәм чибәр кызларны яратуын да искә алдылар. Бигрәк тә Зилә Сөнгатуллинага мө­киббән булган икән ул. Хәтта аның күлмәкләре турында язма әзер­ләр­гә дә тәкъдим иткән булган. Ав­стралиядә яшәүче милләттә­шебез Зөлфия Камалованы яратып тың­лаган. Кабат-кабат тыңлап, иҗатын татар музыкасында яңа сүз дип бәяләгән. Җәмәгать эшлеклесе Сү­рия Усмановага да хөр­мә­те зур бул­ган. Әлеге ханым телеви­дение­дә “Канун. Парламент. Җәм­гыять” дигән тапшыру оештырып, халыкны парламент яңалыклары белән таныштыру башлангач, хөр­мәте та­гын да арткан. Чөнки сүзен җи­ре­нә җиткереп башкаручыларны ярата. Үзе дә шундый. Халыкны аягүрә бастыру максаты куя икән, ул аны барыбер эшли. Ә бу хәл, Ра­зил абый сөйләвенчә, 2006 елда була:


– Пен-клубның бик зур форумына Германиягә бардык. Анда дөньяның 147 иленнән йөзләгән атаклы язучы җыелды. Шунда Туфан абый торды да, быел татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе, Плетцензее төрмәсендә ба­шы киселгән шагыйрь Муса Җәлиленең тууына – 100 ел. Мин Германия башкаласы Берлинда аны басып, бер минут тынлык бе­лән искә алуыгызны сорыйм, дип, барысын да аягүрә бастырды. Чара башланыр алдыннан, үзара сөй­ләшкәндә, ай-һай, Туфан абый, басарлар микән, дип шик­ләнүем­не дә әйткән идем. Кая барсыннар әйткәч басмыйча, ди­гән иде шунда. Тәки үз сүзен җиренә җиткер­де.


 Сүрия Усманова парламентта эшләгән елларын болай искә ала:


– Туфан, Фәндәс абыйлар белән 5 ел даими парламентта эшләдем, ишекләребез янәшә булды. Туфан абый безне үзебезгә таныш булмаган бөтенләй икенче өлкәгә кертеп җибәрергә дә оста иде. Миңа берзаман опера театры турында чыгыш ясарга туры килде. “Туфан абый, мин бит ул өлкәне белмим, мин бит – табиб“, – дип тә әйтеп карыйм, сөйләргә кирәк, дип сүзендә нык торды һәм чыгышка күндерде. Чөнки барыбызның да опера театрындагы хәлләргә, татар спек­такль­ләре куелмавына, татар ар­тист­ларының күләгәдә калуына җаны әрни иде. Ә бит чыгыш ясарга атлыгып торучылар юк. Мәсьә­ләгә күз йомып та булмый. Бөтен авырлык 4-5 кеше җилкәсенә төште. Чыгыш ясый да урынына утыра дип бик җиңел күзаллый­сыздыр депутат эшен. Алай түгел, аңа төннәр буе әзерләнергә, укырга, мәгълүмат тупларга кирәк. Кайчак, Фәндәс абый, син бүген йок­ла­дыңмы, дип сорыйм. Иртәнге өч­ләр­дә яттым, ди. Туфан абый да шулай. Менә ул сүз көче, үтемлелек кайдан башлана. Ә опера театры ту­рында чыгыш ясагач, шактый эләкте ми­ңа. Хәер, Туфан абыйга да, Фәндәс абыйга да еш эләгә иде матбугат чараларыннан. Минем турыда, операны бел­мәгән килеш ниндидер мәсь­ә­лә күтәрә, дип язганнар иде.

“Үткәрмисез инде, беләм. Барыбер әйтәм!”

Милләтне кайгырту балалардан башлана. Бу да – Туфан абый фикере. Сүзен әйтеп кенә калмаган, эше белән ныгыткан да икән. Ул вакыйганы Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова болай искә алды:


– 1997 елда кызым укырга керде. Ике дә уйламыйча, татар кызлар гимназиясенә илттем. Ләкин аның бинасы, дөресен әйткәндә, кызлар укый торган түгел иде. Шулкадәр каралмаган, ямьсез, тузган. Туфан абый, гимназия директоры, мин шушы бинаны рәтләтү артыннан йөри башладык. Безнең сүз Туфан абый аркасында үтте дип уйлыйм мин. Хәзер татар кызлар гимназия­сенең бик матур, күркәм бинасы бар, анда укыту шул дәрәҗәдә оештырылды ки, хәзер балаларны бәйге буенча сайлап алалар. Кызыма яңа бинада уку насыйп булмады. Ләкин мин хәзер­ге­ләр өчен сөенәм.


