Пәнҗешәмбе, 27 Сентябрь 2018 16:38

Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте

Rate this item
(0 votes)

20 апрель – 20 август                                                       

Рауль Мир-Хайдаров                      Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте

 

1911-1912 елларда Габдулла Тукай тормышына кагылышлы укучыларга мәгълүм булмаган вакыйгалар

 

“Татар  Пушкины”  Габдулла  Тукайның бердәнбер  мәхәббәте  дип Зәйтүнә  Мәүлетова  исәпләнә. Шагыйрь  аның белән  берничә мәртәбә  очрашкан һәм Зәйтүнәгә багышлап берничә шигырь иҗат  иткән. Чынлыкта исә, хатын-кызлардан читләшүче   яшүсмер,  мәхәббәт утында бер генә тапкыр янмаган...

Дөнядамы сөйгән, һәм сөелгән?

Кайда алар? Бармы белгәннәр?

Бәлкем шушы сихри гөлчәчкәдәй

Күптән шиңгән, күптән сүнгәнннәр...

 

Тукай көннәре, Тукай гасыры... Бүгенге Татарстаныбызда күркәм традиция – бөек шагыйребезнең туган көнендә аның һәйкәле янында җыелып төрле чаралар үткәрү гадәте барлыкка килде. Биредә ел саен Г.Тукай исемендәге премия лауреатларын игълан итәләр һәм, безнең бөек даһиебызны, аның якты истәлеген зурлап, без бу көнне – Татар әдәбияты көне, Халкыбызның берләшү көне диеп әйтә алабыз. Бу көн – Татар халкының олугъ бәйрәме, аны башкача әйтеп булмый.

Тукай, бик  җиңел аралашучан кеше булып, җәмгыять тормышының үзәгендә кайнаган. Ул бөтен дөньяга һәм Россиянең төрки телле халыкларына татар мәдәни казанышларын җиткерүче вәкил. Ул, гомумән, 19 гасыр ахырында әдәбият-мәдәният өлкәсендәге эзләнүләрне – татар театрының чәчәк ату чорын, әдәбиятын, журналистика үсешен гәүдәләндергән.

Инде тулы бер гасыр дәвамында тарихчылар һәм әдәбиятчылар шагыйрьнең дуслары, туганнары, каләмдәшләре, укучылары белән элекеге очрашулары хакында яңа, киң җәмәгатчелеккә  әлегә билгеле булмаган мәгълүмат алу нисбәтеннән, аның тормыш юлын, иҗатын кат-кат энә күзеннән үткәрәләр. Тукайны өйрәнүчеләрнең ачышлары елдан-ел азая, чөнки шагыйрьнең тормышы, сәгатьләп булмаса да, көнләп өйрәнелгән диеп әйтү ялгыш булмас.

Бөек даһиебыз хакында без барысын да беләбез кебек тоелса да, тормыш итү дәверендә могъҗизалар да булгалап куя. Булгалый, чөнки Аллаһ Тәгаләгә Тукайның татар халкы өчен кем булуы мәгълүм. Газиз кардәшләрем! Минем сезгә үземнең тарафтан ясалган ачышымны җиткереп, шатлыгым белән уртаклашасым килә. Басмаларымда  туган җирем Мартукны телгә алу нәтиҗәсендә, үзем дә сизмәстән, мәңгелек Тукаебыз тормышыннанан безгә бик аз мәгълүм, ә күпләргә бөтенләй билгесез булган вакыйганың ачылышына сәбәпче булдым.

         Бала чагымнан ук Тукай белән икебезнең арабызда ниндидер мистик бәйләнеш булганга күрә, әлеге мәгълүмат миңа килеп ирешкәндер дә инде, мөгаен. Алай дисәң, Казан кайда да, минем Мартук кайда?

         Мин үземне һәрвакытта да Оренбург татары дип санадым. Минем ата-анам һәм аларның икенче вә өченче буын ата-бабалары шәһәр җирлегендә яшәгән. Менә шушыннан, әти-әниемнән минем шагыйрь белән җисми багъланышларым  башланып китә дә инде. Инкыйлабка кадәр күпчелекне мөселманнар – татарлар, казахлар, үзбәкләр тәшкил иткән Оренбургтан Мартук поселогы 200 чакрым ераклыкта урнашкан. Оренбуг һәм, хәтта, безнең Мартук өчен дә бик аянычлы (поселокта мемориаль һәм Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләр бар) нәтиҗәләргә китергән  инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы чорында, репрессия һәм конфискацияләләрдән качып, татарларның күбесе Казахстанга, ә аннан Урта Азиягә китеп төпләнә. Күченеп китү тарихына күз салсак, 16 нчы гасырдан алып, татарлар мөселманнар яшәгән җирләргә юл алган һәм шунда төпләнеп, сакланып калганнар.

         Конфискацияләү нәтиҗәсендә, безнең гаиләбездә зиннәтле җиһазладан бары тик заводта кызыл бәкам агачыннан ясалган,үзе  ялтыравык бакыр пластиналар белән тышланган һәм төрле төстәге вак ташлар белән бик зәвыклы рәвештә бизәлгән сандык кына сакланып калды. Мин,  бик матур бакыр ачкыч белән бикләнүче әлеге сандыкны, кайчандыр бабаларым Иран яки Гарәпстаннан алып кайтканнардыр дип уйлыйм. Аны ачкан вакытта борынга бәкам исе килеп бәрелә һәм кыска гына көнчыгыш көе яңгырый башлый иде. Тылсымлы сандык! Аның эчендә тирән тар бүлемнәр булып, аларда төрле кирәкле документлар, әниемнең кайбер бизәнү әйберләре, чыгышы белән Оренбургтан булучы үги әтиемнең орденнары һәм фотосурәтләре, әти-әнием ягыннан һәм башка туганнарыбызның фотосурәтләре саклана иде. Барысы да гаиләбезгә кагылышлы фотолар булып, бары тик берсендә генә күзләрендә тирән мәгънә чагылып торган, нәфис йөзле яшь егет сурәтләнгән иде. Бик күпкә соңарып, мин аның Тукай икәнлеген белдем.

         80 нче еллар ахырында, “Казан утлары” журналында басыла башлагач, мин Тукайның әлеге фотосын Равил Фәйзуллинга тапшырдым, һәм аңа ретро-фотосурәтләр җыярга киңәш иттем. Бүгенге көндә журнал архивында бәһасе булмаган фотосурәтләр коллекциясе тупланган. Әлеге фотосурәтләрдә  - тарих  халыкыбызның йөзендә чагыла. Мин әлеге тупланмага  үз өлешемне кертүемә чиксез шатмын.

