Чәршәмбе, 12 Сентябрь 2018 11:25

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре буенча төшерелгән шул ук исемдәге тулы метражлы нәфис фильм XIV халыкара мөселман киносы фестивалендә ике номинациядә җиңү яулады!.

Rate this item
(0 votes)

 

 

«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер» номинациясендә  бүләк «Мулла» фильмының режиссерлары Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровка тапшырылды. Фильм шулай ук Татарстан Президентының махсус бүләге –  «Кино сәнгатендә миһербанлык өчен»  тапшырыла торган махсус премиягә дә лаек булды. Премиянең күләме – 500000 сум.

Бүләкне алганда фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин: «Туфан ага инде  арабызда юк, ләкин әле һаман да безгә  ярдәм итә. Ул булмаса – бу фильм булмас иде», – диде. 

«Мулла» фильмын төшергән команданы җиңү белән тәбрик итәбез һәм алга таба да зур уңышлар телибез!

 

Read 469 times Last modified on Чәршәмбе, 12 Сентябрь 2018 15:16
Союз писателей РТ