Ә менә Фәндәс Сафиуллинны Туфан Миң­нуллин бердәнбер профессиональ сәясәтчебез дип әйтә торган булган. Аныңча, депутат­лар­ның калган 99 проценты – үзеш­чәннәр. Фәндәс абый Туфан бе­лән телевизор аша танышуын искә алды:


– Ул бик талантлы оештыручы гына да түгел, сәясәтче дә иде. Мин – аны, бәлки, иң соң белгән кеше­ләр­нең берседер. 80нче еллар ахыры, 90нчы еллар башында пьесалары аша таныштым. Күреп белми идем әле. Үзе белән танышу экран аша булды. СССР Югары Советы сессиясе утырышының тра­нс­ляциясе бара. Дәүләтебезнең бик зур җи­тәк­чесе үзенең икътисад турындагы док­ладында зарлана. Илебез зур, икътисадны идарә итү бик кыен, ди. Туфан, урыныннан сикереп торып, бөтен СССР алдында: “Не надо было столько завоевывать, раз не можете управлять!” – ди. Бу сәясәтче икән, шул сүзне бөтен ил алдында әйтә алды, дип күңе­лемә салып куйдым. Ул олысына да, кечесенә дә үзенең мөнәсә­бә­тен күрсәтә белде. Сүрия әйтеп узганча, опера театрында үзебез­нең талантларны читкә тибәреп, читтән кеше яллап, шабашка театрына әйләндерү башлангач, анда ике зур талантыбызны эштән ки­тәргә мәҗбүр иттеләр. Туфан, залда сикереп торып, Президентка туры­дан-туры, Минтимер Шәри­пович, Сез теләсә кайсы министрыгызны атна саен алмаштыра аласыз. Лә­кин мондый талантларны Сез еллар буе эзләп тә таба алмаячаксыз. Нәрсә эшлисез Сез, дип мөрә­җәгать итте. Хәзер уйлыйм, әгәр бүген шул тавыш яңгырап торса, бу хәлгә калмас идек. Мин аңа бик рәхмәтле. Алар мине Разил белән икесе, ирек­сезләп, китабымны чыгарырга мәҗбүр иттеләр. Көн саен әйтелгән “кайчан чыга­ра­сың?” ди­гән сүзнең миңа тәэсире булмагач, бу эшне үз өсләренә алдылар. Разил башкарып чыкты. Үземнең батырлыгым җитмәс иде. Ул фи­кер­­дәшем, дус­тым, ватандашым, мил­ләттәшем, көрәштәшем булып калды.


Аның бик кызыклы яклары да бар иде. Самолетта очмады. Күпер юк вакытта боз аша йөри идек бит, аннан да курка иде. Әлмәткә барасы булса, Чаллы аркылы, әллә кайлардан әйләнеп бара иде. Бервакыт бер төркем депутатларга Әлмәттән боз аша кайтырга туры килде. Туфан абыйга да безнең белән боз аша чыгарга туры килә бит инде. Кичүгә җиттек, Туфан абыйны юмалыйм: әйдә азрак сыйланып алыйк әле, дим. Юк, теге ярга чыккач, ди. Җимерелеп төшсә, боз астына китеп әрәмгә кала бит, дим. Бу коелып төште. Нәрсә сөй­лисең, дип тузынып та алды. Боз аша чыктык та, артыма каерылып, саный башладым. Туфан абый, янә ачуы чыгып, нәрсә мыгыр­дый­сың, ди. Мин, ярдан дүрт машина төш­кән идек, монда өчәү генә килә, дим. Ә шулай да Туфан абый, төрт­тереп әйткәнгә, шаяртканга үпкә­ләми иде. Аның тагын бер таланты бар: бик белеп бетермәгән әйбер турында да акыллы фикер әйтә алды. Никадәр дөрес, көчле әйтсә дә, законнар укып артык мәшәкат­ь­ләнми иде. Законны сез укыгыз, миңа аң­латырсыз, ди иде. Бик кайнар мәсьәләләр каралганда, фике­ренең үтмәсен дә белә инде ул, каршы тавыш бирәчәкләрен дә чамалый, барыбер, кәгазен тотып, трибунага акрын гына чыга иде. Шул араны: “Беләм инде, барыбер үткәрмисез, намусым чиста калсын, барыбер әйтәм”, – дип, үзе-белән үзе сөйләшеп бара иде. Онытылмаслык кеше. Аның белән эшләү бәхет булды.


Туфан абый халыкны бер елмайтты, бер елатты. Иманым камил, андагы һәрбер кеше үзәкләре өзелеп сагынгандыр аны. Бу очрашу милләт улларына, шагыйрь әйтмешли, җанны мунча кертүгә тиң булгандыр. Татар теле авыр хәлдә калганда, бигрәк кирәк мондый чистарыну.

өлинәГыймадова, “Ватаным Татарстан”,   /№ 123, 30.08.2018/)

 

Read 248 times
Союз писателей РТ