         Габдулла Тукайның 110 еллыгын Мәскәүдәге Язучылар йортында билгеләп үттеләр. Ул вакытта Башкалабызда Татарстан вәкиллеге ачылган иде. Бәйрәм чарасы башлануга бер көн кала, миңа Татарстан Вәкиллегенең Мәскәүдәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле Фәрит Мөбәрәкша улы Мөхәммәтшин шалтыратып, Әдәбиятчыларның үзәк йорты сәхнәсенә куяр өчен Тукайның сыйфатлы портретын юнәтү мәсьәләсен кузгатты. Мин Мәскәүдә йөзләгән татар рәссамнары барлыгын, аларның күбесе олы яшьтә булуын, һәм аларның Тукайны тәгаен хөрмәтләүләрен искәрттем. Аларда портретның булу мөмкилеген әйттем. Әмма тулы вәкаләтле вәкил барлык эзләнүләрнең нәтиҗәсезлегеннән, кирәкле портретның беркемдә дә булмавыннан зарланды. Шуннан соң аңа, мин үземдә,йортсыз, тораксыз, инде алты ел дәвамында Переделкино Иҗат йортында яшәүченең стенасында Тукай портреты эленеп торуын әйттем. Ул портретны мин аларга бирдем. Бәйрәм чаралары тәмам булгач, Казаннан килгән югары кунаклар әлеге портретны Тукай музеена бүләк итүемне үтенделәр, һәм мин бүләк иттем. Портретны Шакир Закиров ясаган иде, соңрак мин аңа, гаиләбездә сакланучы фотосурәт буенча, тагын өч портретка заказ бирдем. Әлеге портретларны “Казан утлары” журналына  һәм Татарстан Язучылар Берлегенә бүләк иттем. Хәзерге вакытта алар шунда урын алган.

Яңа гасыр башында, очраклы рәвештә генә миңа, татар меценаты Ришат Үвәли улы Хәйруллинның,Казахстанның Җаек шәһәрендәге М. Төхфәтуллин мәдәрсәсенең элеккеге бинасын сатып алганлыгы мәгълүм булды. Биредә, яшьүсмер  чорында Габдулла Тукай да укыган. Шулай ук,ул әлеге бина белән янәшә торучы, Тукай хезмәт юлын башлаган татар типографиясе йортын да ала. Чынлыкта, ул бу биналарны яңадан үзгәртеп кора.

Уңайлы ихатасы да булган әлеге купшы йортның иркен бүлмәләрендә Ришат әфәнде Тукай музеен булдыра, һәм шулай ук, типографияне дә торгыза, заманындаТукай намазга йоргән мәчетне дә төзекләндерә. Мин, әлбәттә, әлеге вакыйгалардан читтә кала алмадым, шунда ук, Җаекка юл тоттым. Музейда Тукай куллары кагылган күп кенә экспонатлар, Төхфәтуллиннар йортының эчке бизәлешен чагылдырган әйберләр, җиһазлар урын алган. Җаекта укымышлы, җитеш тормышлы татарлар шактый  күп булган, шунлыктан  шул чорның тормыш-көнкүреше тарихи һәм стилистик яктан җентекләп өйрәнелеп торгызылган. Бу музейда әлеге чор рухы тоемлана, бу бина диварларында кайчандыр татар тормышы кайнаганлыгы сизелә. Мин Тукай иҗатын өйрәнүче  күпме Казан белгечләренең әлеге музейны килеп күрүләре белән кызыксындым.Экскурсавод, үзләре белән даими рәвештә элемтәдә торучы Казан музее хезмәткәрләреннән кала, башка беркемнең дә элеге музейда булмавын белдерде. Мин, шәхсән, Тукай иҗатын өйрәнүче белгеч түгел, шулай да безнең даһиебызга бәйле барлык нәрсә минем өчен кызыклы, бәлкем шуңадыр аның шәхесенә бәйле шул чаклы мәгълүмат нәкъ менә миңа килеп ирешкәндер дә.

Мине Тукай белән  менә шундый күптәнге, мистикага бәйле булмаган бәйләнешләр бәйләп тора да инде.

Хәзер Мартук турында берничә сүз – шуннан Тукай тормышының билгесез сәхифәләренә юл ачыла.

90нчы елларда “Казан утлары” журналында Мартук искә алынган повестем басылып чыкты. Көтмәгәндә-уйламаганда, Казанда яшәүче, яхшы укымышлы 80 яшьлек ханымнан шактый күләмле генә хат килеп төште. Әлеге ханым журналны  укыганда,  Мартук искә алынуын күрә. Баксаң, Бохара һәм Сәмәркандның Ислам үзәкләрендә кайчандыр лекцияләр укыган, хезмәтләр бастырган, дин белгече, дин әһеле булган бабасы сугышка кадәр бездә сөргендә булган. Шунлыктан, яшь чагында Казанда гомер итүче әлеге ханымнарның гаиләсен безнең Мартук Мәккә кебек илһамландырган – алар анда айга бер тапкыр хат юллау, елга бер тапкыр посылка җибәрү, ике елга бер туганнарын барып күрү хокукына ия булган. Коточкыч рәхимсез еллар! Бу хатны мин “Казан утлары” журналына тапшырдым. Әнием исән чакта, әлеге дин әһеленең эзенә төшәргә тырыштым. Кызганыч ки, вакыт шундый лаеклы шәхесләрнең дә эзләрен юа. Шулай да, әлеге имам Мартукта яшәүче өлкән буын вәкилләренең хәтерендә уелып калган. 30нчы елларда поселокта шушы  дин әһеленең яшәвен ишетеп беләләр, ул гарәп телендәге китапларны укыган, бер җеназадан икенчесенә кадәр яшәп, мәетләргә җеназа укып, дога кылган. Мөгаен, аның бездә яшәве, Мартукта һәрвакытта тирән белемле, укымышлы имамнар булуына этәргеч биргәндер. Әлеге имамнар күрше поселокларга, хәтта Актүбә һәм Акбүләккә да чакырылалар иде.

Ни өчен әле мин аның турында язам? Чөнки язмыш җиле Мартукка китереп ташлаган, алда бәян ителәчәк Әминә исемле ханымны, ул дин  билгече, әлбәттә, тәгаен белгәндер. Казаннан килгән ике укымышлы кеше, кечкенә генә поселокта, кемнеңдер җеназасында булса да, күрешмичә калмаганнардыр.

Интернет челтәренә, Фейсбукка Мартук хатирәләрен чагылдырган  “Балачагым станциясе» хикәясе урнаштырылгач, кинәт тагын хат килеп төште. Мөгаен, барлык татарларга да кызыклы булыр – бу хатның эчтәлеге Тукайның шәхси тормышына кагылышлы истәлекләрне бәян итә. Хатны сезнең игътибарга, искәрмәләрсез генә тәкъдим итәм, аннан да төгәлрәк, ачыграк җиткереп булмас. Хат, өсте-өстенә, кат-кат тикшерелеп, анализланды, сүз барачак кешеләрнең фотосурәтләре, хәтта каберләре дә табылды. Тик “Тукай Күпербашка кәҗә сөтен эчәргә кайта” дигән җөмләдә кымыз турында төгәлсезлек барлыгын искәртү урынлы булыр.

 

    Рамил Шерланов:

Әлеге ваыйга турында миңа әниемнең әнисе – әбием бәян итте.

