Пәнҗешәмбе, 27 Сентябрь 2018 11:46

Зиннур Тимергаливны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр.

Rate this item
(0 votes)

Татарстан Язучылар берлеге сафлары арта. 26 сентябрьдә Язучылар берлеге Идарәсе әгъзалары  Арчада яшәп иҗат итүче прозаик һәм шагыйрь Зиннур Тимергалиевның кандидатурасын карап, аны бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр.

Идарә әгъзалары, хәер-фатихаларын биреп, яшь язучыга Арчада иҗат эшчәнлеген Радик Фәизов үрнәгендә дәвам иттерүен теләделәр.

 

 

Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында туган. 1991 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үтә. 1996 елда МВД системасына эшкә керә, 2008 елда сәламәтлегенә бәйле рәвештә эштән китә. Өйләнгән, өч бала атасы. “Кичә яраттым” (ТКН, 2018) китабы, җыр текстлары һәм вакытлы матбугатта басылган проза әсәрләре авторы. Арчада яши. 

 

Read 1840 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 27 Сентябрь 2018 11:51
Союз писателей РТ