Җомга, 31 Август 2018 11:04

Драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән «Мулла» фильмы«Көнчыгыш & Көнбатыш. Классика һәм Авангард» XI Халыкара кино фестиваленең төп бүләге – «Алтын сармат арысланы» сынына лаек булды

Rate this item
(0 votes)

Кинофестиваль 30 августта Оренбург каласында тәмамланды.

Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белдерүенчә – әлеге бүләк «Мулла»ның  фестиваль прокаты тарихында – беренче. «Мондый зур бүләккә ия булу  безнең команда өчен зур шатлык.  Бүләкнең нәкъ 30 августта, Республикабыз көнендә тапшырылуында да символик мәгънә бар – әлеге дәрәҗәле премия Татарстанга бүләк булсын!» – диде Миләүшә ханым. Фильмның режиссеры һәм төп рольне башкаручы Рамиль Фазлыевны жюри «Иң яхшы актер» номинациясендә җиңүче дип тапты.

Фильм төшерелгәнче Туфан Миңнуллинның әлеге әсәре Татарстан, Башкортстан театрларында актив куелды һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

 «Мулла» фильмын төшерү идеясе авторы – композитор Марат Әхмәтшин.

 

Read 534 times Last modified on Җомга, 31 Август 2018 13:59
Союз писателей РТ