Якынча бу хәл 1912 нче елда була. Ул вакытта алар Казан губернасы Арча өязе Күпербаш авылында яшәгәннәр. Әтисе, ягъни минем карт бабам таза хәлле крестьян саналган, әнисе, ягъни минем карт әбием хуҗабикә булган. Карт бабам үтә тәкъва, югары әхлаклы, укымышлы, таләпчән, әмма гадел кеше була, щуңа авылның старостасы итеп сайлап куелгандыр да. Әбиемнең Әминә исемле бик чибәр, тыйнак, эш сөючән унсигез яшьлек бертуган апасы булган. Туганына хуҗалык эшләрендә Әминә һәрдаим булышлык иткән. Шушы авылга Казаннан танылган татар шагыйре Габдулла Тукай кайтып йөргән. Ул чахотка (үпкә чире) белән авырганлыктан, табиплар киңәше буенча, тормышының соңгы елларында, башта Казахстанда, аннары Татарстанда кымыз эчеп дәваланган. Ә минем карт бабам асраган бия сөте Казан губерниясендә иң яхшысы саналган. Әминә чынаякка салып, яңа гына эшләнгән кымызны, Тукайга кертә торган булган. Тукай, кымыз эчә-эчә, Әминәдән күзләрен дә алмый, аның белән озак кына гапләшеп утырган, киткәндә рәхмәт әйтеп саубуллашкан. Ул вакытта шагыйрь агарынган йөзле, үтә ябык булса да, йөз-торышы нәфислеген, матурлыгын җуймаган. Яхшы киенгән. Карасу сюртуктан, жилет, костюмнан, түбәтәйдән йөргән. Шагыйрь үтә пөхтә, тыйнак, укымышлы, акыллы, кызыклы кеше буларак тәэсир калдырган. Алар бер-берсен бер күрүдә яратканнар. Эш шуңа кадәр барып җиткән ки, Тукай  карт бабамнан кызы белән никахлашырга рөхсәт сораган. Тик карт бабам, тормышы корылмаган кешегә кызын бирүдән баш тарткан (кызганычка каршы, ул елларда шагыйрьләргә дә артистларга булган кебек караш хөкем сөрә).

1913нче елда 27 яшендә Габдулла Тукай гаилә дә кормыйча, хәерчелектә, үпкә чиреннән вафат була, ә Әминә революциядән соң, кызылармияче Баһаветдиновка кияүгә чыгып, аның белән Казахстанга, Актүбә өлкәсе Мартук шәһәренә юл тота. Анда ул ике кыз табып үстерә. Хәзерге вакытта Мартук шәһәрендә оныклары, оныкчыклары, оныкларының оныклары яши. Әминә гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең беренче мәхәббәте булган Габдулла Тукайны оныта алмый, аның шигырьләрен кат-кат укып, акрын гына күз яшьләрен түгә. Әбием миңа Габдулла Тукайның Әминәгә багышланган шигыре барлыгын әйткән иде, тик шигырьнең исеме хәтердә калмаган.

Хәзерге вакытта мин Нукуста (Каракалпакстанда, Үзбәкстанда) яшим. Әминә апа (ире фамилиясендә), кызлары Фәүзия һәм Мәрзия – Баһаветдинова булып йөриләр. Әминә апаның оныклары – Марат белән Гөлкәй Мартукша яши, ә Рөстәм исемле оныгы һәм аның балалары (үземнең туганнан туган апам әйтүе буенча) Әминә апаның туган ягында – Казан өлкәсенең Арча шәһәрендә гомер итәләр. Миндә Әминә апаның фотосурәтләре юк. Алар туганнан туган апамда бар иде (минем аларны күргәнем булды). Әмма ул (мулла хатыны – абыстай) аларны яндырган (мөселман йолалары буенча үлгән туганнарның фотоларын (йөзләрен) сакларга ярамый). Абзыемның хатыныннан сорап белешү дә урынлы булыр дип уйлыйм, аларда да фотосурәтләрнең саклану ихтималы бар. Миндә әбиемнең (Әминә апаның сеңлесенең) фотосурәте бар. Уйлавымча, Мартуктагы оныкларында Әминә апаның һәм аның кызларының фоторәсемнәре булырга тиеш.

Мин Әминә апаның бертуган сеңлесенең оныгы булам. Сүз уңаеннан, мөфти Госман хәзрәт Исхакый – минем әнием Сәмигуллина Рәйсә Хисмәтулла кызының өченче буын ир туганы, ә мөфти Тәлгать Таҗетдин әниемә кияү тиешле (ул әниемнең өченче буын сеңлесенә өйләнгән). Госман абыйның әнисе (шагыйрә Рәшидә апа) белән Тәлгать абыйның каенанасы (Сәлимә апа) минем бабам Хисмәтулла Сәмигуллинның туганнан туган сеңелләре. Ул ятимәләрне минем бабамның абыйсы – Заһри абый Сәмигуллин тәрбияләп үстергән.

Әбием Хәбибуллина Гыйльмениса метрикасындагы мәгълүматлар: Әминә апаның кыз чагындагы фамилиясе – Хәбибуллина (минемчә ул, кияүгә чыккач, иренең фамилиясенә күчеп, Баһаветдинова булып йөри). Аның әтисенең (минем карт бабамның) исем-фамилиясе – Дәүләтшин Хәбибулла, әнисенең (минем карт әбиемнең) исем-фамилиясе Галиуллина Мәхүбҗамал була. Октябрь инкыйлабыннан соң – 1918 нче елда әниемнең әтисен, кулак буларак, кызылармиячеләр атып үтерергә булалар (аларның кулларында аны атарга дигән мандат була), урманга алып китеп, карарны укыйлар, әлеге хөкемне тормышка ашыра башлаганда, Күпербаш авылы крестьяннары, безне туендыручыны атасыз икән, безне дә үтерегез, дип, аның янәшәсенә басалар. Әниемнең әтисен атмыйча калдыралар. Барлык мал-мөлкәтләрен тартып алып, аның күп балалы гаиләсен (аның 10 баласы була) ач-ялангач калдыралар.. Шуннан соң, ачлыкның ни икәнен дә белмәгән авыл халкы АЧЛЫК ачысын татый.

Р. Шерлановның хатын алганнан соң,  май башында Г. Тукайның сөйгәненең эзләрен табарга өметләнеп, мин Мартукка юл тоттым. Һәм, ни гаҗәп, миңа максатыма ирешү мөмкин булды.

Мартук архивын өйрәнгәндә, Рамиль Шерлановның нәрсәдәдер ялгышканын һәм Әминә апаның тормышы турында тулы мәгълүматтан хәбәрдар булмавын ачыкладым. Шунлыктан, шактый гына күзәтелгән төгәлсезлекләрне ачарга мәҗбүрмен.

1.Әминә апа гаиләсе белән Мартукка 1918 нче елда түгел, ә Казахстан белән Үзбәкстанда  алты ел каңгырап йөргәннән соң (бу турыда Әминә апаның оныгы Рөстәм Әхмәтҗанов тулы итеп яза), 1945 нче елның җәй аенда кайтып төшә.

2. Әминә апаның барлык балалары да Мартукта түгел, ә Мөндәштә туа.

3. Әминә апаның беренче ире кызылармияче булмый, киресенчә, кызылармия вәкилләре аны атып үтерәләр. Шулар ук,  Әминәнең әтисен кулак дип, аздан гына атып үтермиләр. Бәхеткә каршы, Күпербаш халкы аны коткарып кала.

Шул нисбәттә, Рамиль Шерланов турында  мәгълүмат биреп китү дә урынлы булыр. Ул Әминә апаның кече кыз туганы Гыйльменисаның оныгы. Рамиль Мартукка еш кайтып йөргән, Әминә апа белән, аның соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәгән. Рамиль Шерлановның әбисе Гыйльмениса Хисмәтулла Сәмигуллин белән тормыш кора. Алар нәселе соңгы 100 елда Ташкентта, Алма-Атада, Казанда, Уфада, Петербургта һәм башка шәһәрләрдә югары дини вазифаларны башкара.

Россия мөселманнарының хәзерге мөфтие шейх Тәлгать Таҗетдин Рәйсә ханымның якын кыз туганы - Рамиль Шерланов әнисе белән никахта.

Хөрмәтле мөфти Госман хәзрәт Исхакый - Рамиль Шерланов әнисенең өченче буын ир туганы.Госман хәзрәтнең әнисе шагыйрә Рәшидә апа белән Тәлгать абыйның каенанасы Сәлимә апа - Рамильнең  бабасы Хисмәтулла Сәмигуллинның туганнан туган сеңелләре. Рәшидә белән Сәлимә ятим калгач,ул ятимәләрне Рамиль бабасының олы абыйсы – Заһри абый Сәмигуллин тәрбияләп үстергән.

Тукайның сөйгәне тирәсендә менә шундый катлаулы һәм югары туганлык мөнәсәбәтләре урнаша.Бу хәерлегәдер дә  - әлеге гаиләләрдә күптән үтелгән көннәр турында күпме фактлар, күпме фотосурәтләр саклана. Анда Тукай хакында да, Мөндәш, Күпербаш, Мартук турында да күпме хатирәләр бардыр.

Тукай сере минем Мартуктагы тормышымның беренче адымнарын атлаганда ук минем янәшәмдә булган. Уйлавымча, Казахстан белән Үзбәкстанда озак еллар  каңгырап йөргәннән соң, өч балалы Әминә апа белән Хәйрулла абыйның 1945 нче елда Мартукка барып чыгуы очраклы булмаган. Анда ире Хәйрулланың кыз туганы  Маһинур яшәгән. Димәк, Татарстаннан аерылгач, төрле җирләрдә каңгырап йөргәннән соң, минем Мартугым әлеге гаилә өчен, соңгы сыену урыны булган,

Озак эзләнүләрдән соң, Әминә апа белән аның ире Хәйрулла Баһаветдиновлар каберен табу насыйп булды. Әмина апа, 1945нче елдан башлап, гомеренең калган өлешен  Мартукта үткәрә һәм үзенең кыз фамилиясендә – Хәбибуллина буларак җирләнә. Әлеге факт, читләтеп булса да, аның Габдулла Тукай белән очрашу версиясен раслый. Иманым камил, бу – нәселнең киләчәк буыннары өчен, фамилияне саклап калу өчен дә шулай эшләнгәндер. Шуның белән, Тукай турындагы истәлекләрен, хатирәләрен күңелендә саклап, ул үзенең бөтен тормышын Тукай белән бәйли. Даһи белән очрашу мөмкинлегенә ия булган һәр хатын-кыз шулай эшләр иде, мөгаен. Мин балачактан ук Әминә апа белән Хәйрулла абыйны күреп үстем, мөселман бәйрәмнәрендә Әминә апаның Тукай кагылган кулларыннан бәлеш, кызарып пешкән катлама, яки кызыл эремчек бөккәне алып сыйлана идем, кайчагында кинога акча да эләккәләде.

Әминә апаның абыйсы Нурулла Хәбибуллин 1909нчы елда Күпербашның уңышлы сәүдәгәре – Камил Баһаветдиновның кызы Бибисабирәгә өйләнгән. Баһаветдиновның, кызыннан кала, Әсхәдулла исемле улы да булып, Тукай кебек, ул да Әминәгә гыйшык тоткан. Күрәмсең, Әминә апаның әтисе белән Баһаветдиновлар гаиләсе арасында ул-кызларын ярәштерү хакында ниндидер яшерен килешү дә булгандыр. Әмма Тукайның да, Әминәнең дә бу турыда белмәүләре дә бик ихтимал. Кызларын Тукай белән ярәштерүдән баш тартулары шул сәбәпле дә булырга мөмкин. Күпербаш зиратында Әминә апаның бертуганы Нурулланың һәм аның кызлары Мәрзия белән Фәүзиянең каберләре янәшә тора. Алда атап узылган кешеләрнең язмышлары Тукай күп тапкырлар булган Күпербаш авылы белән тыгыз бәйләнгән!!

Мин Әминә апаның хәзерге вакытта Алтайда тормыш итүче оныкасы Гөлкәй белән дә әңгәмә корып, истәлекләрне барладым. Әмма ул, Нугустагы Рамиль Шерланов  кебек үк хәбәрдар булмау сәбәпле, миңа күп мәгълүмат бирә алмады. Үземнең эзләнүләремне мин Нугустан, Әминә апа калдырган эзләрдән башлап җибәргән, һәм шушы, тирән, аермачык эзләр мине Тукайга китереп җиткергәннәр иде. Әминә Хәбибуллина белән Тукай арасында шәхси бәйләнешләр булуына инандырганы өчен, мин Шерлановка бик тә рәхмәтлемен.Шулай ук, ул миңа 1911-1912нче елларда, Әминә белән Тукайның бергә булган урыннарын да атады. Эзләнүләрем нәтиҗәсендә, Тукайның Күпербаш дип аталган борынгы татар авылын ни өчен сайлавына төшендем. Тукай гел шушы авылга тартылган, анда эшләгән, дәваланган. Әминә Күпербашта яшәгән, һәм Тукай, кызны ешрак күрү ниятеннән, кыска вакыт аралыгында яшәп тору өчен бүлмәләр дә ала торган була.

         Мин Әминә апаны яхшы хәтерлим, аны вакытлар аралыгы аша аерымачык, үтәли күрәм, аның табигате белән итагатьле, инсафлы, әдәпле булуын тоям, аның сөйләшүе, үз-үзен тотышы, көнкүреш гадәтләре дә, мартуклыларныкына охшамаган, үз ягы зыялыларын хәтерләтә иде, һәм бу сыйфатлары аның кызларына да күчкән. Кызлары Мәрзия белән Фәүзиянең яшь чакларын мин әле яхшы хәтерлим, үз-үзләрен тотышлары ягыннан гына түгел, фикер йөртүләре буенча да аларга әниләре кебек мөстәкыйльлек хас иде. Кабатлап китү булса да, шул үзенчәлекле: Мартук Татаркасында без – татарлар бер төркем булып яшәдәе. ә Мәрзия апа, минем үги әтием Исмәгыйль абый эшләгән оешмада ниндидер җитәкче булып эшләде һәм аның берничә мәртәбә безнең өебездә дә булганы бар. Аның бертуган сеңлесе Фәүзия апа хакында да шул ук сүзләрне әйтә алам. Искитмәле, әмма Фәүзия белән Мәрзия Татарстанга,әниләре туып үскән төбәккә күңелләре белән һәрвакыт тартылды, алар анда еш булып, Әминә апаны да үзләре белән туган ягына алып кайталар иде Шулай ук, үзләре исән вакытта алар Күпербашта җирләнгән туганнарының каберләрен дә карап чистартып тордылар.

         Кызларның әниләренә кагылышлы булган серне соңарып белүенең сәбәбе шунда ки, кырыс, күп сөйләргә ярамый торган заманда ата-аналарының кайчандыр буржуаз җәмгыятьтә югары урын биләве, патша заманы шагыйре белән якын мөнәсәбәтләрдә торуы турындагы хәбәрләр таралса, моның аяныч нәтиҗәләр китереп чыгару ихтималы бик зур булган. Алар, укымышлы һәм күпне күргән-кичергән кешеләр буларак, эшче-крестьян даирәсеннән булмаганнарның ачы язмышлары,  Мартукка күчеп яшәүләре, ниләр кичерүләре хакында хәбәрдар булганнар, мин аларны һәрвакыт бөек әдип Әмирхан Еники язмышы белән янәшә куеп исемә төшерәм.

         Беренче бөтендөнья сугышы һәм Инкыйлабтан соң, 1917нче елдан алып, бөтен Россия күләмендә чуалышлар, түнтәрелешләр  башланды. Империянең таркалуы 20нче елларда Идел буе төбәгендә моңарчы күрелмәгән зур ачлыкны китереп чыгару белән тәмамланды. Ул, ачлык, Татарстан һәм Башкортстан җирлекләрендә яшәүче халыкларга бигрәк тә фаҗигале булып, соңыннан, үзенәң үлем тырнагын Казахстанга батырды. 1918 нче елда Әминәнең Мөндәш авылы Камалиевлар утарында корылган гаиләсе дә тарих упкынына эләгә. “Халык дошманы” булу нәтиҗәләрен алар шул дәрәҗәдә татыйлар ки, хәтта оныкларының балалары да шул чор хикмәтләрен әле дә хәтерлиләр. Әминәләр гаиләсе ата-аналарыннан мирас булып калган бөтен байлыкларын, милекләрен, җирләрен, җәмгыятьтәге социаль хәлләрен, һәм, хәтта, киләчәккә булган өметләрен дә югалталар... Безнең хәерче Мартугыбызга Әминә гаиләсе белән 1945нче елда килеп урнаша. Мартук 1960нчыелларга кадәр хәерчелек халәтендә (ут сузылмаган, эш урыннары юк...) булса, Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерә башлау, үзенең беренче җимешләрен бирә:1959чнчы елда поселокта электр үткәрелә. Бу елларда Мартукта милициядән кала, Эчке эшләр халык комиссариатының (НКВД) вәкаләтле вәкиле дә тәртип сагында тора. Алда – халыкны сугыштан соңгы ач еллар сагалый. Шушындый кырыс шартларда Тукай турында,  шул чордагы бәхетле һәм җитешле яшәеш хакында сүз куертуларны уйлавы да мөмкин түгел. Мондый әңгәмәләр яшьләр өчен зарарлы булыр иде. Әмма татарларга хас гадәт буенча да, кызлар үзләренең хисләре һәм шәхси тормышларына гына кагылышлы мәсьәләләрне башкаларга ачарга кыймаганнар. Тукай да, шагыйрь буларак та, ир-ат буларак та, ул кызның үзенә карата битараф булмавын, газиз булуын, йөрәкләренең бердәй тибүен тойса да, үзенең уңышсызлыкка тарган мәхәббәте хакында кемгә дә булса ачылып сөйләгән дип әйтеп булмый. Тукай горурлыгын, татар горурлыгын билгесезлек пәрдәсе каплаган. 

Тукай белән очрашулар, аның игътибары, бүләкләре, йөрәк хисләре Әминә апаның алдагы бөтен гомеренә җитәрлек Аллаһ бүләге. Тик әлеге, йөрәгендә мәңгегә уелып калган хатирәләр генә Әминә апага исән калу, балаларын үстерү, аларны укытып чыгару, алар белән Күпербашка кайтып йөрү, туганнарының, якыннарының каберләрен зиярат кылу өчен яшәү көче бирә, Тукай дип янган, аның шигърияте, мәхәббәте белән тулган йөрәгенә 1912нче елның бәхетле җәе генә гомер егәрен өсти.

Сугышлар, революцияләр сөреме тудырган күренмәс караңгылык чорында, кешеләр идеологик карашлары буенча гына түгел, ә социаль статус буенча да эзәрлекләнгән шул утыз елга сузылган авыр, катлаулы елларда бик азларның гына юл күрсәтүче янар йолдызы булгандыр. Ә Әминәнең Тукае булган. Үзенең кадерле хатирәләрен беркем белән бүлешергә теләмәгән, тик Тукай тормышы белән генә яшәгән, исән калыр, балаларын аякка бастырыр өчен ул аннан көч алган. 60нчы еллар ахырында гына, фәкать гаиләсенә генә кайбер серләрен ачкан. Тормышындагы бөтен серләрен кызлары гына белгән. “Аның исеме шөһрәтле булсын”, - дип, Тукай белән рухи якынлыкта торган кызларына еш кына әйтә торган булган.

Аллага шөкер, Әминә һәм Хәйрулла тормышларын саклап калып, Хәбибуллина һәм Баһаветдиновларның нәселләрен дәвам иттергәннәр. Илебезнең төрле почмакларында таралып яшәүче нәселдә һәммәсе дә үз урыннарын тапкан лаеклы кешеләр.Алар кайларда гына яшәми, Ташкент белән Нукуста да, Ашхабад белән Алматада да, Чикмент белән Петербургта, Арча белән Алтайда, Уфада һәм Мартукта, Актүбәдә, Казанда һәм башка калаларда гомер итәләр.

Соңарып кына хәтеремә төште, Әниемнең кече энесе – минем абыем Рәшит Әминә апаның кызы Мәрзияне бик ошата иде.  “Иртәнге сагыш” романында, аның турында күп кенә урыннарда искә алына. Тик нигәдер аларның берни барып чыкмады. Кызганыч, югыйсә, мин Әминә апаның туганы буласы идем... Тормыш кайчагында  менә шулай түгәрәкләнеп тә куя. Әминә апаның 1912нче елгы бәхетле көннәре турындагы мәгълүмат очраган берәүгә түгел, нәкъ менә миңа килеп иреште. Бу инде мистика түгел, бу инде бәкам  агачыннан эшләнгән тылсымлы сандыкта сакланучы Тукай фотосурәте белән мине балачактан ук бәйләгән язмышым.

Мартукта Әминә апаның бердәнбер якын кешесе – аның 1951нче елда туган оныгы Марат Әхмәтҗанов кына яши, ул бик күп фотографияләрдә чагылыш тапкан. Марат Рамиль Шерланов язганнарны раслап кына калмыйча, әбисе кулында үскәнлектән, Әминә апа турында күп кенә өстәмәләр дә, мәгълүматка төгәллек тә кертте: Әминә апа 1895нче елда туган, 1976нчы елда вафат булган. 17 яшендә Тукай белән очрашкан. Ул туып үскән Күпербаш авылына Тукай кәҗә сөтенә килеп йөргән. 1911–1912нче елларда шагыйрь шул авылдан ерак яшәмәгән, һәм шуңа күрә анда шактый еш булгалаган. Шагыйрь биографиясендә ул адреслар төгәл күрсәтелгән.

Ике кызы да йөз – торышлары, буй-сыннары, килеш – килбәтләре белән әниләренә охшаганнар. Күпсанлы фотолардан күренгәнчә, күркәм, чибәрләр. Әле яшьлек елларыннан ук хәтерлим, заманына күрә алар бик заманча киенә иделәр. Әминә апа үзе кисә, үзе тегә иде, ул үзенең тегү машинасын күз карасыдай саклады, чөнки 1945нче елдан Мартукта яшәп, Әминә апа әлеге машина ярдәмендә, гаиләсен туендырды. Ул ирләр өчен дә, хатын –кызлар өчен дә текте,өр яңа киемнәр тегү белән беррәттән, сугышка кадәр булган пәлтә,чалбар, костюм кебек әйберләргә яңа сулыш өргәнгә, аны Мартуктагы һәммә кеше белә иде. Әминә апаны эш сөючәнлеге, үтенечне кире какмаганы, зәвыклылыгы, эчкерсезлеге өчен яраттылар.Ул бурычка да тегә, хезмәте өчен аңа ашамлыклар белән дә түлиләр. Тукайның сөйгәне тормышта менә шундый нык, сыгылмас, эш сөючән була.

Әминә апаның кызлары гомер буе Мартукта эшләп, картаймышлы көннәрендә өзелеп сөйгән әниләренең тормышы башланган Күпербашка әйләнеп кайталар.Икесе дә авыл зиратына җирләнгәннәр.

Арчаның Кызыл бистә урамында, 50 йортта Фәүзиянең, һөнәре буенча хирург вазифасын башкаручы,1964нче елгы кече улы Рөстәм Әхмәтҗанов яши. Ул Күпербашта һәм Мөндәштә яшәүче Әминә апа белән Хәйрулла абыйның ерак туганнарын, биредә гомер иткән кешеләрнең һәммәсен дә йөреп чыга, күп кенә фотосурәтләр дә табыла.Иң мөһиме шул: әбисенең туган ягында, озак-озак әңгәмәләрдән соң, безне кызыксындырган, күптән булып узган вакыйгаларның кайтавазын ишеткәндәй була.Тукайның Күпербашка кәҗә сөте өчен генә килеп йөрмәвен, ә чибәр Әминәгә гашыйк булганлыктан, аның белән тормыш кору нияте булганын ачыклый. Авыл картлары кызның шулкадәр зифа, акыллы, тәрбияле булуын, аңа гашыйк булмау мөмкин түгеллеген искәртәләр.Арчада Рөстәмнең йортында Әминә апаның беренче кияве, 96 яшьлек фронтовик Әдгам абый Әхмәтҗанов та гомер кичерә. Ул сугыштан бер кулын югалтып кайта. Аннары кооператив техникумын тәмамлап, Мартуктагы райпотребсоюзда гомер буе бухгалтер булып эшли. Әдгам абый балачак чорыннан ук минем хәтеремдә уелып калган. Алар безнең урамда яшәгәнлектән, әниемне дә, аның сеңелләрен дә якыннан белгән, бер үк вакытта әтием белән бергә сугыш кырына киткән. Заманында ул абруйлы кеше саналган. Үткән гасырның 90 елларында бертуганымның йортында Әдгам абый, аның дуслары, татар, казах аксакаллары белән еш күрешә идек, әлеге очрашу мизгелләре фотосурәтләрдә саклана.

Миндә Әминә апаның икенче оныгы Рөстәм Әхмәтҗановның хаты саклана. Аның әлеге хатындагы мәгълүматлар Рамиль Шерлановка билгеле булмаган, шулай ук, минем язмаларымда өйрәнелми калган ак тапларны ачыкларга, барларга, тулыландырырга мөмкинлек бирә. Аның истәлекләре ярдәмендә шагыйрь язмышына бәйле тормышының тулы, төгәлләнгән тарихы күзаллана. Сезгә дә аның истәлекләрен үзгәрешләр кертмичә генә тәкъдим итәм.

“Минем әбиемнең тормышы җиңелләрдән булмаган, әтисе кулак дип атарга хөкем ителгән кызның гомер юлы җиңелләрдән була да алмаган. 1913нче елдан башлап, аның бөтен хәяте рәхимсез вакыйгалар, үзгәрешсез, дәвамлы, кырыс дәвер сынаулары аша уза. 1937нче елда Әминә апа гаиләсе, дүрт баласын алып, ашыгыч рәвештә, туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Бу аерым бер моңсу тарих, ул турыда аерым бер китап язып булыр иде. Гомумән, минем әбиемнең 1914нче елгы Беренче Бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы, 20нче еллардагы ачлык, 30нчы еллардагы репрессияләр, Бөек Ватан сугышы өермәләрендә кайнаган тормышы Тукай белән берничек тә бәйләнмәгән. Куылып, сугылып йөргән вакытларында ул кызларына – ярый әле Тукай халкы кичергән әлеге газаплы  елларны күрмәде, дип, кабатлый торган булган. Рамиль Шерланов хатыннан күренгәнчә, Әминә Хәбибуллина һәм Хәйрулла Баһаветдиновлардан башлап, безнең нәселнең ишәйгәне күзәтелә. Шәхсән үзем дә әбиемнең бертуганнары Гыйльмениса һәм Нурулла ягыннан булган, бигрәк тә Хәйрулланың әтисе ягыннан булган барлык туганнарыбызны белми идем. Шуңа да карамастан, хәтта Нукус кебек Советлар Союзының башка ерак төбәгендә дә, Тукай һәм Әминә апа тарихын хәтерләүләре билгеле. Без – Әминә һәм Хәйрулланың оныклары белгән мәгълүмат белән Р.Шерланов искә алган истәлекләр тәңгәл килә.

Моңа кадәр Сәмигуллин-Баһаветдиновлар буыны ягыннан, безнең нәселне Татарстан һәм Башкортстанның югары дин әһелләре белән туганлык җепләре бәйләвен мин әле белми дә идем.

Тукай үлеменнән соң, 1918 елда әбием Мөндәш авылының таза хәлле, легендар, авыл халкының әле дә хәтерендә сакланучы Баһаветдин Камалиевның олы улы Әсхәдуллага кияүгә чыга. Баһаветдин Камалиевның оныгы – Арча төбәгендә һәркем өчен таныш, якташларының ихтирамын казанучы Мидхәт Нуруллин әле исән чагында Баһаветдин Бабайның озын буйлы, физик яктан нык, көчле эчке энергиягә ия булуын, карашы белән генә дә кешене аяктан ега алуын, ат белән янәшә басып, яки атның көче җитмәгәндә, берүзе генә дә утын төялгән арбаны тауга таба тартып менүен һәм бик күп башка нәрсәләр турында сөйләп калдырган иде. Ул елларда фаҗигале хәлләр еш булып торган. 1918нче елда ярлылар комитеты, продразверстка отрядлары котырына. Алар таза хәлле крестьяннарның икмәкләрен арзан бәядән генә сатып ала, яки бөтенләй түләп тә тормыйча тартып ала. Крестьяннар ашлыкларын бушка тапшырудан баш тарткач,1918нче елның көз ахырларында Арчага күпсанлы кызылармиячеләр отряды килеп төшә. Соңрак “сәнәк сугышы” дип аталган әлеге крестьяннар күтәрелеше алар тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырыла. Анда 31 крестьян үтерелә, шулар арасында Әминәнең ире Әсхәдулла да була. 1918нче елда Әминәнең әти-әнисе кулак дип игълан ителә, әтисе Хәбибулланы авылдашлары үлемнән йолып кала. Әбиемнең беренче никахы кыска була, алар ире Әсхәдулла белән дүрт ай гына яшәп калалар, балалары да булмый. Шулай да Әминәнең каенатасы әлеге чуалышлар чорында җитез, эш сөючән киленен гаиләдән җибәрергә теләми һәм һәммәсенең ризалыгы белән икенче улы Хәйрулланы Әминәгә өйләндерә. Мөндәштә аларның балалары дөньяга килә.1922нче елда Мәрзия, 1926нчы елда минем әнием Фәүзия, 1931нче елда Камил туа. Кече уллары Вахит 1937нче елда туып, ике ел гына яшәп кала.1936нчы елда Баһаветдин бабай вафатыннан соң, 30нчы еллар ахырында әбием гаиләсе белән Татарстаннан күченеп китә. Шулай итеп, чит җирләрдә күченеп йөрүләр, төрле авырлыклар башлана, нужа якадан тарта. Төрле елларада алар әле Үзбәкстанда, әле Казахстанда яшиләр. 1950нче елда аның ире вафат була, ә соңрак ул тагын бер зур югалту кичерә, 21 яшьлек бердәнбер улы Ташкент шәһәрендә мәңгегә күзләрен йома. Әминә апа гадәттән тыш шат күңеллелеге, югары интеллекты белән аерылып торды, аңа нечкә юмор хисе хас булды.Ул безне – үзенең оныкларын бик ярата иде, бигрәк тә, аның безнең өлкәнебез Маратка мөнәсәбәте аеруча үзгә булды.Нәкъ менә аңа Тукай әкиятләрен укыды. Безнең арабыздан Марат кына гаилә ядкарен – әбигә бүләк ителгән, Тукайның әкиятләр китабын актара иде, аңа гына бүгенге көндә сакланып калмаган Тукай фотосурәтен күрү һәм кулына алу да насыйп була.

Тукай яшь кыз – Әминәгә үзенең фотографиясен һәм шигырьләре тупланган ике китабын (берсе – рәсемнәре белән эшләнгән “Шүрәле” китабы) бүләк иткән. Марат әбисенең яшь чактагы фоторәсемен дә хәтерли: ул калкурак кына гәүдәле, зифа буйлы, ак йөзле булган, аның бу кыяфәте олыгайгач та үзгәрмәгән. Арчада да, Мартукта да Әминә апаның әлегә кадәр очрамаган фотолары табылды.

Әйтеп үтелгәнчә Әминә апа бик тыйнак кеше иде, гомер буе үзенең беренче мәхәббәте, Тукайга булган мәхәббәте турындагы хатирәләрен йөрәгендә саклады. Тукайга булган хисләре һәм үзара булган мөнәсәбәтләр тарихы ире үлеменнән соң да гаиләдән читкә чыгарылмады. Әлбәттә, гаиләдә аның турында ишетеп белгәнлектән, без - оныклары әлеге тарих кыйссасын сораштыргач, әбиебез тыйнак кына елмаеп, Тукайның үзләренә килүе турында сөйли иде. Һичшиксез, алар арасында булган үзара мөнәсәбәтләр, әхлакый чикләрне узмаган, гыйффәтлелекне бозмаган, шунлыктан әлеге мизгелләр кадерледер дә. Гомер буе Әминә апа һәм аның кызлары Татарстанны сагынып искә алдылар һәм кайчан да булса ватаннарына кайту турында хыялланып яшәделәр. Шуны да әйтү мәслихәт, Әминәнең яраткан сеңлесе Гыйьмениса да, Татарстанны ташлап, Ташкентка күченеп китте.Хисмәтулла Сәмигуллин белән алар ике гаҗәеп кыз - Рәйсә белән Илсияне һәм бер ул -Илгизне табып үстерделәр.Барлык Хәбибуллиннар, Сәмигуллинар, Баһаветдиновлар нәселе үзара тыгыз аралашып, бер-берләренә Ташентка, Нукуска, Мартукка, Казанга, Күпербашка барып, кунакка йөрештеләр. Кызганычка каршы, Әминә әбиемнең туган җирләренә кайту хыялы тормышка ашмады. Соңгы елларда әбием бик каты авырды һәм 1976 елның җәендә, йоклаган җиреннән аның йөрәге тибүдән туктады. Ул Мартукта мөселман зиратында күмелгән. Менә шулай итеп, Әминә әбиемнең хәсрәт тулы тормышы, шуның белән бергә аның мәхәббәт тарихы да тәмамланды.

Әлеге тарих турында ахырга кадәр укып чыгучыларга  бик рәхмәтлемен. Шулай ук, бөек шагыйребезгә, шул исәптән аның соңгы мәхәббәтенә кагылышлы барлык нәрсәләргә игътибарлы булсак иде дигән өметемне җиткерәм.

Рөстәм Әхмәтҗанов

Үз гомеремдә реаль фактларга нигезләнгән күп кенә кискен сюжетлы сәяси романнар авторы буларак, шуны әйтә алам, кем фактларны чагыштыра, документларны өйрәнә, логик фикер йөртә белә, шул вак кына булган детальләрне дә билгели, торгыза ала. “Җәяүләп йөрү” дигән беренче романымны язып бастырганнан соң, миңа һөҗүм ясалды, Реанимациядә 28 көн ятканнан соң, икенче группа инвалид булып калдым. Реаль фактлар дигәннән мин моны ни өчен язам соң? Чөнки минем вакыйгаларны вак кына детальләрдән җыеп торгызу тәҗрибәсе бар. Аннан соң, Нукуста гомер итүче Рамиль Шерлановның тулы итеп язылган хатына да иямен. Ул – Сәмигуллин-Хәбибуллинар нәселенең бер вәкиле.Безнең героинябыз Әминә ханымның да нәсел җебе аларга барып тоташа. Әминә апаның бөтен тормышы, Аллаһ ихтыяры белән,  1912 елда Г. Тукай белән очрашкан көннән алып, 1976 елга, ягъни Мартукта узган соңгы көннәренә кадәр җентекләп өйрәнелде. Шунлыктан, Хәбибуллиннар, Баһаветдиновлар нәселе ягыннан булган туганнарының шаһәдәтнамәләренә, истәлекләренә, фотосурәтләренә нигезләнү, аның тормышын күзаллау мөмкинлеген бирә.

Әминә апа, дәвамлы озын гомер кичереп, 81 яшендә дөнья куя. Мартуктагы мөселман зиратының кабер ташлары белән танышканнан соң, аның кебек озак яшәүчеләр 1895нче елда гына түгел, ә хәтта 19 гасыр башында да булмавын кистереп әйтә алам. Туган җирләрендә төпләнеп гомер итүче чордашларыннан фәкать өчесе генә 60 яшькә җитә алган. Шул дәвер өчен, Әминә апаның феноменаль яшен ассызыклаганда, Аллаһ Тәгаләнең аның язмышына карата булган рәхмәте турында уйлыйм: Тукай белән очрашу, түза алмаслык рәхимсез елларда шулкадәрле авыр тормыш кичерү, шуңа да карамастан балаларын, оныкларын аякка бастыру һәм үзеннән соң күпсанлы лаеклы буын калдыру.

Рамиль Шерланов хатын алу белән, бернинди килешү-күрсәтмәләрсез генә мин Мартукка һәм Актүбәгә юл тоттым. Юл якыннардан түгел – бер көннән артык юлда!Күп кенә кешеләр белән очрашулардан, Советлар Союзының төрле төбәкләренә таралып яшәүче туганнары белән сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүләрдән соң, хәтта бер-берсе белән элемтәләрен югалткан, үзара сирәк аралашкан кешеләрнең дә Әминә һәм Тукай тарихын хәтерләүләренә яки ни дә булса ишетеп белүләренә төшендем. Алар белән аралашканда, үзара сөйләшенеп эшләгәнлекләрен, Тукай тарихына бәйле рәвештә нәрсәгә дә булса ирешү теләкләрен тоймадым. Шундый трагик язмышны шулкадәрле кеше уйлап чыгара алмас иде.

Үзләренең гаилә тарихларын хәтерләүләре, нәсел-нәсәпләрен, әби-бабаларын олылаулары, яратулары өчен рәхмәтлемен! Икеләнүчеләр, ышанмаучылар яки Тукайның тормыш юлын башка яссылыкта аңлатырга тырышучылар бар икән, мөрәҗәгать итсеннәр, мин аларга Баһаветдинов – Хәбибуллин – Сәмигуллиннар нәселләренең контакларын тәкъдим итәм. Бирелгән текстка фотосурәтләрне дә терким һәм яңа фотолар, шулар арасыннан әле 1912нче елда Тукай күргән  яшь Әминә фотосурәтен табарга өметләнәм.

Кеше язмышларын ачу, барлау, өйрәнү  буенча минем башка тәҗрибәм дә бар. Биографик материалларны өйрәнеп, дөнья мәдәнияты дәрәҗәсендә танылган рәссам, сынчы Чыңгыз Әхмәров тормышын чагылдырган эссем – шуның ачык мисалы.Мин аны шәхсән 1971 нче елдан бирле беләм. Аның язмышы шулкадәр тетрәндерде ки, һәрвакыттагыча,  үземнең шәхсм инициативам белән, рәссамның балачак еллары узган, шагыйребез Тукай да булгалаган, Троицк шәһәренә юнәлдем. Сүз уңаеннан Ч. Әхмәровның Тукай китапларына иллстрацияләр ясавын да әйтеп китү урынлы булыр.

Ч.Әхмәров турындагы эссе – күп кенә казанлылар өчен ачыш булды, юкса ул 1956 – 1958 нче елларда Казан Опера театрның тышкы бизәлешен эшләгән. 1945 нче елда Алишер Нәваи исемендәге Ташкен опера театрының тышкы бизәлешен ясаганы өчен 1932  нче елда I дәрәҗәдәге Сталин премиясе белән бүләкләнә. Әлеге Ч.Әхмәров турындагы мәкаләм  шундый зур яңгыраш алды ки, хәтта Бөтендөнь татар Конгрессы аның татарча тәрҗемәсен  “Мирас” журналында бастырып чыгаруларын үтенде. Журналның әлеге басмасы съезда катнашучыларга бүләк буларак тапшырылды. Чыңгыз Әңмәров” дигән эссене минем www.mraul.ru сайтыннан табарга була.

Шуны да искәртү мәслихәттер, Баһаветдинов-Сәмигуллиннар биогарафиясенең ачылмаган, яктыртылмаган, тикшерелмәгән яклары калды. Мин моны аңлы рәвештә шулай эшләдем. Табип Р.Шерлановның ихлас, эмоциональ рәвештә язылган хатының һәрбер сүзенә ышанам. Р.Шерланов хатында туганнары турындагы мәгълүмат һәм Р.Әхмәтҗанов язганнар төгәл күрстелгән. Баһаветдиновлар ягыннан элеге нәселнең лаеклы вәкиле – мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфа шәһәрендә яши. Имам Загретдин Сәмигуллин оныклары – хәзерге вакытта Татарстанның рухи лидерлары.

Мартук турында бәян ителгән үземнең “Балачагым тукталышы” дип аталган хикәям белән бүгенге әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән бөек татар шагыйре тормышындагы әлегә кадәр билгесез булып кала килгән сәхифәләрне ачуыма мин бик шатмын.

Дөрестән дә, Аллаһның кодрәте акыл ирешмәслек. Тукай белән бәйле шушы күңелсез тарихны, 106 ел узгач кына булса да, укучыга җиткерә алуым мине язучы буларак аклый, дип уйлыйм.Үземнең якташым Әминә апаның авыр, сикәлтәле тормыш юлы белән танышканнан соң, үлем түшәгендә яткан Габдулла әфәнденең кем исемен кат-кат кабатлавын төгәл беләм кебек.

Мөмкинлектән файдаланып, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге татар әдәбият белгечләренә, түрәләргә шуны җиткерәсем килә: Актүбәдә 60 елдан артык инде Советлар Союзы Герое Кутуев исемен йөрткән урам бар. Шушы шәһәрдә Геройның улы – минем яшьтәшем – Ринат яши. Яшьлегебездә бокс буенча бер үк тренерда шөгыльләндек, хикәяләремдә дә ул телгә алына. Мин Казанны барып күргәнче үк инде – 60 нчы елларда ул миңа Казанда Рөстәм Кутуйның туганнан туган абыйсында һәм аның әнисендә еш кунак булуы хакында сөйләгән иде. Актүбәдә шулай ук Тукай һәм Муса Җәлил урамнары да бар.  Шәһәрнең тау буендагы мәчете янәшәсендә моннан 150 ел элек салынган беренче урамны Татарка дип йөртәләр иде. Чөнки ул җирләргә татарлар күпләп күмәкләшеп күченеп килгәннәр. Шәһәр хакындагы белешмәләр шәһәр биографиясенә дә теркәлгән.

Актүбә өлкәсендә Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә күп иде, реабилитацияләнгәннән соң алар үз хәтирәләре белән уртаклашып газеталарда чыгышлар ясыйлар, алар белән мәктәпләрдә, югары уку йортларында очрашулар уздыралар иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең туган ягы да Мартуктан 150 чакрымда гына урнашкан. 60 нчы елларда минем Мартукта М. Җәлилне шәхсән күреп белүче кешеләр белән очрашканым булды.

Казахстанда, Урта Азиядә игътибарга лаек булып та, әлегә кадәр онытылып килгән бик күп татарларның серләре саклана. Тукайның сөйгәненең кабере табылу белән барлык татарларны да котлыйм!

Мәрхәмәтсез язмыш, явыз тәкъдир ихтыяры беләндер инде, Тукай белән Әминә кавыша алмаган, ә бит нинди күркәм гаилә барлыкка килгән булыр иде, без бөек шагыйребезнең дәвамчыларын күрер идек. Чыннан да фаҗигале язмыш бу, шуннан да артыгы булырга мөмкин түгел. Аларның нияте дә, безнеке дә хыял чигеннән үтә алмады.

Тик шуны исегездә тотыгыз – вакыйгалар, тарихи ачышлар без булганда да, бездән соң да тукталмый.

Шагыйрь белән янә көтелмәгән бәйләнеш  туды. 2018 нче елның сентябрендә профессор Гомәр Баутдинов “The Russian Review” дип аталган америка журналында басылган профессор Вильямсның “Рәсәй мөселманнары” мәкаләсен, һәм Тукайның 1914 нче елда инглизләр тарафыннан тәрҗемә ителгән “Пар ат” шигыренең тәрҗемәсен Лодоннан эзләп  табуны үтенде. Аннан 12 нче июньдә Казандагы шагыйрь исемен йөртүче музейдан  шундый ук эчтәлектәге хат алдым.Миңа  шушы йөзьеллык документларны  таба алу мөмкинлеге туды. Әлеге документлар Г.Тукай музеена һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгына тапшырылды.

 

Шушы текстны тулысы белән яки өлешчә авторның язмача рөхсәте белән генә бастырып чыгару мөмкин.Авторлык хокуклары закон тарафыннан саклана.

 

Read 1867 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 27 Сентябрь 2018 17:02
Союз писателей РТ